МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
"Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль куркынычлыкларны тикшерәбез" цифрлаштыру дәресе / Урок цифры на тему "Что прячется в смартфоне: исследуем мобильные угрозы"
22.03.2023
Бүген Яңа Әлем мәктәбенең "Үсеш ноктасы" үзәгендә "Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль куркынычлыкларны тикшерәбез" дигән темага 7 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен цифрлаштыру дәресе узды. Әлеге дәресне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сираева Лиана Рамиль кызы һәм Яңа Әлем мәктәбенең физика-информатика укытучысы Шәрипов Илназ Илшат улы уздырдылар. Дәрестә мобиль җайланмалар өчен булган куркынычлык төрләре, интернет аша һөҗүм итүчеләрнең шәхси мәгълүматларны һәм банк счетларын урлаудан ничек сакланырга кирәклеге, мисаллар китереп җентекләп аңлатылды. Укучылар онлайн тренажерда эшләгәннән соң, чараны йомгаклап, викторинада катнашып белемнәрен сынадылар.
Сегодня в центре "Точка роста" Новоалимовской школы прошел урок цифры для учащихся 7 и 9 классов на тему "Что прячется в смартфоне: исследуем мобильные угрозы". Урок провели заместитель руководителя Исполнительного комитета Актанышского муниципального района по экономике Сираева Лиана Рамильевна и учитель физики и информатики Новоалимовской школы Шарипов Ильназ Ильшатович. На уроке были подробно объяснены виды угроз для мобильных устройств, способы защиты от кражи персональных данных и банковских счетов злоумышленниками через интернет, и приведены конкретные примеры. В конце урока, после работы на онлайн-тренажере, учащиеся проверили свои знания приняв участие в викторине.
-
«Татарстан халыклары» республика фестивале/ Республиканский фестиваль «Народы Татарстана»
22.03.2023
2023 елның 22 мартында Актаныш муниципаль районының Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары командасы Минзәлә шәһәренең «2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында оештырылган «Татарстан халыклары» Республика фестивалендә "Иң яхшы милли йола, бәйрәм" номинациясендә җиңүче булды. Җитәкчесе: Гилванова Наилә Хөсәен кызы. Котлыйбыз!
22 марта 2023 года команда учащихся МБОУ «Аккузовская ООШ» Актанышского муниципального района стала победителем в номинации «Лучший национальный обряд, праздник» Республиканского фестиваля «Народы Татарстана» организованный на базе МБОУ "СОШ №2" г. Мензелинска РТ. Руководитель: Гилванова Наиля Хусаиновна. Поздравляем!
-
Халыкара урман көне/Международный день леса
22.03.2023
2023 елның 21 мартында Актаныш районының Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Минзәлә урманчылыгы» Актаныш участогының урман мастеры Хисамов Рәмис Рифкат улы белән укучыларының очрашуы булды. Укучылар белән очрашуда Рәмис Рифкать улы урманнарның кеше тормышындагы әһәмияте, агачлар үстерү һәм аларны карау турында сөйләде. Әңгәмә барышында урман мастеры урманнарга сакчыл караш темасына зур игътибар бирде. Укучылар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Әлеге очрашудан балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Бәлки, киләчәктә аларның берәрсе дә үз тормышын урманга багышларга, урман хуҗалыгы хезмәткәре һөнәрен сайларга теләр, дигән өметтә калабыз.
21 марта 2023 года состоялась встреча учащихся МБОУ «Аккузовская ООШ» Актанышского муниципального района РТ с мастером леса ГКУ «Мензелинское лесничество» Актанышского участкого лестничество Хисамовым Рамисом Рифкатовичом. На встрече с учениками Рамис Рифкатович рассказал о значении лесов в жизни человека, о трудностях, связанных с выращиванием деревьев, уходом за ними. Большое внимание в беседе со школьниками мастер леса уделил теме бережного отношения к лесам. Ребята очень внимательно слушали, вступали в диалог, задавали вопросы. Из беседы ребята вынесли много полезной информации. Может быть, в будущем кто-то из них тоже пожелает посвятить свою жизнь лесу, выберет профессию работника лесного хозяйства.
-
"Мозаика" бию түгәрәгендә шөгыльләнүче кече яшьтәге балалар күңелле бәйрәме / Праздник для детей дошкольного возраста "Детство"
22.03.2023
"Мозаика" бию түгәрәгендә шөгыльләнүче кече яшьтәге балалар күңелле бәйрәмдә булдылар. "Балачак" дип аталган әлеге чара сәхнәләштерү, ярыш уеннары,тапкырлыкта сынашу,төрле бию алымнары белән аралашып барды.Балалар күтәренке кәеф, күңелле кичерешләр һәм татлы күчтәнәч белән бәйрәмннән таралыштылар. Бәйрәмнең оештыручылары- Муллахметова И.М., Муратова М.З.
Педагоги дополнительного образования И.М.Муллахметова и М.З.Муратова организовали и провели праздник для детей дошкольного возраста "Детство". Во время мероприятия дети показали свое мастерство в тетрализации,в танцах, в смекалке.Самое ценное таких мероприятий-это позитив,хорошее настроение и приятные воспоминания.Праздник запомнится и сладкими гостинцами.
-
“Алтынчәч” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү максатыннан “Һөнәргә беренче адымнар” исемле төбәк чемпионаты
22.03.2023
Бүген “Алтынчәч” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү максатыннан “Һөнәргә беренче адымнар” исемле төбәк чемпионаты уза. Әлеге бәйге “Яшь мастер” республика күләмендәге чемпионат кысаларында гамәлгә куелды. Жюри составында мөхтәрәм затлар, компетентлы шәхесләр: Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте директоры Ренат Ибраһимов, шушы көллиятнең педагогика һәм психология укытучысы, “Мәктәпкәчә тәрбия” компетенциясе буенча региональ чемпионат конкурсантларын бәяләүгә хокук алган эксперт Дилара Железкова, Актаныш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсеннән Гөлназ Имамразыева, Лилия Хисмәтуллина, технологик техникумнан Зөлфия Кәшбразыева барлар иде. Бәйгегә үзебезнең Актаныш, Мөслим, Сарман һәм Башкортстанның Илеш районыннан гаризалар кабул ителгән булган. Сабыйларның киләчәктә дөрес һөнәр сайлауларына юнәлтелгән, аларның аң-фикер үсешен, тормышка караш зәвыгын күтәргән конкуррс 2 турда үтте. Барлыгы видеоформатта 36 эш кабул ителеп, экспертлар тарафыннан 21 баланың эше сайлап алынган. Чемпионатның дистанцион турында уңышлы чыгыш ясаган 10 балага Дипломнар бирелде, алар матур итеп бүләкләнде.
-
Җәүдәт Вәли улы Вилькеев исемендәге V Республика фәнни-практик конференциясе / V Республиканская научно-практическа я конференция имени Джаудата Валиевича Вилькеева
22.03.2023
Казан шәһәренең 23 нче санлы лицеенда укучыларның һәм укытучыларның Җәүдәт Вәли улы Вилькеев исемендәге V Республика фәнни-практик конференциясендә Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ибраһимова Роза "Укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру проблемасы" дигән методик эшкәртмәләр конкурсында 3 нче урынга лаек булды.
В Лицее №23 города Казани на V Республиканской научно-практической конференции учащихся и учителей Республики Татарстан имени Джаудата Валиевича Вилькеева учитель начальных классов Старокурмашевской ООШ Ибрагимова Роза заняла 3 место в конкурсе методических разработок "Проблема формирования функциональной грамотности учащихся".
-
"Мөһим сөйләшүләр" - "Разговоры о важном!
21.03.2023
Әҗәкүл башлангыч мәктәбендә чираттагы "Мөһим сөйләшүләр" булды. Гадәттәгечә класс сәгате Россия гимнын тынлап башланып китте. Һәм Кырым ярымутравынын Россиягә кушылу тарихы турында сөйләшү белән дәвам ителде. Видеотасма аша балалар Кырымнын тарихы, истәлекле җирләре, табигате белән таныштылар, Кырым күперен ачу тантанасын карадылар. Соныннан укучылар темага карата биремнәр үтәделәр.
В Азякульской начальной школе состоялся очередной "Важный разговор". Традиционно классный час начался с исполнения гимна России. И продолжился разговор об истории присоединения Крымского полуострова к России. Через видеоматериала дети познакомились с историей, достопримечательностями, природой Крыма, смотрели церемонию открытия Крымского моста. Затем учащиеся выполняли задания по теме.
-
«Сәламәт педагог, сәламәт бала» проекты / Проект "Здоровый педагог, здоровый ребенок"
21.03.2023
«Сәламәт педагог, сәламәт бала» проекты кысаларында 20 март көнне Пучы балалар бакчасы зурлар төркеме балалары һәм Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары белән тәрбияви, кызыклы чара үтте. Сәламәт кеше – бәхетле кеше. Балаларның көченнән килердәй итеп оештырылган уеннарның тәрбияви кыйммәте аерата зур: алар һәртөрле каршылыкларны җиңәргә өйрәнәләр, чыныгу алалар, үзләрендә көч, җитезлек, тапкырлык кебек сыйфатлар үстерәләр.
В рамках проекта "Здоровый педагог, здоровый ребенок" 20 марта прошло познавательное, интересное мероприятие с детьми старшей группы Поисевского детского сада и учащимися 1 класса Поисевской средней общеобразовательной школы. Здоровый человек-счастливый человек. Особую воспитательную ценность представляют игры, организованные таким образом, чтобы дети могли преодолевать любые препятствия, закаляться, развивать в себе такие качества, как сила, ловкость, находчивость.
-
“Нәүрүз” бәйрәме / Тематическое мероприятие «Навруз»
21.03.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында бүген Яңа Әлем балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме узды. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.. Балалар бер- берсен бәйрәм белән котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Татар халык җырлы-биюле уеннарын балалар яратып уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
Сегодня, в день весеннего равноденствия, в Новоалимовском детском саду прошло тематическое мероприятие «Навруз». Вместе с Дедом Морозом, красавицей Наврузбике и другими персонажами татарских сказок дети играли в национальные игры, пели красивые песни, исполняли танцы, читали стихи про весну и Навруз. В ходе мероприятия дети узнали много нового об обычаях и традициях татарского народа, о том, как праздник Навруз отмечали наши предки
-
Экоакция "Җир, су һәм урман көне" / Экоакции "День земли, воды и леса"
21.03.2023
4 нче балалар бакчасында бу атнадан "Җир, су һәм урман көне" дигән Экоакция башланып китте. Буген 21 март - Бөтендөнья урман көне. Шул уңайдан зурлар төркеме, тәрбияче Шаяхметова Гөлназ Фәнис кызы белән берлектә, "Урман белгечләре" дигән викторина үткәрделәр. Балалар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр: ни өчен урманда янгыннар чыга һәм аны ничек булдырмаска, урман байлыгын ничек сакларга, нинди хайваннар урманда яши, кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен тикшерделәр. Яфраклы һәм ылыслы урманны чагыштырдылар. Шулай ук "Урман - безнең байлыгыбыз" дигән рәсем конкурсында катнаштылар. Урман - безнең байлык чыганагы!
В нашем детском саду стартовала неделя Экоакции "День земли, воды и леса". Сегодня, 21 марта - Всемирный день леса. В связи с этим в старшей группе, с воспитателем Шаяхметовой Гульназ Фанисовной прошла викторина "Знатокми леса". Дети активно принимали участие, отвечали на вопросы:почему случаются лесные пожары и как их избежать, как сохранить лесные богатства, какие животные живут в лесу, зимующие и перелетные птицы. Сравнивали лиственный и хвойный лес. Также приняли участие в конкурсе рисунков "Лес - наше богатство". Ведь, Лес - наш источник богатства!