Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
"Чишмәгә бардык" Экскурсия 06.09.2024 Балаларыбыз белән чишмә буена экскурсиягә бардык. Экскурсиянең максаты балаларны чишмә тарихы белән таныштыру, аларның кайда, ничек килеп чыгуларын аңлату. Чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын балаларга төшендерү иде.Балалар белән чишмә буен чүпләрдән арындырдык,викторина сорауларны һәм табышмакларга җавап бирелде.
-
"Хрестоматия белән танышу" 05.09.2024 Шөгыль барышында балаларыбыз белән "Куанычым-багалмам" дип исемләнгән хрестоматия белән таныштык. Хрестоматия урнашкан шигырьләрны укыдык.
-
"Бакчабызда үсүче чәчәкләрне күзәтәбез" 04.09.2024 Экологик культура күнекмәләрен һәм табигатьтә балаларның грамоталы тәртибен формалаштыру, чәчәкләрнең матур дөньясының күптөрлелеге турындагы күзаллауларны ныгыту максатыннан, бакчабызда «Чәчәкләр көне» тематик сәгать узды. Балалар бакчабыз территориясендә үскән чәчәкләр белән таныштылар, аларның исемнәрен ныгыттылар, охшашлыкларны һәм аермаларны карадылар, шигырьләр укыдылар, чәчәкләргә сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләштеләр. Бу көн балаларга үзенең төсле һәм төсмерләре белән истә калыр һәм алар киләчәктә бу матур затларга сакчыл һәм игътибарлырак булырлар дигән өметтә калабыз.
-
"Яраткан балаларыбыз бакчада" 03.09.2024 1нче сентябрь – белем көне, белем бәйрәме. Бүген безнең балалар бакчасында да бәйрәм. Кадерле балаларны җәйге яллардан соң балалар бакчасында каршы алабыз. Күрегез, җәйге матур көннәрдә алар никадәр зур үскәннәр. Моның шулай булуы балаларның нурлы йөзләреннән күренә, үзләре дә кояш нурларыдай балкыйлар. Никадәр һәм ничек кенә ял итсәк тә, без бүген барыбыз да үзебезнең яраткан балалар бакчасына җыелдык.
-
"Яңа уку елын башлыйбыз" 02.09.2024 Апаз балалар бакчасы яңа 2024-2025 нче уку елына әзер.
-
"Бакчабызда Сабантуй" 27.06.2024 Безнең балалар бакчасында күптән көтелгән татар халкының милли бәйрәме "Сабантуй" узды. Балалар өчен бу сәламәтлек, көч һәм җитезлек бәйрәме. Бәйрәмне шигырьләр һәм "Сабантуй" җыры башлап җибәрдек. Сабыйлар, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, бүләк кисү, аркан тарту кебек милли уеннар белән таныштылар. Барлык уеннар да шаян музыка белән үрелеп барды. Балаларны күңелле уеннарда һәм эстафеталарда катнашу сөендерде. "Сабантуй" бәйрәме күңелле татар биюе белән тәмамланды. Балаларга бәйрәм бик ошады.
-
"Үрдәк атыш уенын уйнау" 24.06.2024 Без балалар белән Үрдәк атыш уены уйнадык .Балалар уртага тезелеп басалар, ике каршы якта , ике бала туп белән уртадагы балаларга аталар. Әгәрдә туп кемгә булса тисә, ул бала уеннан чыга һәм уен азаккача шулай дәвам итә. Иң азакта калган бала җиңүче була.
-
"Саф һавада уеннар" 20.06.2024 Безнең балалар бакчасында күңелле чаралар еш үтеп тора. Бигрәк тә саф һавада уеннар балалар сәламәтлеге өчен бик файдалы. Бүген дә бакчабызда “Җәйге кызыклар” исемле күңелле уеннар үтте.
-
"Китапханәдә кунакта" 17.06.2024 Балаларыбыз белән китапханәдә кунакта булдык. Китапханәче Рамилә Минҗанова балаларыбызны салават күпере журналы белән таныштырды. Журналда басылган кызыклы хикәяләр, шигырьләр укыды.
-
"Чәчәкләр үсүен күзәттек" 13.06.2024 Бакчабызга йөрүче балаларыбыз белән көндезге прогулка вакытында бакчабызда үсүче чәчәкләр белән таныштык, аларга су сиптек, чүпләрен утадык.