МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Парламент дәресләре / Парламентские уроки
15.02.2023
5-20 февральдә республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Бүгенге Парламент дәресен Байсар мәктәбенең 7-9 класс укучылары өчен авыл депутаты Кадыйров Рәмис Мөхәммәтхамис улы үткәрде. Ул балаларны хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә парламентарийларның тарихы, функцияләре һәм эше белән таныштырды. Рәмис Мөхәммәтхамис улы парламентаризм дәресләренең бик мөһим булуын билгеләп үтте. Алар барлык дәрәҗәдәге дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм вәкиллекле органнары эшчәнлегенә укучыларның игътибарын җәлеп итүгә генә юнәлтелми, шулай ук Россия тарихын тирәнрәк өйрәнүгә, киләчәктә сәяси тормышта катнашуга кызыксыну уятырга тиеш.
С 15 по 20 февраля во всех школах республики проходят парламентские уроки. Сегодняшний Парламентский урок для учеников 7 – 9 классов Байсаровской школы провел депутат села Кадыров Рамис Мухамматхамисович. Он познакомил ребят с историей, функциями и работой парламентариев на всех уровнях власти. Рамис Мухамматхамисович отметил, что уроки парламентаризма очень важны. Они направлены не только на привлечение внимания школьников к деятельности законодательных и представительных органов государственной власти всех уровней, но также призваны пробудить интерес к более глубокому изучению истории России, к будущему участию в политической жизни.
-
15 февраль-сугышчы-интернационалистларны искә алу көне / 15 февраля - День памяти воинов-интернационалистов
15.02.2023
2023 нче елның 15нче февралендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган сыйныф сәгатьләре, Батырлык дәресләре үткәрелде. Батырлык дәресендә укучылар Әфган сугышы тарихы белән таныштылар, әфган сугышының башлану сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, совет гаскәрләренең югалтулары, язмыш җәбер — золым язмышын билгеләгән якташларыбыз турында белделәр.
15 февраля 2023 г. в МБОУ «Аккузовская ООШ» были проведены классные часы, уроки мужества посвященные Дню вывода Советских войск из Афганистана. На уроке Мужества учащиеся познакомились с историей Афганской войны, узнали о причинах начала ни кем необъявленной Афганской войны и ее продолжительности, о невосполнимых потерях советских войск, о наших земляках, которым судьба предначертала жестокую участь — сгореть в огне чужой войны и которым уже никогда не суждено переступить порог родного дома.
-
15 нче февраль –Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән солдатларыбызны искә алу көне
15.02.2023
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче Әфган сугышы ветераннары белән очрашулар уза. Алар елларны артка чикереп кабат кайнар ноктада кичергәннәрен хәтерләрендә яңарта. Актаныш балалар иҗат үзәгендә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар белән бу көннәрдә тематик занятиелар үтә.Балалар хәрбиләребезнең фидакарьлеге,батырлыгы,дуслыгы турында йотлыгып тыңлыйлар. Рәсем сәнгатен яратучы балаларның эшеннән күргәзмә оештырылды. Ватан ул-син, әти-әниең, туганнарың, торган җирең, елга-күлләрең, чишмәләрең, җиләкле болыннарың.Барыбызга да Җирдә Тынычлык кирәк!
-
«Гаилә мәктәбе» дәресләре
15.02.2023
15 нче февраль конне район ЗАГС бүлегендә Богады, Яңа Әлем, Такталачык, Уразай мәктәбе укучылары өчен «Гаилә мәктәбе» дәресләре үткәрелде. Безнен мэктэптэн 7,8,9 нчы класс укучылары катнашты. Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева укучыларны бүлекнең эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук гаилә кыйммәтләре, ир һәм хатын мөнәсәбәтләре, балаларны тәрбияләү буенча закон кысаларында һәм шәхси киңәшләрен бирде. Дәрестә өлкән психолог Фәһимә Шәйгәрданова, акушер-гинеколог Анжелика Хөсәенова, имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин катнашты. Кунаклар татар гаиләсен саклау буенча үз юнәлешләре буенча чыгыш ясады.
-
М.Җәлил туган көне уңаеннан чара / Мероприятия в честь дня рождения М. Джалиля
15.02.2023
15 февраль көнне Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан Татар Суксу мәктәбенең 5 класс укучылары белән "Герой- шагыйрь Муса Җәлил" дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде.
В честь 117 - летия со дня рождения Мусы Джалиля 15 февраля с учащимися 5 классов Татарско-Суксинской школы была проведена интеллектуальная игра на тему "Поэт Герой Муса Джалиль"
-
«Билингваль белем биру эшчәнлегендә цифрлаштыруны куллану» темасына зональ семинар /зональный семинар на тему «Применение цифровизации в билингвальной образовательной деятельности»
15.02.2023
«Актаныш гомуми үсеш бирүче 2 нче балалар бакчасы» 15 нче февраль көнне «Билингваль белем биру эшчәнлегендә цифрлаштыруны куллану» темасына зональ семинар узды. Семинар кысаларында Мөслим, Актаныш районы мәктәпкэчэ белем биру учреждениесе педагоглары ачык белем биру әшчәнлеклэре карадылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Шулай ук «Цифрлы педагог-цифрлы балалар» темасына уздырылган региональ бәйгесенә йомгак ясалды, җиңүчелэрне котлау тантанасы булды. Әлеге чара эшлекле һәм файдалы утте.
15 февраля в «Детском саду общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» прошел зональный семинар на тему «Применение цифровизации в билингвальной образовательной деятельности». В рамках семинара педагоги дошкольных образовательных учреждений Муслюмовского, Актанышского районов осмотрели открытые занятия, обменялись опытом. Также состоялось подведение итогов регионального конкурса на тему «Цифровой педагог-цифровые дети», состоялась церемония награждения победителей.
- "Без - Рәсәй гражданнары" темасына парламент дәресе / Парламентский урок на тему "Мы - граждане России" 15.02.2023
-
Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. / День рождения М.Джалиля
15.02.2023
2023 елның 15 февралендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 117 ел тула. Аның гуманизм һәм батырлык белән сугарылган шигырьләрендә бер буын гына тәрбияләнмәгән. Шул уңайдан, Такталачык коррекцион мәктәбендә “Муса Җәлил — безнең герой"дип исемләнгән чара узды. Укучылар шагыйрьнең биографиясен искә төшерделәр, аның әсәрләрен укыдылар һәм әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар.
15 февраля 2023 года исполняется 117 лет со дня рождения великого татарского поэта, Героя Советского Союза Мусы Джалиля. На его стихах, проникнутых гуманизмом и мужеством, было воспитано не одно поколение. В связи с этой датой в Такталачукской коррекционной школе прошло мероприятие под названием “Муса Джалиль — наш герой". Учащиеся вспомнили биографию поэта, прочитали его прозведения и нарисовали рисункки по его прозведениям.
-
Каюм Насыйриның 198 еллыгына багышланган VIII республикакүләм иҗат бәйгесе / VIII республиканский творческий конкурс, посвященный 198-летию Каюма Насыри
14.02.2023
2023 нче елның 12-14 февраль көннәрендә Яшел Үзән муниципаль районы Кече Шырдан музей - китапханәсе тарафыннан уздырылучы Каюм Насыйриның 198 еллыгына багышланган VIII республикакүләм иҗат бәйгесендә катнашып Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Зөлфия Назыйф кызы һәм тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы лауреатлар булдылар. Хөрмәтле педагогларга лауреат дипломнары тапшырылды. Котлыйбыз!
12-14 февраля 2023 года в рамках VIII Республиканского творческого конкурса, посвященного 198 - летию Каюма Насыри, проводимой музеем - библиотекой с. Малые Ширданы Зеленодольского муниципального района, учителя МБОУ “Аккузевская ООШ” Шавалиев Дилус Мирзасалихович, Ахметова Зульфия Назифовна и Зямилова Розалия Гарифяновна стали лауреатами. Педагогам были вручены дипломы. Поздравляем!
-
Педагог һәм остаз елына багышланган «Туган як, мәңге сөеклем, тагын кайдан табасың!» дип исемләнгән X республика фәнни-тикшеренү бәйгесе, проект һәм иҗади эшләре / X республиканский конкурс научно-исследовательских, проектных и творческих работ «Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!», посвящённый году педагога и наставника
14.02.2023
2023 нче елның 14 февраль көнне Яшел Үзән районы Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбендә уздырылучы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм 1-9 нчы сыйныф укучыларының «Туган як, мәңге сөеклем, тагын кайдан табасың!» дип исемләнгән X республика фәнни-тикшеренү бәйгесе, проект һәм иҗади эшләрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Ильвина лаеклы I урын, ә 9 нчы сыйныф укучысы Фәррахова Кәдрия II урынга ия булдылар. Җитәкчеләре тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы һәм география укытучысы Гарипова Розалия Данис кызы. Котлыйбыз!
14 февраля 2023 года в МБОУ «Бишнинская ООШ" Зеленодольского муниципального района состоялась X республиканский конкурс научно-исследовательских, проектных и творческих работ «Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!», посвящённый году педагога и наставника. Ученица 8 класса МБОУ “Аккузовская ООШ” Шайдуллина Ильвина заняла достойное I место, а ученица 9 класса Фаррахова Кадрия II место. Руководители учитель истории и обществознания Зямилова Розалия Гарифяновна и учитель географии Гарипова Розалия Данисовна. Поздравляем!