МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Район балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләрнең секция утырышы 18.08.2023
18 август көнне, 4 нче санлы балалар бакчасында район балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләрнең секция утырышы үтте.Көн тәртибе буенча район балалар бакчаларының еллык эшчәнлегенә анализ ясалды, яңа уку елына эш юнәлешләре,аларны чишү юллары буенча фикер алышулар булды. Мәгариф идарәсе методисты Галиева И. И.педагогларның һөнәри усеше турында аңлатты, 2022 елда уткәрелгән педагогик аттестация нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Көн тәртибендә психологик тренинглар буенча мастер-класс каралды.Күркәм юбилейларын билгеләп үткән балалар бакчалары җитәкчеләре хөрмәтләнде.
-
"Халыклар дуслыгы" көне / день "Дружбы народов" 17.08.2023
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган мәдәнияткә мәхәббәт, күрше халыкларның мәдәниятенә карата кызыксыну тәрбияләү, толерантлык, дуслык, ярдәмләшү хисләре тәрбияләү максатыннан 2 балалар бакчасында "Халыклар дуслыгы" көнен уздырдык.
В целях воспитания у детей дошкольного возраста любви к родной культуре, интереса к культуре соседних народов, чувства толерантности, дружбы, взаимопомощи в детском саду №2 провели день "Дружбы народов".
-
Мәгариф идарәләре башлыкларына яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды 16.08.2023
Бүген, 16 августта, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округларының мәгариф идарәләре башлыкларына яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды. Муниципалитетларның мәгариф идарәсе башлыкларына 49 яңа LADA Vesta седан автомобиленең ачкычлары тапшырылды. Шул чираттанТатарстан Республикасы Рәисе Раниза Шакировага яңа эш машинасының ачкычын тапшырды.
-
Mәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында физика укытучыларының секция утырышы 15.08.2023
Бүген 15 август көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында физика укытучыларының секция утырышы узды. Утырыш барышында чыгышлар тынланылды, мастер-класс курсәтелде. Үткән уку ел эшчәнлегенә анализ ясалды, алдагы уку елына бурычлар билгеләнде. Бирегә остаз укытучыларыбыз да чакырулы иде: Зарипов Аслям Ахсанович, Хайруллин Илдус Назифович куп еллар Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә фикика укытучысы булып хезмәт куйган, фидәкарь коллегаларыбыз да үз фикерләре һәм киңәшләре белән чыгыш ясадылар. Утырыш түгәрәк өстәл янында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу формасында барды.
-
«Музыка» һәм «ИЗО»укытучыларының секция утырышы / Секционное заседание учителей «музыки» и «ИЗО» 15.08.2023
2023 елның 15 августында «Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБОУ базасында «Мәгарифне модернизацияләү процессында "музыка" һәм "ИЗО»фәнен укыту сыйфатын камилләштерү һәм арттыру " темасына музыка укытучыларының секцион утырышы узды. Утырышлар барышында узган уку елындагы эш анализланды, 2023-2024 уку елына РМО планы расланды, педагогларның һөнәри казанышлары билгеләнде, норматив хокукый документлар, яңартылган программалар, дәреслекләр һәм уку әсбаплары өйрәнелде. Педагоглар хезмәттәшләре белән иң яхшы тәҗрибә уртаклашырга, шулай ук борчыган сорауларга җавап алырга мөмкинлек алдылар.
15 августа 2023 года на базе МБОУ «Байсаровская ООШ» прошло секционное заседание учителей музыки, ИЗО по теме «Совершенствование и повышение качества преподавания предмета «музыка» и «ИЗО» в процессе модернизации образования». В ходе заседаний проанализирована работа за предыдущий учебный год, утвердили план РМО на 2023-2024 учебный год, отмечены профессиональные достижения педагогов, изучены нормативные правовые документы, обновлённые программы, учебники и учебные пособия. Педагоги имели возможность поделиться с коллегами лучшим практическим опытом, а также получить ответы на волнующие вопросы.
-
Мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе кысаларында башлангыч класс укытучыларының секция утырышы 15.08.2023
2023 елның 15 нче авустында “Яшьлек” яшьләр үзәге базасында “Федераль белем бирү программасына күчү шартларында башлангыч классларда белем һәм тәрбия алу мөмкинлеген булдыру” темасы астында Актаныш муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе кысаларында башлангыч класс укытучыларының секция утырышы узды. Утырышта 106 район башлангыч сыйныф укытучысы катнашты. Программада юбилярларны котлау, остазыбыз Фәймә Фазулловна белән очрашу, 2022-2023 нче уку елында башлангыч класс укытучыларының укыту-методик эшчәнлегенә, башлангыч класс укучыларының эшчәнлегенә анализ тыңланды, башлангыч белем һәм тәрбия бирү буенча 2023-2024нче уку елына бурычлар, эш планы расланды. Чыгыш ясаучылар яңартылган ФДББС һәм ФББ программалары таләпләре белән, функциональ грамоталылык белән таныштырды. Секция утырышын мәгариф идарәсе методисты Имамова Роза Асгатовна алып барды. Секция утырышы эшлекле, файдалы узды.
-
Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышы / Секционное заседание учителей русского языка и литературы 15.08.2023
2023 елның 15 августында Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының секцион утырышы узды. Көн тәртибе буенча рус теле һәм әдәбияты укытучыларының еллык эшчәнлегенә анализ ясалды, чыгышлар тыңланды, яңа уку елына эш юнәлешләре билгеләнде.
15 августа 2023 года на базе МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ» состоялось секционное заседание учителей русского языка и литературы по теме «Актуальные аспекты профессиональной деятельности учителя русского языка и литературы в условиях реализации обновленного ФГОС ООО». В ходе заседания была проанализирована работа РМО за предыдущий учебный год, были отмечены профессиональные достижения педагогов. В ходе встречи обсуждались следующие вопросы: творческая роль учителя в формировании знаний, патриотическое воспитание, развитие речевой культуры на уроках русского языка и литературы, были разобраны функционально-смысловые типы речи, задания по развитию речи.
-
Балалар бакчасында тәрбиячеләрнең август педагогик киңәшмәсе кысаларында секция утырышы 15.08.2023
15 август көнне катнаш төрдәге 6 санлы «Каенкай» балалар бакчасында тәрбиячеләрнең август педагогик киңәшмәсе кысаларында секция утырышы узды. Ул «Федераль белем бирү программаларын тормышка ашыру шартларында балалар бакчасында эшләүче педагогларның компетенциясен камилләштерү» исеме астында үткәрелде. Төп максатыбыз — мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия эшен оештыру буенча эшлекле киңәш кору иде. Гомуми үсеш төрендәге 2 санлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Лилия Фәрит кызы Хисмәтуллина тарафыннан 2022-2023 уку елына нәтиҗә ясалды. Район методик берләшмәсе җитәкчесе Эльвира Рәфис кызы Сабирова исә яңа уку елына бурычлар һәм максатлар белән таныштырды. Тәрбиячеләр тарафыннан төрле мастер-класслар, яңа төрле эшчәнлек алымнары, төрле кызыклы уеннар күрсәтелде. Бик күп үзебезгә кирәкле һәм мөһим мәгълүмат тупладык.
— Илләребез тыныч, балаларыбыз сәламәт булсын, — дигән теләктә утырышыбызны районның мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Наилә Назыйф кызы Хәсәнова йомгаклады.
-
Август киңәшмәсе кысаларында педагог-оештыручыларнын секцион утырышы 14.08.2023
14 август көнне педагог-оештыручылар август киңәшмәсе кысаларында фикер алышты.
-
Всероссийский День физкультурника 2023 / Бөтенрәсәй физкультурниклар көне 2023 12.08.2023
Узган ялларда Бөтенроссия физкультурачы көнен бәйрәм итү булды. Сәламәт яшәү рәвеше, ихтыяр көче һәм ныклы характер көне. Спортны яратучылар бәйрәме! Бәйрәмдэ спорт ярышлары һәм бүләкләү тантанасы узды. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә директорларга һәм физик культура укытучыларына «КесБаскет» баскетбол туплары тапшырылды
В минувшие выходные состоялось празднование Всероссийского дня физкультурника. День здорового образа жизни, силы воли и твердого характера. Праздник всех - кто любит спорт! Праздник включал в себя спортивные соревнования и торжественную церемонию награждения. На торжественной части праздника директорам и учителям физической культуры вручили баскетбольные мячи «КесБаскет».