МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Кызыклы һәм файдалы очрашу / Интересная и полезная встреча 04.09.2023
4 сентябрь көнне Әтәс мәктәбендә "Татар китабы йорты" директоры һәм Казан Федераль Университеты ассистенты Айдар Шәйхин белән җылы очрашу уздырылды. Ул безнең мәктәптә белем алган һәм күңелендә мәктәп турында бары җылы хисләр генә йөртә. Айдар Шайхин укучыларга "Татар китабы йортының" эшчәнлеге һәм тарихны өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләде. Шулай ук балаларга тарихи тәңкәләрнең кыйммәте һәм музей экспонатлары турында мәгълумат алу бик кызыклы булды.
4 сентября в Атясевской школе прошла встреча с директором "Дома татарской книги" ("Музей истории татарской литературы с мемориальной квартирой писателя Ш.Камала") и ассистентом Казанского Федерального Университета Айдаром Шайхиным. Он учился в нашей школе и с теплотой в душе вспоминает школьные годы. Айдар Шайхин рассказал ученикам о деятельности "Дома татарской книги", о важности изучения истории. Так же ученикам было очень интересно узнать про ценность исторических монет и про музейные экспонаты.
-
Куркынычсызлык айлыгы / Месячник безопасности 02.09.2023
2023 нче елның 02 сентябрь көнне, куркынычсызлык айлыгы кысаларында, Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм педагогик коллектив белән берлектә өйрәнү эвакуациясе буенча укулар оештырылды. Тренировка барышында бинадан чыгу, баскычлар буенча төшү, куркынычсыз территориядә төзелешнең уртак гамәлләре эшкәртелә. Тренировка эвакуациясе график һәм эшләнгән план буенча искәрмәсез узды. Эвакуациянең норматив вакыты үтәлде.
02 сентября 2023 года в рамках месячника безопасности в МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ» была организована учебная эвакуация. В ходе тренировки были отработаны совместные действия выхода из помещения, спуска по лестничным пролетам, построения на безопасной территории. Тренировочная эвакуация прошла согласно графику и разработанному плану без замечаний. Нормативное время эвакуации выдержано.
-
Август педагогик конференциясе - Августовская конференция педагогических работников 31.08.2023
Август кинэшмэсе кысаларында “Татарстан Республикасы Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белэн Актанышның 1 нче санлы мәктәбеннән Хуззятов Илназ Наил улы; Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгынын Мактау грамотасы белэн Амирова Алсу Ансаф кызы; Муниципаль Район Башлыгынын Рәхмәт хатлары белэн Ахметханова Голусэ Эхтэм кызы хэм Хисамова Нурсия Мулланур кызы; «Яшь могаллим» кукрэк билгесе белэн Хажиев Равил Фагитжан улы; Шакиров Әхсән Шакирович исемендәге премия белэн Сафиуллин Руслан Наил улы булэклэнделэр! Котлыйбыз! Исламов Зиннур Альберт улына эшендэ унышлар телибез! Унышлы уку еллары барыбызга да! Шулай ук, август кинэшмэсе кысаларында мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге буенча бүләкләндек! Әлеге уңыш коллективның бердәм хезмәт нәтиҗәсе!
В рамках Августовской конференции педагогических работников из АСОШ №1 были награждены нагрудным знаком “За заслуги в образовании Республики Татарстан” Хуззятов Ильназ Наилевич; Почетной грамотой Министерства образования и науки Республики Татарстан Амирова Алсу Ансафовна; благодарственными письмами Главы муниципального района - Ахметханова Голуса Ахтямовна и Хисамова Нурсия Муллануровна; нагрудным знаком «Молодой учитель» Хазиев Равиль Фагитзянович; Премией имени Шакирова Ахсана Шакировича был награжден учитель истории и обществознания Сафиуллин Руслан Наильевич! Поздравляем! Молодому педагогу по информатике Исламову Зиннуру Альбертовичу желаем успехов в работе! Также, в рамках августовской конференции педагогических работников школа была награждена за подготовку школы к новому учебному году! Этот успех-результат совместной работы коллектива! Большое спасибо всем!
-
Юбилей! 26.08.2023
26 августта лаеклы ялдагы зур хөрмәткә лаек ветеран укытучыбыз Миркасыймов Мәхәсим Миркасыйм улының 80 яшьлек юбилее булып узды.Профсоюз коллективы исеменнән чын күңелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек,җан тынычлыгы,озын гомер телибез!
26 августа исполнилось 80 лет нашему ветерану-учителю Миркасимову Махасиму Миркасимовичу. Искренние поздравления от имени профсоюзного коллектива! Желаем крепкого здоровья, душевного спокойствия, долгих лет жизни!
-
«Төп стратегик юнәлешләр буенча Актаныш мәгариф системасын үстерү» темасы астында август киңәшмәсе 25.08.2023
25 нче август көнне «Төп стратегик юнәлешләр буенча Актаныш мәгариф системасын үстерү» темасы астында август киңәшмәсе узды. Аның эшендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, район башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова мәктәп директорлары, укытучылар, тәрбиячеләр, әлеге өлкә ветераннары катнашты.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында мәктәп китапханәчеләренең секция утырышы 23.08.2023
23 август көнне Балалар иҗат үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында мәктәп китапханәчеләренең секция утырышы узды. Утырыш барышында чыгышлар тыдланды, мастер-класс курсәтелде, үткән уку ел эшчәнлегенә анализ ясалды, 2021-2022 елларда һәм 2023 елның узган чорында дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин итү турында: норматив –документлар, федераль дәреслекләр исемлегенә кергән дәреслекләр белән таныштырылды, алдагы уку елына бурычлар билгеләнде.Утырыш түгәрәк өстәл янында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу формасында барды.
-
Россия флагы көне / День Российского флага 22.08.2023
22 августта Россия флагы көне билгеләп үтелә, аны бәйрәм итү кысаларында 2 нче санлы балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә балаларны Россиянең дәүләт символлары белән таныштыруга юнәлдерелгән үзәк китапханә бәлән берлектә чаралар узды. Балалар белән әңгәмәләр үткәрелде, дәүләтебез символикасы турында китаплар укылды: «Минем илем флагы», «Ак, зәңгәр, кызыл», илебез флагы турында шигырьләр өйрәнелде. Тәрбияләнүчеләр Россия символикасы сурәтләнгән иллюстрацияләрне, альбомнарны һәм рәсемнәрне карадылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар Россия гражданнарының илебез символлары белән ни өчен горурлануларын, Дәүләт флагының һәрвакыт тантаналы чаралар, бәйрәмнәр вакытында күтәрелүен һәм шул вакытта Россия Федерациясе гимны яңгыравын белделәр.
22 августа отмечается День Российского флага, в рамках празднования которого детский сад "Ромашка" в подготовительной и в старшей группе совместно с центральной библиотекой провели мероприятия, направленные на знакомство детей с государственными символами России. С детьми были проведены беседы, прочитаны книги о символике нашего государства: «Флаг моей страны», «Белый, синий, красный», разучены стихи о флаге нашей страны.
-
Россиядә Дәүләт флагы көне / День Государственного флага 22.08.2023
Ел саен 22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында да Россия флагы көненә багышланган чара узды. Бәйрәм көне уңаеннан балалар белән “Россия флагы”, “Ак, зәңгәр, кызыл”, “Мин – Россия өлеше” дип аталган әңгәмәләр, “Төп шәһәр”, “Безнең флагны танып бел”, “Флагны җый”, “Россия Федерациясе флагын тап” дигән дидактик уеннар узды. Алар флагларны танырга, дәүләт символикаларын аерырыга өйрәнделәр, зур кызыксыну белән Россия флагын ясадыр.
Ежегодно 22 августа в России отмечается День Государственного флага. И в нашем детском саду прошло мероприятие, посвященное Дню российского флага. По случаю праздничного дня прошли беседы с детьми “Флаг России”, “Белый, синий, красный”, “Я – часть России”, играли в дидактические игры “Главный город”, “Узнай наш флаг”, “Собери флаг”, “Найди флаг Российской Федерации”. Они научились распознавать флаги, различать государственную символику, с большим интересом рисовали российский флаг.
-
"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" - "Помоги собраться в школу!" 21.08.2023
Бүген мәктәбебездә "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" хәйрия акциясе узды. Әлеге акцияне үткәрергә ярдәм иткән "Бүләк" мәчете имамы Рәшит хәзрәт Мансуровка, "Магнит" кибете җитәкчесе Гимадиев Айрат Рәсим улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сегодня в нашей школе прошла благотворительная акция "Помоги собраться в школу!". Выражаем огромную благодарность имаму мечети "Буляк" хазрату Мансурову Рашиту, руководителю магазина "Магнит" Гимадиеву Айрату Расимовичу за помощь в проведении акции.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышы 18.08.2023
Бүген 18 август көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышы узды. Утырыш барышында чыгышлар тынланылды, мастер-класслар курсәтелде. Үткән уку ел эшчәнлегенә анализ ясалды, алдагы уку елына бурычлар билгеләнде. Бирегә остаз укытучыларыбыз да чакырулы иде: Мансурова Хәмидә Тимербай кызы, Исламова Әнисә Әхмәди кызы, Нуриева Әлфия Гавис кызы, Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы күп еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт куйган, фидәкарь коллегаларыбыз да үз фикерләре һәм киңәшләре белән чыгыш ясадылар. Утырыш түгәрәк өстәл янында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу формасында барды.