Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
“Юл кагыйдәләре – безнең дусларыбыз” 01.08.2017

Кечкенә бала һәркөнне тормышына янаган куркыныч күренешләр белән очраша. Мондый очракларда бала тиешле чишелеш таба алмыйча югалып калырга мөмкин.Шушы максаттан чыгып без балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә төрле алымнар һәм методлар кулланабыз. Мәсәлән: әңгәмәләр, күзәтү, экскурсия, шигырьләр, җырлар өйрәнү, матур әдәбият, өстәл уеннары, төрле сюжетлы уеннар, шөгыль, КВН, кичәләр. Әлбәттә, бу өлкәдә тәрбия һәм белем бирү эшләре бергә үрелеп барыла. Балалар белән эш эзлекле рәвештә, план буенча үткәрелә.Мингазова һәм Ибрагимова буген төркем балалары белән юлдагы машиналарны күзәтте
-
"Бүләк" урманына кунакка 31.07.2017

1 кечкенәләр төркеме балалары жәйнең матур көнендә, мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Бүләк" урманына экскурсиягә барды."Бүләк" урманы безне роллерда йөрүче апалар һәм абыйлар белән каршы алды. Без бу спорт төре белән якыннан танышу өчен 2 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Ришат Петрович белән әңгәмә кордык.Бу спорт төренең килеп чыгышын сөйләде, киңәшләре бирде, киемнәре белән таныштырды.. Безгә бу сәяхәт бик ошады.
-
Бакчадагы көннәребезне ямьле һәм файдалы үткәрәбез! 26.07.2017

Кояш чыккач, нурга чумгач
Урам, кырлар, яланнар,
Сөенеп бакчага киләбез:
Без бәхетле балалар. -
Әкәм- төкәм күзәттек 25.07.2017

Балаларның табигать белән кызыксынучанлык, аңа сак караш тәрбияләү, максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бүген әкәм- төкәм күзәттек. Алар әкәм- төкәмне үз куллары белән ашаттылар (алма, кәбестә), яфрак өстенә куеп карадылар, яфрак өтендә әкәм- төкәм үзен үз өендә кебек хис итеп, иркен хәрәркәт итә. Әйләнә – тирә мохит белән бәйләнешләрен арттырып, балаларның игьтибарын, хәтерен, иң гади танып белү алымнары эшчәнлекләре үсә.
-
Бакчабыз уңышлары 24.07.2017

Хезмәткә тәрбия кечкенәдән үк башлана.1 кечкенәләр төркеме балалары белән тәжрибә участогында фасольләрнең чүбен утадык, су сиптек, үсентеләрнең үсешен балалар белән көндә кызыксынып карыйбыз.
-
Иң яраткан уенчыгыбыз-лего 21.07.2017

Кечкеләр төркемендә балалар легоны бик яратып уйныйлар.
-
Әкиятләр сэхнэләштердек 18.07.2017

Балалар белән бик күп әкиятләр карадык, аларның эчтәлеген искә төшердек, үзебезгә ошаган әкиятләрне сәхнәләштердек. Әкиятләр балаларны кыю, батыр булырга, зурларның сүзләрен тыңларга, хезмәтне яратырга, кеше әйберен рөхсәтсез алмаска, дус һәм тату яшәргә өйрәтә.
-
Паркка сәяхәт 17.07.2017

Елның иң матур фасылы. Тирә-юньдә чәчәкләр хуш исе. Ничек бүлмәләрдә түзеп ятмак кирәк! Без 1 нче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Ибраһимова Альбина Рашитовна белән якындагы паркка сәяхәт кылдык. Агачларның нинди генә юк! Үсемлекләрнең шифасы турында да сөйләштек. Сәяхәтебез әнә шулай күңелле һәм файдалы узды.
-
Төкле аягың белән, нәниләр 14.07.2017

"Ромашка" балалар бакчасына кечкенәләр төркеменә балаларны кабул итә башладык
-
"Татарча әкиятләр көне" 11.07.2017

Закирҗанова Л.Р.:
Әкиятләр тыңлап, сөйләп,
Телләребез ачыла!
"Су анасы", "Шүрәлеләр"-
Безнең дуслар барсы да!
Туган телдә әкиятләр карадык! Әкияләр безне бары тик яхшылыкка һәм матур гадәтләргә генә өйрәтә!










