Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 453 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
"Укучы һәм остаз"
Опубликовано: 29.09.2026"Укучы һәм остаз" проекты кысаларында, гимназиябезнең "Журналистика" түгәрәгенә йөрүче 7Б сыйныф укучылары Актаныш радиосында осталык дәресендә булдылар.
Актаныш радиосы журналисты Фәния Шамил кызы Рәшитова, гимназиябезнең "Актаныш-Адымнар" медиаүзәге җитәкчесе журналист, өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Мәхмүт кызы Тимерова белән бергәләп, "1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне"нә багышланган радиотапшыру эшләделәр алар. Укучылар, иң элек, дәү әни һәм дәү әтиләреннән аларның балачаклары, мәктәп еллары турында интервью алганнар иде. Бүген радиода булып, тапшыруны эфирга әзерләделәр. Турыдан-туры эфир үткәреп карадылар, туры элемтәдә эшләү кагыйдәләре белән таныштылар.
Гимназиябезнең 7Б сыйныфы укучылары белән бергәләп эшләгән радиотапшыру 1 октябрь көнне иртәнге 7 сәгатьтә эфирга чыгачак.
К списку новостей
















