МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
«Иң яхшы мәктәп ашханәсе» / «Лучшая школьная столовая» 05.04.2023
4-5 нче апрель көннәрендә «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» конкурсының район этабы үткән иде. Конкурс таләбе буенча һәр мәктәп 2 атналык менюның бер көнлек ризыгын әзерләп күрсәтергә тиеш иде. Дөрес туклануны пропагандалау, укучылар, әти-әниләр, укытучылар белән эшчәнлек, ашханә белән азык-төлек әзерләү блогының санитар чисталыгы, мәктәп сайтларында көндәлек менюның куелышы, барлык норматив документлар да тикшерелеп исәпкә алынды. Бәйгедә 15 мәктәп катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча, урта мәктәпләр арасында - 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе җиңүче дип табылды, аларның эшләре бәйгенең Республика этабына җибәреләчәк.
4-5 апреля прошел муниципальный этап конкурса «Лучшая школьная столовая». По требованиям конкурса каждая школа должна была подготовить и представить однодневное меню. Так же смотрели пропаганду правильного питания, работу с учащимися, родителями, учителями, санитарную чистоту столовой и блока приготовления пищи, установление дневного меню на школьных площадках, все нормативные документы. В конкурсе приняли участие 15 школ. По итогам конкурса среди общеобразовательных школ - Актанышская СОШ 2 признана победителем , работа будет участвовать на Республиканском этапе конкурса.
-
"Иң яхшы мәктәп ашханәсе" республика конкурсының муниципаль этабы / Муниципальный этап Республиканского конкурса "Лучшая столовая школы" 05.04.2023
4-5 апрель көннәрендә Актаныш районында "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" республика конкурсының муниципаль этабы уза. Барлыгы районыбызның 15 мәктәбеннән катнашу өчен гариза алдык. Бүген комиссия аларның 7сендә булды. Бик җентекләп әзерләнгән учреждениеләр бар. Барыгызга да уңышлар телибез. Конкурс нәтиҗәләре чыгып караулар беткәч билгеле булачак.
4-5 апреля в Актанышском районе проходит муниципальный этап Республиканского конкурса "Лучшая столовая школы". Всего подали заявку 15 школ района. Сегодня комиссия побывала в 7 из них. Есть очень тщательно подготовленные учреждения. Желаем всем удачи. Результаты конкурса будут после окончания очных выездов.
-
Китапханәчеләр бездә кунакта /Библиотекари у нас в гостях 05.04.2023
Балаларда әхлакый сыйфатлар, хезмәт күнекмәләре формалаштыру, аларга һөнәрләр турында башлангыч төшенчә бирүне мәктәпкәчә яшьтән үк башлау зарурлыгын күздә тотып, бүген 2 нче санлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек А һәм Б төркеменә йөрүче балалар китапханә хезмәткәрләре белән очраштылар. “Үзәк балалар китапханәсе” структур бүлекчәсе мөдире Фархтдинова И.А., уку залы китаханәчесе Мухаметдинова А.А. балаларны үзләренең һөнәрләре белән кызыклы әңгәмә, мавыктыргыч уеннар аша таныштырдылар. Балалар рольләргә кереп китапханәнең “Абонимент”, “Уку залы”, “Күргәзмә” залларында “эшләделәр”. Китапханәче хезмәтенең нечкәлеләренә төшенү белән бергә, балаларда китапка карата кызыксыну, аларга карата сак караш тәрбияләнде.
Формировать у детей нравственные качества, трудовые навыки, давать им начальное представление о профессии необходимо уже в дошкольном возрасте. Сегодня дети посещающие группы подготовительной к школе групп А и Б МБДОУ №2, встретились с сотрудниками библиотеки. Заведующая структурным подразделением "Центральная детская библиотека" Фархтдинова И. А., библиотекарь читального зала Мухаметдинова А. А. познакомили детей со своей профессией через увлекательные беседы, интересные игры. Дети “работали” в “Абонементной”, “Читальной”, “Выставочных” залах библиотеки. Вместе с пониманием тонкостей библиотечного труда у детей воспитывался интерес к книгам, бережное отношение к ним.
-
Халыкара кошлар көне / Международный день птиц 05.04.2023
Халыкара кошлар көне - ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм. Тәрбияләнүчеләребезне кошларны саклау, экологик культура тәрбияләү буенча гамәли эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан, буген, 3 нче апрель көнне, 4нче балалар бакчасында уртанчылар төркемендә тәрбияче Садыкова Рәйлә Ренат кызы белән берлектә «Кошлар көне» бәйрәме үткәрелде. Балалар яз, күчмә һәм кышлаучы кошлар турында шигырьләр укыдылар. Презентация карадылар һәм табышмаклар чиштеләр. Безнең төбәк кошлары белән таныштылар, аларның тавышларын ишетеп, танырга өйрәнделәр. Чара барышында балалар уеннар уйнадылар. Нәтиҗәдә балалар мөһим кагыйдәне үзләштерделәр: "Кошларны рәнҗетергә ярамый, аларга ярдәм итәргә кирәк!".
Международный день птиц - ежегодный интернациональный экологический праздник. С целью привлечения наших воспитанников к практической деятельности по охране птиц, воспитанию экологической культуры, сегодня, 3 апреля, в детском саду №4 в средней группе, совместно с воспитателем Садыковой Райлёй Ренатовной был проведен праздник «День птиц». Дети читали стихи о весенних, перелетных и зимующих птицах. Смотрели презентацию и решали головоломки. Познакомились с птицами нашего края, научились слышать и узнавать их голоса. В ходе мероприятия дети играли в игры. В результате дети усвоили важное правило: "Птиц нельзя обижать, им нужно помогать!".
-
«Игелек энергиясе» бәйгесе / Конкурс “Энергия добра" 05.04.2023
5 апрель көнне «Татнефть» компаниясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсының нәтиҗәләрне билгеле булды. Алдагы еллардагы кебек үк, компания номинацияләре социаль өлкәләрне үз эченә алган. Бу - «Халыкның социаль катламнарын яклау», «Гаилә, аналык, аталык һәм балачак», «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм», «Фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек», «Мәдәният һәм сәнгать», «Тарихи мирасны саклау», «Әйләнә — тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау», «Яшьләр проектлары» һәм «ТР көньяк-көнчыгышында картинг-клубларны үстерү».Бу елны «Татнефть» хәйрия фондына тугыз номинация буенча 1594 гариза килгән, алар экспертлар тарафыннан каралган һәм бәяләнгән. Конкурсның идарәче комитеты һәм эксперт бәяләмәсе нәтиҗәләре буенча 114,2 млн сумлык 122 гариза сайлап алынган. Шулар арасында Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика һәм физика фәне укытучысы Зиннатова Зөһрә Рифкать кызының «Фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек» номинациясендәге «Эксперимент - яңа белемнәр өчен нигез» дип аталган проекты да җиңү яулады. Әлеге проект нигезендә физика кабинеты лабораториясенә 150 мең сумга яңа җиһазлар алу каралган.
5 апреля стали известны итоги ежегодного конкурса социальных инициатив “Энергия добра”, проводимого компанией “Татнефть". Как и в предыдущие годы, номинации компании охватывали социальные сферы. Это «Защита социальных слоев населения», «Семья, материнство, отцовство и детство», «Здоровый образ жизни и туризм», «Наука, образование и просвещение», «Культура и искусство», “Сохранение исторического наследия», «Охрана окружающей среды и защита животных», «Молодежные проекты» и «Развитие картинг — клубов на юго-востоке РТ». В этом году в благотворительный фонд "Татнефть" поступило 1594 заявки по девяти номинациям, которые были рассмотрены и оценены экспертами. По результатам конкурсного управляющего комитета и экспертного заключения отобрано 122 заявки на общую сумму 114,2 млн. рублей.Среди них победил проект Зиннатовой Зухры Рифкатовны, учителя математики и физики Поисевской средней общеобразовательной школы Актанышского района в номинации «Наука, Образование и Просвещение» под названием «Эксперимент - основа для новых знаний». В соответствии с данным проектом предусмотрено приобретение нового оборудования для лаборатории кабинета физики на сумму 150 тысяч рублей. От всей души поздравляем Зухру Рифкатовну!
-
Халыкара кошлар көне/ 1 апреля — Международный день птиц 03.04.2023
Халыкара кошлар көне - ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм. Тәрбияләнүчеләребезне кошларны саклау, экологик культура тәрбияләү буенча гамәли эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан, буген, 3 нче апрель көнне, безнең балалар бакчасында уртанчылар төркемендә тәрбияче Садыкова Рәйлә Ренат кызы белән берлектә «Кошлар көне» бәйрәме үткәрелде. Балалар яз, күчмә һәм кышлаучы кошлар турында шигырьләр укыдылар. Презентация карадылар һәм табышмаклар чиштеләр. Безнең төбәк кошлары белән таныштылар, аларның тавышларын ишетеп, танырга өйрәнделәр. Чара барышында балалар уеннар уйнадылар. Нәтиҗәдә балалар мөһим кагыйдәне үзләштерделәр: "Кошларны рәнҗетергә ярамый, аларга ярдәм итәргә кирәк!".
Международный день птиц - ежегодный интернациональный экологический праздник. С целью привлечения наших воспитанников к практической деятельности по охране птиц, воспитанию экологической культуры, сегодня, 3 апреля, в нашем детском саду в средней группе, совместно с воспитателем Садыковой Райлёй Ренатовной был проведен праздник «День птиц». Дети читали стихи о весенних, перелетных и зимующих птицах. Смотрели презентацию и решали головоломки. Познакомились с птицами нашего края, научились слышать и узнавать их голоса. В ходе мероприятия дети играли в игры. В результате дети усвоили важное правило: "Птиц нельзя обижать, им нужно помогать!".
-
Гуманитар гимнзия-интернатта атналык линейка/ Еженедельная линейка в гуманитарной гимназии-интернате 03.04.2023
Гуманитар гимназия-интернатның атналык дүшәмбе линейкасы бүген дә дәүләт флагларын кертүдән башланды. Гимназиябезнең “Ялкын” балалар оешмасы президенты – 10 сыйныф укучысы Айнур Гилаев, гадәттәгечә, линейканы гимназиянең сөрәне белән башлап җибәрде.
Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев, атна дәвамында эшләнәсе эшләргә, чараларга тукталды.
Бу атнада гимназиябездә инглиз теле атналыгы. “Иң матур сыерчык оясы” конкурсы башланды. 1-8 сыйныфлар театр конкурсына әзерләнә. Яшь язучыларыбыз “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнаша.Еженедельная линейка понедельника в гуманитарной гимназии-интернате и сегодня началась с введения государственных флагов. Заместитель директора по воспитательной работе Ленар Зуфакович Шавалиев остановился на том, что предстоит сделать в течение недели. На этой неделе в нашей гимназии проходит неделя английского языка. Стартовал конкурс "Самый красивый скворечник". 1-8 классы готовятся к театральному конкурсу. Молодые писатели участвуют во Всероссийском конкурсе молодых писателей "Вдохновение".
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе/Зональный этап Всероссийского творческого конкурса "Илһам" 03.04.2023
2023 елның 3 апрелендә Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясендә "Илһам" бөтенроссия бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды. Аанда Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Валеева Илина катнашты. Җитәкчесе: Җәмилова Р. Г. Нәтиҗәләр 27 апрельдә билгеле булачак.
3 апреля 2023 года в МБОУ "Гимназия №54" г. Наб. Челны состоялся зональный этап Всероссийского творческого конкурса " Илһам", в котором приняла участие ученица 5 класса МБОУ “Аккузовская ООШ” Валеева Илина. Руководитель: Зямилова Р.Г. Итоги будут известны 27 апреля.
-
Бүген район мәктәпләре укытучыларына ноутбуклар тапшырылды 03.04.2023
2023 ел Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елы итеп билгеләнде. Шуңа күрә дә мөгаллимнәрне хөрмәтләү, аларның авыр, җаваплы хезмәтләрен бәяләү буенча төрле чаралар оештырылып тора.
Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә мәктәп директорлары катнашындагы киңәшмә күңелле мизгелләр белән башланды. Педагогларга район башлыгы Ленар Рафак улы электрон әсбап- ноутбуклар бүләк итте. Шул рәвешле бүген 136 райондашыбыз кыйммәтле җиһазга лаек булды. Әлеге ноутбуклар хөрмәтле педагогларыбызга уку-укыту эшен нәтиҗәлерәк итү өчен зур ярдәм булачак. -
Төбәкара семинар / Межрегиональный семинар 03.04.2023
Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында Минзәлә, Мөслим, Яр Чаллы, Актаныш, Башкортстанның Краснокама районнарыннан килгән балалар бакчалары педагоглары һәм Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең чыгарылыш төркем укучылары катнашында төбәкара семинар узды. Семинар кунаклары "Балалар театр коллективларын оештыру һәм үстерү" темасына астында белем бирү эшчәнлекләре, курчак театры, сәхнәләштерелгән әкият карап, педагогларыбыз уздырган мастер- классларда катнаштылар, чыгышлар ясадылар. Күрше районнарыбыздан килгән кунакларыбыз тәҗрибә уртаклашу-балаларга заманча белем һәм тәрбия бирүдә иң отышлы алым булганлыгына инанып таралдылар.
Сегодня в Новоалимовском детском саду прошел межрегиональный семинар. Гости семинара приняли участие в образовательных мероприятиях на тему: "Организация и развитие детского театрального коллектива: проблемы, опыт, перспективы".