МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында физика фәне буенча нәтиҗәләр 30.01.2023
Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында физика фәненнән Актанышның гуманитар гимназия-интернатынын 8 сыйныф укучысы Шәймарданов Әмирхан (укытучысы Баһаветдинова Римма Гранит кызы) призёр булды! Шәймәрданов Әмирханны, укытучысын, гимназия коллективын, гимназия директоры Венера Хәмәтнасыйх кызын котлыйбыз һәм һәрвакыт уңышлар юлдаш булуын теләп калабыз!
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында Такталачук төп гомуми белем бирү мәктәбендә үткән чаралар 30.01.2023
Хәрби-патриотик айлык кысаларында “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты”нда төрле чаралар утә. 8-9 сыйныф укучылары арасында автоматны сутеп җыю буенча ярыш утте. Егетләр арасында : 1 урын - Суфиянов Рафаил (9 сыйныф),
2 урын - Исмагилов Ислам (8 сыйныф), 3 урын - Галимов Илдус. Кызлар арасында: 1 урын - Асылбаева Ангелина, 2 урын - Камалова Рузилә. Физкультура укытучысы Тазиев Х. Х.В рамках военно-патриотического месячника в Такталачукской школе-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья проводятся различные мероприятия. 30 января состоялось соревнование среди учащихся 8-9 классов по разборке автомата. По результатам выявлены самые
быстрые и точные. Среди юношей: 1 место - Суфиянов Рафаил (9 класс); 2 место - Исмагилов Ислам (8 класс) ; 3 место - Галимов Ильдус (9 класс). Среди девушек: 1 место - Асылбаева Ангелина (9 класс); 2 место - Камалова Рузиля (9 класс). -
Яңа Әлем балалар бакчасында гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы старт алды 30.01.2023
Бүген, ягъни 30 нчы гыйнвар көнне Яңа Әлем балалар бакчасында гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы башланып китте. Айлык тантаналы рәвештә Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан республикасы гимннарын тыңлау белән ачылды. Балаларга туган илебезнең нинди зур, матур икәнлеге, анда халыкларның дус, тату яшәүләре турында мәгълумат бирелде, РФ һәм ТР байраклары белән таныштырып, балаларның белемнәре ныгытылды.
Сегодня, 30 января, в Новоалимовском детском саду начался месячник гражданско-патриотического воспитания. Месячник торжественно открылся прослушиванием гимнов Российской Федерации и Республики Татарстан. Детям рассказали о том, какая большая, красивая наша родина, как дружно и мирно живут в ней народы.
-
Актаныш технология техникумы вәкилләре беләнТеләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә профориентация буенча очрашу 30.01.2023
Актаныш технология техникумы вәкилләре Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты. Балаларга һөнәрләр һәм үзенчәлекләр, тәкъдимнәр һәм кагыйдәләр, теоретик һәм практик белем һәм ял оештыру, стипендия системасы, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру турында тәфсилләп сөйләделәр. Өлкән сыйныф укучылары анкета сорауларына җавап бирделәр.
Представители Актанышского технологического техникума встретились со школьниками МБОУ «Тлякеевская ООШ».В ходе этой встречи подробно рассказали ребятам о профессиях и особенностях, предложениях и правилах поступления, организации теоретического и практического обучения и досуга студентов, о стипендиальной системе, трудоустройстве выпускников. Старшеклассники получили ответы на все свои вопросы.
-
Герой-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган "Поэт и музыка" әдәби бәйгесе нәтиҗәсе 30.01.2023
Тукай зонасына караган район укучыларының герой-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган "Поэт и музыка" әдәби бәйгесе булып узды. Актаныш районы Чуракай мәктәбе укучысы Салахова Таңсылу зур җиңүгә ирешеп, 29 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Органный залында чыгыш ясады. Ул "Татнефть" һимаячелегендә уздырылган әлеге концертта диплом, истәлек бүләкләре белән беррәттән Казан шәһәрендә үтәчәк бәйгедә катнашу хокукына ия булды. Республика финалында Таңсылуга һәм укытучысы Рамил Җәмигънур улына уңышлар теләп калабыз!
-
Гуманитар гимназия-интернатта атналык дүшәмбе линейкасы/ Еженедельная линейка понедельника в гуманитарной гимназии-интернате 30.01.2023
Атналык дүшәмбе линейкасы гуманитар гимназия-интернатта дәүләт флагларын кертүдән башланды. Гимназиянең "Ялкын" балалар оешмасы президенты – 10 сыйныф укучысы Айнур Гилаев, гадәттәгечә, линейканы гимназиянең сөрәне белән башлап җибәрде.
Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев узган атнага йомгак ясап, атна дәвамында эшләнәсе эшләргә, чараларга тукталды. Шуларның берсе, ел да көтеп алынганы – Студентлар очрашуы.
Узган атнада 5А сыйныфы кизү торды. Атна дәвамында мәктәптәге тәртипне саклады алар, үз-үзләрен тотышлары белән дә үрнәк күрсәттеләр. Кизү торуга хисапны да бик җентекле ясады алар.
Бөтенроссия фән олимпиадаларының ресрублика этабында гимназия укучылары актив катнашып, узган атнада җиңүләр күп булды. Аларны да тантаналы линейкада хөрмәтләделәр.
"Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең зона этабында җиңү шатлыгын да бергәләп уртаклаштылар.Еженедельная линейка понедельника в гуманитарной гимназии-интернате началась с внесения государственных флагов . По традиции, линейку начал президент детской организации гимназии "Ялкын" – ученик 10 класса Айнур Гилаев. Заместитель директора по воспитательной работе Ленар зуфакович Шавалеев, подводя итоги прошедшей недели, остановился на том, что нужно сделать в течение недели. Одна из них, долгожданная – встреча студентов, которая состоится 1 февраля в актовом зале гимназии.
На прошлой неделе дежурил класс 5А. В течение недели они следили за порядком в школе и своим поведением показывали пример. И отчет на дежурство они делали очень тщательно.
В республиканском этапе Всероссийских предметных олимпиад учащиеся гимназии приняли активное участие, было много побед. И их чествовали на торжественной линейке. Поделились радостью победы на зональном этапе республиканского конкурса "Секреты дружного класса".
-
Яңа Әлем мәктәбенең волонтёрлары эчшәнлеге 27.01.2023
Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит. Яхшылык - кешенең эчке тойгысы. Ул аны сүзләре, кылган гамәлләре белән тирә-яндагыларга күрсәтә ала. Кеше яхшы икән, ул башкаларга шатлык һәм бәхет кенә китерә. Андый кешеләр туганнарына гына түгел, һәр кешегә дә яхшы мөнәсәбәттә булалар. Яңа Әлем мәктәбенең волонтёрлары һәрвакыт өлкәннәргә ярдәм итәргә, яхшы гамәлләр кылырга ашыгалар.
Если хочешь видеть добро, делай добро. Доброта - внутреннее чувство человека. Он может показать ее окружающим своими словами и поступками. Когда человек хороший, он приносит другим только радость и счастье. Такие люди хорошо относятся не только к своим родственникам, но и к каждому человеку. Волонтеры Новоалимовской школы всегда спешат помочь пожилым людям, сделать добрые дела.
-
Югары Яхшый төп мәктәбендә Ленинград камалышын өзүгә 79 ел тулу уңаеннан чара 27.01.2023
27 гыйнварда Ленинград камалышын өзүгә 79 ел тула. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул. Бүген Югары Яхшый төп мәктәбе укучылары белән Бөек Ватан сугышының бер ноктасы -Ленинград блокадасы турында класс сәгате үткәрелде.
27 января в нашей стране отмечается 79-летие со дня полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады. Это День воинской славы России, который был установлен Федеральным законом от 13 марта 1995 года № 32-ФЗ «О днях воинской славы (победных днях) России». Принимая во внимание общественную значимость праздника и его патриотическую направленность, в нашей Верхнеяхшеевской основной школе с учащимися был проведен классный час "Мы не вправе не помнить об этом..."
-
Актанышның 1 нче санлы мәктәбе алдынгылар рәтендә 27.01.2023
2022 ел нәтиҗәләре буенча база мәктәпләре арасында югары күрсәткечләргә ирешеп, Актанышның 1 нче санлы мәктәбе 2 урын яулады. Актаныш районының 2022 ел нәтиҗәләре буенча узган "Алдынгылар слеты"нда Актаныш район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов Актанышның 1 нче санлы мәктәп директоры Резеда Тимергази кызы Маликовага җиңүче дипломын тапшырды. "Вөҗданлы нәтиҗәле эш һәм районның социаль-икътисадый тормышында актив катнашуы өчен" тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Равил Фагитҗан улы Хазиев, шулай ук, Мактау грамотасына лаек булды. 9Т сыйныфы укучысы Анваров Муса район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
По итогам 2022 года АСОШ №1 заняла 2 место среди базовых школ. По итогам 2022 года Актанышского района глава района Ленар Рафакович Зарипов вручил диплом победителя директору школы Резеде Тимергазиевне Маликовой. Учитель ОБЖ Хазиев Равиль Фагитзянович также был награжден Почетной грамотой района «За добросовестный, плодотворный труд и активное участие в социально-экономической жизни района». Ученик 9Т класса Анваров Муса награжден благодарственным письмом Главы района.
-
Профсоюз оешмалары советы арасында социаль җайга салу буенча килешү төзү 27.01.2023
27 нче гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты, «Мәгариф идарәсе» МКУ һәм Гомумроссия мәгариф профсоюзының Актаныш территориаль оешмасы профсоюз оешмалары советы арасында социаль җайга салу буенча килешү имзаланды.
Подписано соглашение о социальном регулировании между исполнительным комитетом Актанышского муниципального района, МКУ «Управление образования» и Советом профсоюзных организаций Актанышской территориальной организации Общероссийского Профсоюза образования.