Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Чыныктыру келәмнәреннән йөрдек" 12.11.2024 Кеше өчен иң кадерле әйбер ул-сәламәтлек. Сәламәтлекнең нигезе, мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Укыту-тәрбия бирү процессының ничек оештырылуыннан чыгып, баланың алдагы сәламәтлеге турында күзалларга була. Кечкенәдән сәламәтлеге турында кайгырмаган кеше, олыгайгач аны кире кайтара алмый. Шуңа күрә,балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең төп бурычлары булып-балаларның организмын ныгыту, сәламәтләндерү һәм чыныктыру чаралары куллану тора. Йокы сәгатеннән соң бүген балаларыбыз белән чыныктыру келәмнәреннән йөрдек.

-
”Саф һавада уеннар” 11.11.2024 Саф һавада йөрү- балаларның хәрәкәт активлыгын тулысынча кулланырга мөмкин булган режим моментларының берсе. Балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлеге күпмедер дәрәҗәдә оештыруның шартлары, характеры һәм эшчәнлекнең эчтәлеге белән билгеләнә. Мәктәпкәчә өлкән яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгы белән максатчан идарә итүнең роле аеруча зур.

-
"Күңелле карандашлар" 08.11.2024 Бүген балаларыбыз белән төсле карандашларыбызны очладык. Балалар үзләренең хезмәтләреннән канәгать калдылар. Педагог В.А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак...

-
"Дуслык һәм Бердәмлек символы" 07.11.2024 Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар белән "Дуслык һәм Бердәмлек" символы ясадык. Балаларга "дуслык","ярдәмләшү" кебек төшенчәләрне, бер- берсенә карата итәгатьле һәм сабыр булырга кирәклеген аңлаттык.

-
"Бездә бүген кунак бар" 07.11.2024

Балалар травматизмын профилактикалау катлаулы проблема булып тора, аны хәл итү ата-аналар, медиклар, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре һәм мәктәп хезмәткәрләре тырышлыгын таләп итә.Балалардагы җәрәхәтләр балачак үзенчәлекләре: тормыш тәҗрибәсе булмау, үз-үзеңне контрольдә тотуның җитмәве, зур хәрәкәтчәнлек һәм кызыксынучанлык белән бәйле. Өлкәннәрнең бурычы - аларны кисәтә белү. Бүген бакчабызда "Апаз фельдшер акушерлык пункты" фельдшеры Гөлзәмия Мансуровна Миннебаева баланың төрле этапларында җәрәхәтләнүен булдырмау турында әңгәмә үткәрде.Балаларны беренче медицина ярдәме күрсәтүнең алымнары белән таныштырды, көнкүрештә үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләде.
-
"4 нче ноябрь- Бердәмлек көне" 05.11.2024

4 ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Бүген балалар бакчасында да Бердәмлек көне турында сөйләштек. Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һ.б. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр:бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Без бакчабызда, туган телебез белән беррәттән, рус телен дә өйрәнәбез.Рус телендә җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Слово «Мы» сильней, чем «Я». Мы – семья, и мы – друзья. Мы – народ, и мы – ЕДИНЫ. Вместе мы непобедимы! Барлык милләт балалары Миңа дус булып калсын. Дуслык җыры күкләргә дә Өзелмәс юллар салсын.
-
"Көз темасына кисеп ябыштыру шөгыле" 01.11.2024 Балаларны көз билгеләрен атарга һәм тасвирларга; көзге вакытта агачларның үзгәрешләрен күзалларга өйрәтү;“Көз” темасы буенча сүз байлыгын арттыру,бәйләнешле сөйләм үстерү; балаларның уйлау һәм сөйләм активлыгын арттыру, балаларда табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү;“Алтын көз” вакытында табигать матурлыгын күрә белергә; коллективта эшләргә өйрәтү бурычлары нигезендә, кисеп ябыштыру шөгылендә балаларыбыз белән көзге агач кисеп ябыштырдык.

-
"Бакчабызга аю килде" 31.10.2024 Бүген бакчабызга аю килде. Балалар бик яратып кабул иттеләр. Балаларыбызның күңелләрен күргән өчен Фәндәлия Әлтәфовнага рәхмәтебезне белдерәбез.

-
"Тәрбиячебезне ялга озаттык" 30.10.2024 Бүген безнең бакчабызда гадәти булмаган бәйрәм. Яшьлек хыялларын тормышка ашырып һөнәр сайлаган, шушы һөнәренә дүрт дистә елга якын гомерен багышлаган кешеләр күп түгелдер ул. Шундый фидакарь шәхесләрнең берсе - район мәгариф системасын үстерүгә үзеннән бәяләп бетермәслек зур өлеш керткән, 37 ел гомерен Апаз балалар бакчасына багышлаган Мәҗитова Фәндәлия Әлтәф кызын бүген ялга озатабыз. Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы, Синдәдер ул кулларның иң җылысы, Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора, Алар сине әниседәй якын күрә. Еласалар – син аларны юатасың, Боексалар – син аларны уйнатасың, Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына, Орышасың кайчагында җайлап кына. Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп, Үстерәсең ничә буын балаларны Киткән чакта бакча белән саубуллашып, Елый-елый озатасың син аларны. Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син, Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син. Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә, Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә...

-
"Йорт хайваннары" 29.10.2024 Балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту, йорт хайваннарына карата миһербанлылык тәрбияләү, тышкы кыяфәтләренә (зурлыгы, тавышларына) карап, хайваннарны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү, эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүләрен үстерү, йорт хайваннары һәм аларның балалары турындагы белемнәрен киңәйтү,йорт хайваннары балаларының исемнәрен, эш-халәтләрен белдергән сүзләрне үзләштерү (мөгри, бәэлди, өрә, мияулый, сөт бирә,һ.б.) максатыннан балаларыбыз белән күңелле ферманы күзәттек.














