МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Халыкара укый-яза белү көне / Международный день распространения грамотности 08.09.2023
8 сентябрьдә Халыкара укый-яза белү көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбендә "Гадәти булмаганны гадәти итеп" дип исемләнгән чара узды. Башлангыч сыйныф укучылары кыска метражлы мультфильмнар карады һәм үзләренең уй-фикерләре, алган тәэсирләре белән уртаклашты.
8 сентября отмечается Международный день распространения грамотности. В честь этого дня в Актанышской средней школе №1 прошло мероприятие под названием "Необычно об обычном". Ученикам начальных классов был организован кинопросмотр таких короткометражных мультфильмов, как «В стране невыученных уроков» (1969 г.), «Как верблюжонок и ослик в школу ходили» (1975 г.), «Приключения запятой и точки» (1965 г.). После просмотра мультфильмов ученики поделились своими впечатлениями.
-
Кызыклы һәм файдалы очрашу/ Интересная и полезная встреча 07.09.2023
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасының Милли музей филиалының җитәкчесе, Казан федераль университетының диннәрне өйрәнү кафедрасы ассистенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Яшьләр парламенты әгъзасы Айдар Шәйхин белән очрашу булды. Айдар Рәсим улы үзенең мәктәптә укыган чорындагы истәлекләр белән уртаклашты, укучылар биргән сорауларга җаваплар бирде. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды.
В МБОУ "Старокурмашевская ООШ" состоялась встреча с руководителем филиала Национального музея Республики Татарстан, ассистентом кафедры религиоведения Казанского федерального университета, членом Молодежного парламента Государственного Совета Республики Татарстан Айдаром Шайхиным. Айдар Расимович поделился своими воспоминаниями о школьных годах, ответил на вопросы учеников. Встреча была очень полезной и интересной.
-
"Тылсым" балалар бакчасы нәниләрне кабул итте / Детский сад "Тылсым" принял малышей 06.09.2023
"Тылсым" балалар бакчасы нәниләрне кабул итте. 1 августтан бакчабыз яна уку елына нәниләрне кабул итә башлады. Сабыйлар өчен яңа тормыш башлана: яңа бина, яңа кешеләр, таныш түгел иптәшләр, режим моментына ияләшеп китүләр. Нәниләребез бакчабызга бик теләп йөрерләр дип ышанып калабыз.
Детский сад "Тылсым" принял малышей. С 1 августа сад вновь начал принимать малышей на новый учебный год. Для малышей начинается новая жизнь: новое здание, новые люди, незнакомые товарищи, привыкание к режимному моменту. Надеемся, что наши малыши с удовольствием будут посещать наш детский сад.
-
"Без беренче" /"Мы первые" 06.09.2023
Балаларда спортка карата кызыксынучанлык, аларның сәламәтлекләрен ныгыту, спортның әһәмиятлелеген төшендерү максатыннан Пучы балалар бакчасында ”Без беренче" дип аталган бик күңелле чара узды.
В целях воспитания у детей интереса к спорту, укрепления их здоровья, осознания значимости спорта в нашем Поисевском детском саду прошло веселое мероприятие под названием ”Мы первые".
-
Олы ихтирамга лаек остазыбыз, ветеран укытучыбыз Әлфинур Нәҗметдин кызының олуг юбилее!/Круглый юбилей нашего уважаемого наставника, учителя-ветерана Альфинур Назметдиновны! 06.09.2023
2023 елның 6 сентябрендә, педагог һәм остаз елы кысаларында, Аккүз мәктәбе коллективы педагогик хезмәт ветераны Әлфинур Нәҗметдин кызы Авзалованы 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Әлфинур Нәҗметдин кызы үз тормышын йөзләгән балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллим. Киләчәктә дә остаз укытучыбызга якыннарының игелеген күреп тынычлыкта, сәламәтлектә гомер кичерүен телибез.
6 сентября 2023 года, в рамках Года педагога и наставника, коллектив МБОУ «Аккузовская ООШ» поздравили с 80-летнием юбилеем ветерана педагогического труда Авзалову. Альфинур Назметдиновну. Альфинур Назметдиновна посвятила свою жизнь воспитанию и любви сотен ребят. Желаем нашему учителю-наставнику и впредь жить в мире и здоровье, пользуясь добротой близких.
-
Җанлы очрашу /Душевная встреча 05.09.2023
"Умырзая" балалар бакчасы, бүгенгесе көндә Украинада, махсус хәрби операциядә катнашучы, Такталачык егете Илзар Идрис улы Сәрвәретдинов белән очрашу үткәрде. Гади генә очрашу түгел, балалар концерт номерлары күрсәттеләр. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, рәсемнәр ясап бүләк иттеләр. Илзар абыйларына жиңеп кайтып, тагын да күрешергә язсын, дип матур теләкләр теләделәр. Ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган чараны тәрбияче Энҗе Фәнис кызы Шәйдуллина оештырды.
Детский сад "Умырзая" провел встречу с Ильзаром Идрисовичем Сарваретдиновым, участником специальной военной операции на Украине. Дети показали концертные номера, задавали интересующие их вопросы, дарили свои подарки, сделанные своими руками. Дети пожелали солдату удачи, мирного неба и всего самого наилучшего, чтобы он поскорее вернулся домой с победой. Мероприятие, наполненное патриотическими чувствами, организовала воспитатель Энже Фанисовна Шайдуллина.
-
Куркынычсызлык айлыгы / Месячник безопасности 05.09.2023
2023 нче елның 05 сентябрь көнне, куркынычсызлык айлыгы кысаларында, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм педагогик коллектив белән берлектә өйрәнү эвакуациясе буенча укулар оештырылды.
05 сентября 2023 года в рамках месячника безопасности в МБОУ «Аккузовская ООШ» была организована учебная эвакуация.
-
«Нихәл, укытучым?» видеобәйге / Видеоконкурс «Как Вы, мой учитель?» 05.09.2023
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Шәйдуллина Ильвина һәм Әхмәтова Айзилә «Көмеш кыңгырау» газетасы тарафыннан уздырылучы «Нихәл, укытучым?» дип исемләнгән видеобәйгедә 3 урын алдылар. Җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
Ученицы 8 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Ильвина и Ахметова Айзиля заняли 3 место в видеоконкурсе «Как Вы, мой учитель?», организованной редакции газеты «Көмеш кыңгырау»! Победители были награждены дипломами и ценными подарками. Поздравляем!
-
“Тынычлык дәресе” / “Урок Мира” 04.09.2023
Мәктәпләрдә шаулап – гөрләп яңа уку елы башланды. Теләкәй мәктәбендә дә 1 нче сыйныфларны кабул итү, чыгарылыш сыйныф укучыларын котлау – бәйрәмнең дулкынландыргыч бер мизгеле булды. Соңыннан һәр сыйныф җитәкчесе укучылары белән “Тынычлык дәресе” уздырдылар. Укучыларның мәктәпне сагынып килүләре күзгә чалынды. Имин уку еллары барыбызга да! В школах весело и счастливо начался новый учебный год.
Одним из волнующих моментов праздника стал прием в 1 класс и поздравление выпускников в Тлякеевской школе. Затем каждый классный руководитель проводил с учениками “Урок Мира”. Было видно, что ученики рады, увидев друг друга и учителей. Пусть в новом учебном году все будут живы, здоровы!
-
Удмуртия Республикасының Ижау шәһәренә мавыктыргыч сәяхәт / Увлекательная поездка в г. Ижевск Удмуртской Республики 04.09.2023
2023 нче елның 29 нчы августында Аккүз мәктәбе укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә Удмуртия Республикасының Ижау шәһәренә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Укучылар сәяхәттән шатланып, онытылмас тәэсирләр белән кайттылар. Алар өчен тырышып, гел яхшы билгеләренә укыр өчен шәп кызыксындыру чарасы булды. Шушындый сәяхәтне оештыруда ярдәм итүче Актаныш “Ак Барс Банк” җитәкчесе Хамидуллин Рубин Фәнис улына укучылардан, ата-аналардан һәм Аккүз мәктәбе коллективыннан зур рәхмәт.
29 августа 2023 года учащиеся МБОУ “Аккузовская ООШ” совместно с классными руководителями совершили увлекательное путешествие в город Ижевск Удмуртской Республики. Учащиеся вернулись из путешествия с радостью и незабываемыми впечатлениями. Для них это было отличным стимулом учиться на хорошие оценки. Большое спасибо от учащихся, родителей и коллектива МБОУ “Аккузовская ООШ” руководителю Актанышского “Ак Барс Банка” Хамидуллину Рубину Фанисовичу за помощь в организации такого путешествия.