Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Әкияти Яңа ел маҗарасы!
Опубликовано: 27.12.2025Әкияти Яңа ел маҗарасы!
Кичә, 25нче декабрь, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Китапханә хезмәткәрләре Актаныш гуманитар гимназия-интернатының 5А сыйныф укучылары(сыйныф җитәкчеләре Гыймранова Сания Мөдәрис кызы) өчен якынлашып килүче Яңа елга багышланган әкияти чара оештырдылар.
Иң элек, балалар китапханә хезмәткәрләре әзерләгән вакытлы күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә әкият геройлары һәм Кыш бабай турында китаплар, бәйрәмнәр энциклопедиясе, шулай ук кул эшләре буенча китаплар тәкъдим ителде.
Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызы чакырылган иде, алар балаларга шатлык һәм күңел күтәренкелеге бүләк иттеләр.
Кар кызы төсле кәгазьдән чыршы уенчыклары ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрде. Балалар рәхәтләнеп чыршы уенчыгын үз куллары белән ясадылар. Чараның иң истә калырлык мизгелләренең берсе – мастер-класс барышында Яңа ел җырын бергәләп башкару булды. Балаларның дустанә тавышлары бүлмәдә яңгырады һәм бәйрәм атмосферасын тагын да көчәйтте.
К списку новостей















