Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Бүлмә гөлләрен тәрбиялибез" 19.11.2024 Балаларга бүлмә гөлләре өчен кирәкле шартлар тудыру турында мәгълүмат бирүне дәвам итү, аларга яктылык, җылылык, hава кирәклекне аңлату. Бүлмә гөлләрен тәрбияләргә өйрәтүне дәвам итү, бергәләп эшләү күнекмәләрен ныгыту,хезмәткә уңай караш тәрбияләү, гөлләр үстерүгә кызыксыну hәм теләк уяту максатыннан балаларыбыз белән бүген бүлмә гөлләрен тәрбияләдек. Гөлләребезгә сулар сиптек, төпләрен йомшарттык, яфракларын тузаннан арындырдык.
-
"Балаларга космос турында" 18.11.2024 Космик тема балалар өчен һәрвакыт кызыклы. Борынгы заманнардан ук космос үзенең серлелеге һәм белелмәгәнлеге белән кешеләрне үзенә тарта иде. Һәм бу тема балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы, чөнки космос-ул матурлык, ул серлелек, яңа белемнәр һәм фантазия өчен киңлек. Төркем тәрбиячесе Лилия Гаптелахатовна балалар белән космос, йолдызлар һәм планеталар турында әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар 1961 елда илебез гражданины Юрий Алексеевич Гагаринның беренче космик очыш ясавын белделәр. Моңа кадәр космик киңлекне озак тикшерделәр, күп илләрнең галимнәре өйрәнделәр. Космоска кешене җибәргәнче, анда этләрне - тиен һәм Стрелканы җибәргәннәр, алар ачыкланмаган киңлеккә Беренче космик юлны салганнар да инде. Шуннан соң гына кеше очып китте.Һәр бала үзенә җәлеп итүчән, гаҗәеп һәм серле космос дөньясын ачты.
-
"Өлкән һәм әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр пропись белән таныштылар" 13.11.2024
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә пропись белән танышуның максаты — балаларны мәктәпкә әзерләүне тәэмин итү, язу кагыйдәләре, эш вакытында кәгазь, каләм яки карандаш куеп дөрес утырту турында күзаллаулар формалаштыру.Хәрефләрнең һәм цифрларның төп элементлары, штрихлау кагыйдәләре, җөйләрне һәм шакмакларны санап язу алып бару кагыйдәләре, язулардагы ориентирлар турында күзаллаулар формалаштыру.Бармакларның вак мускулатурасы, кулның ышанычлы хәрәкәте үсеше.Игътибар, хәтер, хыял үсеше. Үз-үзеңне контрольдә тоту күнекмәсен һәм башкарылган эшне үз-үзеңә бәяләүне үстерүгә ярдәм итү. Тырышлык, үз көчеңә ышаныч, мөстәкыйльлек тәрбияләү максатыннан балаларыбыз белән пропись яздык.
-
"Чыныктыру келәмнәреннән йөрдек" 12.11.2024 Кеше өчен иң кадерле әйбер ул-сәламәтлек. Сәламәтлекнең нигезе, мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Укыту-тәрбия бирү процессының ничек оештырылуыннан чыгып, баланың алдагы сәламәтлеге турында күзалларга була. Кечкенәдән сәламәтлеге турында кайгырмаган кеше, олыгайгач аны кире кайтара алмый. Шуңа күрә,балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең төп бурычлары булып-балаларның организмын ныгыту, сәламәтләндерү һәм чыныктыру чаралары куллану тора. Йокы сәгатеннән соң бүген балаларыбыз белән чыныктыру келәмнәреннән йөрдек.
-
”Саф һавада уеннар” 11.11.2024 Саф һавада йөрү- балаларның хәрәкәт активлыгын тулысынча кулланырга мөмкин булган режим моментларының берсе. Балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлеге күпмедер дәрәҗәдә оештыруның шартлары, характеры һәм эшчәнлекнең эчтәлеге белән билгеләнә. Мәктәпкәчә өлкән яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгы белән максатчан идарә итүнең роле аеруча зур.
-
"Күңелле карандашлар" 08.11.2024 Бүген балаларыбыз белән төсле карандашларыбызны очладык. Балалар үзләренең хезмәтләреннән канәгать калдылар. Педагог В.А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак...
-
"Дуслык һәм Бердәмлек символы" 07.11.2024 Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар белән "Дуслык һәм Бердәмлек" символы ясадык. Балаларга "дуслык","ярдәмләшү" кебек төшенчәләрне, бер- берсенә карата итәгатьле һәм сабыр булырга кирәклеген аңлаттык.
-
"Бездә бүген кунак бар" 07.11.2024
Балалар травматизмын профилактикалау катлаулы проблема булып тора, аны хәл итү ата-аналар, медиклар, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре һәм мәктәп хезмәткәрләре тырышлыгын таләп итә.Балалардагы җәрәхәтләр балачак үзенчәлекләре: тормыш тәҗрибәсе булмау, үз-үзеңне контрольдә тотуның җитмәве, зур хәрәкәтчәнлек һәм кызыксынучанлык белән бәйле. Өлкәннәрнең бурычы - аларны кисәтә белү. Бүген бакчабызда "Апаз фельдшер акушерлык пункты" фельдшеры Гөлзәмия Мансуровна Миннебаева баланың төрле этапларында җәрәхәтләнүен булдырмау турында әңгәмә үткәрде.Балаларны беренче медицина ярдәме күрсәтүнең алымнары белән таныштырды, көнкүрештә үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләде.
-
"4 нче ноябрь- Бердәмлек көне" 05.11.2024
4 ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Бүген балалар бакчасында да Бердәмлек көне турында сөйләштек. Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һ.б. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр:бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Без бакчабызда, туган телебез белән беррәттән, рус телен дә өйрәнәбез.Рус телендә җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Слово «Мы» сильней, чем «Я». Мы – семья, и мы – друзья. Мы – народ, и мы – ЕДИНЫ. Вместе мы непобедимы! Барлык милләт балалары Миңа дус булып калсын. Дуслык җыры күкләргә дә Өзелмәс юллар салсын.
-
"Көз темасына кисеп ябыштыру шөгыле" 01.11.2024 Балаларны көз билгеләрен атарга һәм тасвирларга; көзге вакытта агачларның үзгәрешләрен күзалларга өйрәтү;“Көз” темасы буенча сүз байлыгын арттыру,бәйләнешле сөйләм үстерү; балаларның уйлау һәм сөйләм активлыгын арттыру, балаларда табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү;“Алтын көз” вакытында табигать матурлыгын күрә белергә; коллективта эшләргә өйрәтү бурычлары нигезендә, кисеп ябыштыру шөгылендә балаларыбыз белән көзге агач кисеп ябыштырдык.