Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Бакчабыз яңа елны каршы алырга әзер" 28.12.2024 Балалар бакчасы хезмәткәрләре тырышлыгы белән бакчабыз сихри дөньяга әверелде.... Бакчада әкият туды: матур кышкы тәрәзәләр, төрле уенчыклар белән бизәлгән чыршылар каршы ала. Шулай ук кабул итү бүлмәсе, урам территориясен бизәүдә күп көч куелды. Уртак хезмәт нәтиҗәсе балалар күңелендә онытылмаслык хәтирә, яңа ел кәефен булдырыр дип өметләнәбез!

-
"Бакчабызда Яңа ел бәйрәме" 27.12.2024

27 нче декабрь көнне безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмен үткәрдек. Яңа елны каршылау безнен балалар өчен аеруча зур шатлыклы вакыйга, чөнки балалар бакчасында, үткәрелгән Яңа ел кичәсе, истә калырдай зур бәйрәм ул! Бәйрәмнең күңелле хатирәләре балада гомер буена кала. Без бәйрәм кичәсе өчен сценарий төзедек. Бәйрәм иртәсе күңелле җырлар, шигырьләр, кызыклы бию номерлары белән узды.
-
"Чыршы бизәдек" 25.12.2024 Бүген балалар белән чыршы бизәдек. Балалар бик сөенеп, шатланып чыршыны матур уенчыклар белән бизәп куйдылар. Хәзер инде балалар Кыш бабайның килүен зарыгып көтәләр.

-
"Әвәләү шөгыле" 24.12.2024 Әвәләү сынлы сәнгатьнең бер өлеше. Балалар аның ярдәмендә әйләнә-тирә дөньяны чынбарлыктагы кебек кабул итә, хис-кичерешләрен тулаем ача. Бүген балалар белән пластилиннан чыршы ясадык. Әвәләү шөгылендә балаларның кул чуклары ныгый, төрле күнекмәләр ясала. Балалар үзләренең эшеннән бик канәгать, алар матурлыкны күз белән күрергә,кул белән тоярга тиеш.

-
"Миләш агачын күзәтү" 23.12.2024

Миләш турында информация туплау, аның, файдалы якларын өйрәнү, аларга сакчыл караш булдыру максатыннан балаларыбыз белән көндезге прогулка вакытында миләш агачын күзәттек. Ни өчен без бу теманы сайладык соң? Безнең туган ягыбызда миләш агачы бик күп. Нинди агач соң ул миләш? Ул кайларда үсә? Аның нинди файдалы яклары бар? Бу агач турында балаларга күбрәк мәгьлүмат бирәсебез килде.
-
"Балаларыбыз да булыша" 19.12.2024 Бүген балаларыбыз белән көндезге прогулка вакытында бакчабызның ишек төпләрен кардан арындырдык. Балалар бик теләп, тырышлык белән башкардылар. Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү- анысы тагын да куанычлы.

-
"Без бүген дежурлар" 18.12.2024 Дежур тору – балалар бакчасында балаларның хезмәтен оештыруның бер формасы. Дежур тору барышында эшләнә торган хезмәт нәтиҗәләре аз булып тоелса да, дежур тору бик зур тәрбияви әһәмияткә ия. Тәрбияләнүчеләр үзләре эшләгән эшнең әһәмиятен күбрәк аңлыйлар. Әһәмиятлелеге шунда: балалар үз хезмәтләре белән тәрбиячегә яки тәрбияче ярдәмчесенә булышалар, шул ук вакытта бөтен төркем файдасына да эшлиләр.Шулай итеп, дежур тору балаларда җаваплылык, башка кешеләргә карата кешелеклелек, мөстәкыйльлек һәм инициативалык кебек шәхси сыйфатлар үсешенә ярдәм итә.

-
"Подарок для солдата" 17.12.2024 Вместе с детьми, с родителями, коллективом детского сада присоединились к акции "Подарок для солдата".

-
"Апаз мәктәбендә кунакта" 16.12.2024 Булачак беренче сыйныф укучылары бүген Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбенә тәрбиячеләре Лилия Гаптелахатовна белән экскурсиягә бардылар.Балалар алдында зур коридорлар, якты сыйныфлар, ачык күңелле педагоглар белән искиткеч мәктәп тормышының яңа дөньясы ачылды. Мәктәбебез белән укыту эшләре буенча директор урынбасары Зилә Камиловна таныштырды.Коридорлар буйлап узганда укучылар ясаган рәсемнәрен карадылар, фотостендлардан укучыларның ничек яшәве һәм аларда нинди чаралар узуы турында белделәр. Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып, тизрәк укырга бару теләге белән янып кайттылар.

-
"12 нче декабрь Россия конституциясе көне" 12.12.2024 12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Тәрбиячебез балаларга бу бәйрәмнең килеп чыгуы турында аңлатты, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирде. Балаларыбыз белән Россия флагын төсләрен буядылар.














