МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән очрашу / Встреча с сотрудником МЧС 08.04.2023
2023 елның 8 апрелендә Яр Чаллы янгынга каршы отрядының Татар Суксы авылын саклау буенча ОП командиры Р.Р. Басыйров Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре балаларга мәктәптә, өйдә һәм табигатьтә истә тотарга һәм үтәргә кирәк булган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде. Балаларга янгынның төп сәбәпләре, авария-коткару хезмәтләрен ничек дөрес чакырырга, янгын вакытында һәм янган бинадан эвакуацияләнгәндә ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук 17 апрельдән 10 майга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелүе турында хәбәр итте. Бу вакытта учак ягу һәм чүп яндыру тыела. Кар эреп бетте, ләкин яңгырлар әле булмады. Җир тиз кибә, ә тирә-якта коры үлән, сабаклар, яфраклар. Янгыннардан саклану өчен һәркемгә бик сак булырга кирәк. Махсус режим вакытында чүп яндыру өчен гражданнарга 5000-15000, вазифаи затларга 20-30 мең штраф! Әңгәмә тәмамлангач, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре язгы-җәйге янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәләр тапшырды.
8 апреля 2023 года командир ОП по охране села Татарские Суксы Набережночелнинского отряда противопожарной службы Басыйров Р.Р. провел профилактическую беседу с учащимися МБОУ "Татарско-Суксинская СОШ". Сотрудник МЧС рассказал детям о простых правилах пожарной безопасности, которые необходимо помнить и выполнять в школе, дома и на природе. Рассказали детям об основных причинах возгорания пожаров, как правильно вызвать аварийно-спасательные службы, как действовать при пожаре и эвакуации из горящего здания. Так же сообщил что с 17 апреля по 10 мая введен особый противопожарный режим. В это время запрещено разжигать костры и сжигать мусор. Снег растаял, но дождей еще не было. Земли быстро пересыхают, а вокруг много сухой травы, стеблей, листьев, древесной гнили и т. д. Во избежание пожаров всем нужно быть предельно осторожными. Штраф за сжигание мусора при особом режиме для граждан составляет 5000-15000 рублей, для должностных лиц-20-30 тысяч рублей! По завершению беседы Сотрудник МЧС раздал ученикам памятки о мерях пожарной безопсности на весенне-летний пожароопасный период.
-
Тоталь диктант / Тотальный диктант 08.04.2023
8 апрель көнне Байсар мәктәбендә Тоталь диктант - 2023 узды. Тоталь диктант Бөтендөнья мәгърифәтчелек акциясе, аның максаты рус теле һәм мәдәнияте белән кызыксынуны арттырудан гыйбарәт. Югары сыйныф укучылары һәм педагоглар бүген үзләренең грамоталылыгын тикшерделәр. Акция русча яза һәм сөйләшергә теләгән яки белгән һәркемне берләштерү өчен гамәлгә ашырыла. Бу русча грамоталы язарга теләгән, белгән һәм яраткан кешеләр өчен грамоталылык бәйрәме.
8 апреля в Байсаровской школе прошёл Тотальный диктант - 2023. Тотальный диктант – Всемирная просветительская акция, цель которой состоит в повышении интереса к русскому языку и культуре. Старшеклассники и педагоги сегодня проверили свою грамотность. Акция реализуется для того, чтобы объединить всех, кто умеет или хочет писать и говорить по-русски. Это праздник грамотности для тех, кто хочет, умеет и любит писать по-русски грамотно.
-
Всемирный день здоровья/ Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2023
Балаларны сәламәт, көчле, шат күңелле итеп үстерүһәр балалар бакчасының бурычы. 7 апрель-сәламәтлек көне! “Тылсым” балалар бакчасында да флешмоб уздырылды, анда тәрбиячеләр һәм балалар катнашты. Хәрәкәттә булу-сәламәтлекне ныгыту дигән сүз. Бу көнне үткәрелгән чаралар балаларның шәхесен комплекслы үстерү кирәклеген тагын бер кат ассызыклый, балаларга үз сәламәтлекләрен саклау кирәклеге турында искәртә.
Растить детей здоровыми, сильными, жизнерадостными — задача каждого дошкольного учреждения. 7 апреля - официальный праздник, посвященный дню здоровья! И в детском саду “Тылсым” прошел спортивный флешмоб, в котором участвовали воспитатели и воспитанники. Быть в движении — значит укреплять здоровье. Мероприятия, проводимые в этот день еще раз подчеркивают необходимость в комплексном развитии детской личности, служат напоминанием юным воспитанникам о необходимости беречь и поддерживать свое здоровье.
-
«Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» / «Мы выбираем энергоэффективность» 07.04.2023
5-7 апрель көннәрендә «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Энергетика һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы – ТЭФ уздырылды. 7 апрель көнне әлеге форумда «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» («Мы выбираем энергоэффективность») республика яшьләр инициативалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында, конкурсның җиңүчесе - Яңа Әлем мәктәбе базасындагы “Үсеш ноктасы” үзәгендә шөгыльләнүче 9 нчы сыйныф укучысы Биляков Илнар диплом һәм планшет белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе Илназ Илшат улы Шәрипов.
С 5 по 7 апреля в Международном выставочном центре "Kazan Expo" состоялся Татарстанский международный форум по энергетике и энергоэффективности – ТЭФ. 7 апреля на этом форуме в торжественной церемонии награждения победителей республиканского конкурса молодежных инициатив «Мы выбираем энергоэффективность» награждался дипломом и планшетом ученик 9 класса Новоалимовской школы Биляков Ильнар. Научный руководитель Ильназ Ильшатович Шарипов.
-
“Бабайда кунакта” ял паркына сәяхәт/Экскурсия в парк отдыха “Бабайда кунакта” 07.04.2023
5 нче апрель көнне Иске Кормаш мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Фазлыева Ләйсән Мирфаяз кызы һәм әти-әниләре белән Әнәк авылына сәяхәткә бардылар. Алар "Бабайда кунакта" ял паркында, ә соңыннан Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган йортында урнашкан музейда кунакта булдылар. Музей җитәкчесе Гыйбадуллина Г.Ф. бик матур һәм эчтәлекле итеп музей белән таныштырды. Әти-әниләргә һәм балаларга сәяхәт бик ошады. Барысы да бик тәэсирләнеп кайттылар.
5 апреля учащиеся 6 класса Старокурмашевской ООШ вместе с классным руководителем Фазлыевой Лейсан Мирфаязовной и родителями отправились на экскурсию в деревню Аняково. Они побывали в парке отдыха "Бабайда кунакта", а затем в музее, расположенном в родном доме Первого Президента Республики Татарстан Минтимера Шариповича Шаймиева. Руководитель музея Гибадуллина Г. Ф. очень красиво и содержательно ознакомила с музеем. Родителям и детям поездка очень понравилась. Все были очень впечатлены.
-
Мәктәп тарихы”/ «История школы» 06.04.2023
“Укытучылар һәм остазлар” елы уңаеннанУразай мәктәбе дә “Мәктәп тарихы” акциясенә кушылды. Мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музеенда мәктәп тарихы бүлеге бар, биредә мәктәбебез тарихы турында бай мәгълүмәт тупланган.
К акции “История школы“, посвященной Году учителя и наставника, присоединилась и МБОУ "Уразаевская ООШ". В школьном краеведческом музее есть отдел истории школы, где собрана богатая информация об истории школы.
-
Туфан Миңнуллин исемендәге X республика конференциясе / X республиканская конференция имени Туфана Миннуллина 06.04.2023
Башкалабыз Казан шәһәренең Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге X республика конференциясе узды. Чарада Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының бүлек мөдире Васил Заһит улы Гарифуллин, ТР рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләларе буенча комиссиянең баш белгече, филология фәннәре кандидаты, доцент Галиуллина Гөлназ Фоат кызы һәм башка мөхтәрәм шәхесләр катнаштылар һәм укытучы, укучыларның эшләренә бәя бирделәр. Конференциядә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы Ләйлә Нуриева уңышлы чыгыш ясап, призер Дипломына һәм 10 нчы класс укучысы Исламова Алинә Дипломга ия булдылар. Җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева. Котлыйбыз!!!
В гимназии № 12 имени Ф. Г. Аитовой г. Казани прошла X республиканская конференция имени народного писателя, выдающегося драматурга, общественного деятеля Туфана Миннуллина, организованная Министерством образования и науки Республики Татарстан и Управлением образования Исполнительного комитета г. Казани. В мероприятии приняли участие заведующий отделом Института социально-философских наук и массовых коммуникаций Казанского федерального университета Василь Загитович Гарифуллин, главный специалист комиссии при председателе РТ по вопросам сохранения и развития татарского языка, кандидат филологических наук, доцент Галиуллина Гульназ фоатовна и другие почетные лица. На конференции ученица 8 класса Поисевской средней общеобразовательной школы Лейла Нуриева за успешное выступление получила диплом призера и ученица 10 класса Исламова Алина-диплом. Руководитель: учитель татарского языка и литературы Муллагалиева Гульназ Кашафовна. Поздравляем!!!
-
«Планета Талантов» / «Талантлар планетасы» 06.04.2023
«Талантлар планетасы» проекты кысаларында Чаллы шәһәрендә оештырылган Халыкара конкурс-фестивальдә Балалар иҗат үзәгенең «Дилә» хореография студиясендә шөгыльләнүче балалар 3 төрле номинациядә чыгыш ясап, җиңүләргә ирештеләр.Ансамбльнең җитәкчеләре -Госманов Булат Юнер улы, Госманова Диләрә Раиф кызы.Иҗади уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын! Әфәрин!
Воспитанники танцевальной студии "Дилә" стали победителями в трех номинациях международного фестиваля-конкурса Фонда поддержки и развития детского творчества «Планета Талантов». Руководители студии-Гусманов Б.Ю, Гусманова Д.Р. Желаем дальнейших творческих успехов! Молодцы!
-
«Мәктәптә туклану атналыгы» / «Неделя школьного питания»
06.04.2023
3-8 апрель көннәрендә Татар Суыксу урта мәктәбендә «Мәктәптә туклану атналыгы» бара. Атна дәвамында укучыларга сәламәт туклану күнекмәләрен формалаштыру буенча төрле чаралар үткәрелә. 1-4 сыйныф укучылары «Сәламәт туклану» темасында рәсем конкурсында катнаштылар, 5-9 сыйныфлар «сәламәтлек тәлинкәсе» дигән стенгазетаны бизәделәр. 10-11 сыйныфлар «мәктәптә тукланудан канәгатьлек» темасына 1-9 сыйныфлар өчен аноним анкеталар үткәрделәр. Шулай ук укучылар өчен сәламәт яшәү рәвеше һәм сәламәт туклану турында сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
С 3 по 8 апреля в МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ» проходит «Неделя школьного питания». В течение недели проводятся различные мероприятия по формированию навыков здорового питания у школьников. Обучающиеся 1-4 классов приняли участие в конкурсе рисунков «Здоровое питание», 5-9 классы оформили стенгазету «Тарелка здоровья». 10-11 классы провели анонимное анкетирование для 1-9 классов на тему «Удовлетворённость школьным питанием». Также для учащихся проведены классные часы о здоровом образе жизни и здоровом питании.
-
Мөдирләрнең район методик берләшмәсе утырышы / Заседание районного методического объединения заведующих 06.04.2023
6 апрельдә Актаныш авылының 5нче балалар бакчасында мөдирләрнең район методик берләшмәсе утырышы узды. Мөдирләргә күрсәтелде: зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә курчак театры «Кызыл Калфакның яңа маҗаралы» һәм күңел ачу «Юлда булсаң, уяу бул!!» ;рус телен уртанчылар төркемендә «Уйный-уйный, өйрәнәбез һәм кабатлыйбыз».
6 апреля в МДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш» прошло заседание районного методического объединения заведующих. Заведующим были показаны: в старшей-подготовительной к школе группе кукольный театр «Новые приключения Красной Шапочки» и развлечение «Будь начеку, если ты в пути!», русский язык в средней группе «Играя, учимся и повторяем».