МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәләр/ Воспитанники детского сада изучают ПДД 14.09.2023
2023 елның 14 сентябрендә Аккүз балалар бакчасында район буенча ЮХИДИ пропаганда бүлеге җитәкчесе Л.Р. Мөхәммәтованың бакчада тәрбияләнүче нәниләр белән очрашуы узды. Ләйсән Рәдиф кызы юл йөрү кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты - балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү. Ләйсән Рәдиф кызы балаларга юлда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде. Аның белән бергә балалар юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен искә төшерделәр, юлны ничек үтәргә һәм җәяүлеләр үтүендә җәяүле үзен ничек тотарга тиешлеге турында сөйләделәр.
14 сентября 2023 года в ДОУ «Аккузовский д/с» состоялась встреча воспитанников начальником отдела пропаганды ГИБДД по району Л.Р. Мухаметовой. Она провела профилактическую беседу о Правилах безопасного поведения на дороге. Цель беседы – профилактика детского дорожно-транспортного травматизма. Лейсан Радифовна рассказала детям о том, как правильно вести себя на проезжей части. Вместе с ней дети вспомнили основные правила безопасного поведения на дороге и дорожные знаки, рассказали, как следует переходить дорогу и как должен себя вести пешеход на пешеходном переходе.
-
"Сәяхәт"челәрнең онытылмас сәяхәте / Незабываемое путешествие 14.09.2023
Узган уку елында Күҗәкә мәдәният йорты каршында "Сәяхәт" балалар театры матур эшчәнлек алып барды. Шуның нәтиҗәсе буларак, Күҗәкә мәктәбе укучылары Алабуга шәһәренә экскурсиягә юллама белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Гөлназ Таһир кызы Газизова экскурсияне оешкан төстә үткәрде. Балалар да, ата-аналар да тарихи шәһәргә экскурсиядән канәгать калдылар.
В прошлом учебном году при Кузякинском Доме культуры работал детский театр "Сәяхәт". В результате учащиеся Кузякинской школы получили путевки на экскурсию в город Елабуга. Руководитель театра Гульназ Тагировна Газизова организованно провела экскурсию. И дети, и родители остались довольны экскурсией в исторический город.
-
Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә / Профилактическая беседа о правилах дорожного движения 14.09.2023
2023 елның 14 сентябрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә иминлек айлыгы чаралары планы нигезендә район буенча ЮХИДИның район буенча пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм инспектор Инсаф Мингазов укучылар белән очрашу үткәрделәр. Әлеге чараның максаты- балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау. Очрашуда инспектор Инсаф Фидаел улы укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә мисаллар китереп аңлату эшләре алып барды. ЮХИДИ инспекторы җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең иминлеген тәэмин итүче кагыйдәләрне искә төшерде Шәхси мобиль чаралардан куллану таләпләрен дә һәр укучы истә тотарга бурычлы.
14 сентября 2023 года согласно плану мероприятий месячника безопасности в МБОУ “Аккузовская ООШ” начальник отдела пропаганды ГИБДД по району Лейсан Мухаметова и инспектор Инсаф Мингазов провели встречу с учащимися. Цель беседы – профилактика детского дорожно-транспортного травматизма. На встрече инспектор Инсаф Фидаелович провел разъяснительную работу с учащимися, приведя примеры соблюдения правил дорожного движения. Инспектор ГИБДД напомнил о правилах, обеспечивающих безопасность пешеходов и водителей. Каждый школьник должен учитывать и требования к использованию личных мобильных средств. В конце встречи инспектор полиции пожелал детям быть осторожными на дороге. Подобные профилактические мероприятия в виде бесед с детьми направлены на то, чтобы как можно больше школьников помнили о безопасности дорожного движения, сохраняя свою жизнь.
-
Батырлык дәресе / Урок мужества 14.09.2023
Ватан Геройлары истәлеген мәңгеләштерү чаралары кысаларында, 14 сентябрьдә Күҗәкә мәктәбендә авылдашыбыз, Советлар Союзы Герое Хәсән Замановның туган көненә багышланган Батырлык дәресе үткәрелде. Чарага авыл китапханәчесе Ләйсән Акмалова да чакырылды. Геройның тормышы, сугышчан батырлыгы турында истәлекләр яңартылды. Укучылар Хәсән Замановка багышлап язылган шигырьләр укыдылар. Шамил Рәкыйпов, Әлфия Ситдикованың Герой турындагы китапларыннан өзекләр тыңланды. Хәсән Заманов - безнең горурлыгыбыз. Батырлык дәресе Герой һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
В рамках мероприятий по увековечению памяти Героев Отечества 14 сентября в МБОУ "Кузякинская ООШ" был проведен урок мужества, посвященный Дню рождения нашего односельчанина, Героя Советского Союза Хасана Заманова. На мероприятие была приглашена сельский библиотекарь Ляйсан Акмалова. Были обновлены воспоминания о жизни и боевом подвиге Героя. Учащиеся прочитали стихи, посвященные Хасану Заманову. Прозвучали отрывки из книг Шамиля Ракипова, Альфии Ситдиковой о герое. Хасан Заманов - наша гордость. Урок мужества завершился возложением цветов к памятнику Героя.
-
«Чиста яр» акциясенә кушылдык / Присоединились к акции “Чистый берег” 14.09.2023
Бүген “Каенкай” балалар бакчасының зурлар төркемнәре нәниләре, әти-әниләре, тәрбиячеләре «Чиста яр» акциясенә кушылып, үзебезнең РТС бистәсендәге “Актаныш басмалары” паркын чүптән арындырдылар. Бу чыннан да бик яхшы тәрбияви вакыйга – яшь буынга табигатькә «рәхмәт» әйтергә, сакчыл карарга мөмкинлек бирде. Балаларыбызны эш сөючән, табигатьне, туган ягыбызны яратучылар итеп үстерик!
Сегодня воспитанники, родители, воспитатели МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида", присоединившись к акции “Чистый берег”, очистили от мусора парк "Актаныш басмалары" в нашем поселке РТС. Это действительно очень хорошее воспитательное событие, давшее возможность подрастающему поколению сказать «спасибо» природе, бережно относиться к ней. Давайте воспитаем наших детей трудолюбивыми, любящими природу, родной край!
-
“Юлларда куркынычсызлык” / ”Безопасность на дорогах" 13.09.2023
21 августтан юлларда куркынычсыз хәрәкәт буенча төрле акцияләр уздырыла. “Юлларда куркынычсызлык” темасы буенча Теләкәй мәктәбе укучылары бу чарада актив катнаштылар. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары урамда шоферлар белән очрашты. Кагыйдәләр язылган буклетлар тараттылар. Юлларда имин йөрик!
С 21 августа на дорогах проводятся различные акции по безопасному движению. По теме ”Безопасность на дорогах" учащиеся Тлякеевской школы приняли участие в этом мероприятии. Юные инспекторы дорожного движения встретились на улице с водителями. Раздавали буклеты с правилами. Безопасная езда всем на дорогах!
-
“Үсеш ноктасы” үзәге ачылу / Открытие центра «Точка роста» 13.09.2023
«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2023 елның 13 сентябрендә «Yсеш ноктасы» табигый фән профилендәге мәгариф үзәген ачу тантанасы булды. Үзәкне ачуда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әнвәрова Дилбәр Миркасыйм кызы, «Мәгариф идарәсе» МКУ җитәкчесе Шакирова Раниза Митьяновна, мәктәп директорлары һәм башкалар катнашты.
В рамках федерального проекта «Современная школа» национального проекта «Образование» на базе МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ» Актанышского муниципального района РТ 13 сентября 2023 года состоялось торжественное открытие Центра образования естественнонаучного профиля «Точка роста».
В открытии центра приняли участие заместитель руководителя исполнительного комитета по социальным вопросам Анварова Дильбар Миркасимовна, начальник МКУ «Управление образования» Шакирова Раниза Митьяновна, директора школ, СМИ и другие. -
Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү / Обучение правилам дорожного движения 11.09.2023
Яңа Әлем балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү еллык план нигезендә кечкенәләр төркеменнән алып мәктәпкә чыгып киткәнче өйрәтелә. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Актаныш районы буенча ЮХИДИның профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова һәм инспекторлар Дилфат Давис улы Иргалин, Илнур Илдус улы Нуретдиновлар катнашында «Игътибар, балалар!» акциясе кысаларында юлда йөрүчеләрне кагыйдәләрне истә тотып, юлларда имин йөрергә әйдәделәр, буклетлар тараттылар. Плакатларны балалар тәрбиячеләре Илүзә Флүс кызы Нуриманова белән алдан әзерләделәр.
В новоалимовском детском саду обучение правилам дорожного движения ведется по годовому плану от младшей группы. Дети подготовительной группы детского сада с участием начальника отдела профилактики ГИБДД по Актанышскому району и инспекторов приняли участие в акции «Внимание, дети! "
-
Кызыклы очрашулар / Интересные встречи 09.09.2023
Бүгенгесе көндә җәмгыять өчен иң куркыныч афәтләрнең берсе-терроризм.Шул уңайдан 9 сентябрь көнне Чөгәнә башлангыч мәктәп - бакчасы укучылары белән игелек үзәге белгечләре килеп , аннан ничек сакланырга,аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр.Шул темага видеороликлар карап,әлеге афәтнең никадәр куркыныч икәнлеге турында тагын бер кат кисәтеп ,укучыларга буклетлар тараттылар.
Терроризм сегодня является одним из самых опасных бедствий для общества, в связи с чем специалисты благотворительного центра 9 сентября провели с учащимися Чуганаковской начальной школы и детского сада беседу о том, как его избежать и как с ним бороться. Учащиеся посмотрели видеоролики на эту тему и убедились, насколько опасна эта катастрофа. Учащимся были розданы специальные буклеты.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча укучылар белән профилактик әңгәмә/ Профилактическая беседа с учащимися по пожарной безопасности 08.09.2023
Ут белән саксыз эш итү һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу янгын барлыкка килүгә китерә. Балаларның ут белән шаяруы янгыннарга гына түгел, ә еш кына фаҗигале нәтиҗәләргә дә китерә. Шуңа күрә укучылар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында даими рәвештә профилактик әңгәмәләр алып барырга, аларга янгынның куркынычлыгын аңлатырга кирәк. 2023 елның 08 сентябрендә, куркынычсызлык айлыгы кысаларында, Аккүз мәктәбе укучыларының Иске Байсар авылында урнашкан янгын сагы бүлекчәсе хезмәткәре А.А. Галиев белән очрашуы узды. Алмир Айдар улы укучыларга янгын һәм гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген сөйләде, үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен аңлатты, янгын сүндерү чараларын ничек кулланырга кирәклеген күрсәтте. Ул укучылар белән янгын очрагында мәктәп бинасыннан эвакуацияләү буенча уку дәресе үткәрде.
Неосторожное, неумелое обращение с огнем и огнеопасными предметами– это причины пожаров в результате случайного нарушения правил пожарной безопасности. Шалость детей с огнем приводит не только к пожарам, но и нередко заканчивается трагическими последствиями. Именно поэтому необходимо регулярно проводить профилактические беседы с учениками о правилах пожарной безопасности, объяснять им всю опасность игр с огнем, рассказывать о возможных последствиях пожара. 08 сентября 2023 года, в рамках мероприятий Месячника безопасности, МБОУ «Аккузовская ООШ» прошла встреча учеников сотрудникам ОП Старое Байсарово Набережночелнинского отряда ППС РТ А.А. Галиевым. Альмир Айдарович рассказал ученикам, какие правила безопасности нужно соблюдать, чтобы предотвратить возникновение пожара и чрезвычайной ситуации, и как следует себя вести в случае пожара и ЧС. А также продемонстрировал и показал, как пользоваться средствами пожаротушения. Он провел с учениками учебное занятие по эвакуации из здания школы в случае пожара.