Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Балаларыбыз да булыша" 19.12.2024 Бүген балаларыбыз белән көндезге прогулка вакытында бакчабызның ишек төпләрен кардан арындырдык. Балалар бик теләп, тырышлык белән башкардылар. Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү- анысы тагын да куанычлы.
-
"Без бүген дежурлар" 18.12.2024 Дежур тору – балалар бакчасында балаларның хезмәтен оештыруның бер формасы. Дежур тору барышында эшләнә торган хезмәт нәтиҗәләре аз булып тоелса да, дежур тору бик зур тәрбияви әһәмияткә ия. Тәрбияләнүчеләр үзләре эшләгән эшнең әһәмиятен күбрәк аңлыйлар. Әһәмиятлелеге шунда: балалар үз хезмәтләре белән тәрбиячегә яки тәрбияче ярдәмчесенә булышалар, шул ук вакытта бөтен төркем файдасына да эшлиләр.Шулай итеп, дежур тору балаларда җаваплылык, башка кешеләргә карата кешелеклелек, мөстәкыйльлек һәм инициативалык кебек шәхси сыйфатлар үсешенә ярдәм итә.
-
"Подарок для солдата" 17.12.2024 Вместе с детьми, с родителями, коллективом детского сада присоединились к акции "Подарок для солдата".
-
"Апаз мәктәбендә кунакта" 16.12.2024 Булачак беренче сыйныф укучылары бүген Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбенә тәрбиячеләре Лилия Гаптелахатовна белән экскурсиягә бардылар.Балалар алдында зур коридорлар, якты сыйныфлар, ачык күңелле педагоглар белән искиткеч мәктәп тормышының яңа дөньясы ачылды. Мәктәбебез белән укыту эшләре буенча директор урынбасары Зилә Камиловна таныштырды.Коридорлар буйлап узганда укучылар ясаган рәсемнәрен карадылар, фотостендлардан укучыларның ничек яшәве һәм аларда нинди чаралар узуы турында белделәр. Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып, тизрәк укырга бару теләге белән янып кайттылар.
-
"12 нче декабрь Россия конституциясе көне" 12.12.2024 12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Тәрбиячебез балаларга бу бәйрәмнең килеп чыгуы турында аңлатты, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирде. Балаларыбыз белән Россия флагын төсләрен буядылар.
-
"Кыш бабайга хат" 11.12.2024 Без буген балаларыбыз белэн Кыш бабайга хат яздык. Тылсымга, могҗизаларга ышану балалар һәм олылар өчен дә яхшы. Һәрберебез бу тормышта нәрсәгә дә, кемгә дә булса ышанып яши. Бала кайда – чынбарлык, кайда – уйдырма икәнлеген әкренләп кенә өйрәнә. Кыш бабай бала өчен – чынбарлык. Аның күңеленә ул уңай образ булып керә. Кыш бабай ел буе минем хакта онытмый, нәрсәләр яратуым белән кызыксына дип уйлый.Бала ничә яшькә кадәр Кыш бабайга ышанырга тиеш? Бу сорауга билгеле бер җавап юк. Бервакыт ул яныгызга килеп: «Кыш бабай юк икән бит ул», – дип әйткәнче дәвам итәргә тиеш тылсым.
-
"Беренче кар" 10.12.2024
Беренче кар, гадәттәгечә елдан-ел көтмәгәндә була. Бервакыт иртән уянасың, ә урамда бар да ак. Менә бүген дә балалар бакчага килеп җиттеләр, кем күбрәк кар күргән, дип алдан сөйләделәр. Тәрәзәгә еш кына карап, балалар урамга чыгу вакытын түземсезлек белән көттеләр. Менә көтеп алынган сәгать тә җитте. Балалар шатланып урамга ашыктылар, беренче кар белэн уйнадылар, һәм барысының да бер теләге иде-кар гына эремәсен. Кар аз булса да, балалар кар бабайларын ясадылар. Тиздән чын кыш килеп җитә һәм үзе белән кар, шатлык һәм көлүләр алып киләчәк.
-
"Роботлар турында әңгәмә" 09.12.2024 Татарстанда фәнни-технологик үсеш һәм Россиядә фән һәм технологиянең уньеллыгы уңаеннан балалар бакчасында әңгәмәләр уздырыла. Бүгендә без балаларыбыз белән роботлар турында сөйләштек. Балалар роботларга исем уйладылар, әти-әниләре белән ясап алып килгән кул эшләнмәләрен карадылар.
-
"Мәктәп укытучылары бакчабызда кунакта" 06.12.2024 Балалар бакчасы белән мәктәп арасында дәвамчанлык булырга тиеш. Балаларның төрле төр эшчәнлекләренең ничек оештыруларының һәм күзәтү максаты белән Апаз гомүми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Хәят Садиковна һәм Алсу Ривалевна бүген бакчабызда кунакта булдылар. Укытучыларыбызны балалар бакчасының яшәеше белән таныштырдык, сөйләм теле шөгылен карадылар.Балалар зур кызыксыну белән бик актив катнаштылар.
-
"Өстәл уеннары" 05.12.2024 Өстәл уеннары вакытны күңелле уздыру чарасы гына түгел. Алар баланың хәтерен яхшыртырга, вак моториканы үстерергә, санарга, башка уку юнәлешләрен, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнергә ярдәм итә.Бу уеннар балаларда игътибарлык , мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияли ,уйлау - фикерләү сәләтләрен үстерә. Бүген дә без балаларыбыз белән өстәл уеннары уйнадык.