Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Зайнуллина Индира Талгатьевна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Новостной блок
"Өлкәннәребезне хөрмәтлибез"
Опубликовано: 08.10.2024
Өлкән буын вәкилләренә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез бик зур. Өлкәннәр көне уңаеннан безнең балалар бакчасында күңелле бәйрәм булып узды. Әлеге чарага балалар бакчасында күп еллар фидакарь хезмәт куйган өлкәннәребез чакырулы иде. Бүгенге тыңгысыз көннәрдә безнең якты,матур киләчәгебез өчен тырышкан якыннарыбызны сөендереп, нәниләребез матур шигырьләр, эчтәлекле җырлар, биюләр бүләк итте. Йөзләрендә елмаю күрү һәммәбез өчен дә куаныч.Хөрмәтле өлкәннәребез,сабырлыгыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт! Алдагы көннәрегез кояшлы,якты, гөмер юлыгыз бәхетле, саулыгыгыз нык булсын.
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Илгә һәрчак көч – дәрт иңеп торыр
Өлкән затлар ихлас елмайса…
Картайдым дип һич тә кайгырмыйк без.
Безнең гомер байлык ләбаса.
К списку новостей