Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Әкият иленә сәяхәт 06.06.2018

«Ромашка» балалар бакчасында «Әкиятләр иленә сәяхәт» дип аталган викторина булып үтте. Бу чарада 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар актив катнашты. Балаларның никадәр әкият белүе, нинди әкиятләрдән өзек караулары, сорау- жавап кебек сынауларда бик актив булдылар, һәр бирем яшь үзенчәлегенә туры килде, чарадан балалар бик канәгать калдылар.
-
1 июнь - халыкара балалар яклау коне 01.06.2018

Җәйнең беренче көне – халыкара балаларны яклау көне. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәмдә һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп,балаларны яклау көне уңаеннан, балалар өчен районыбыз мәдәният йортында “Юл йөрү кагыйдәләре” дигән темага театр карадык. Без анда үзебезгә бик күп яңалык алып чыктык.
-
Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар 29.05.2018

Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Буген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.
Бу балалар әле кайчан гына кечкенә, сабый иделәр. Ә бүген инде алар мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттеләр. Безнен алар белән шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек тә, еладык та, бергә уйнадык та, шаярдык та.
Күңелле дә, ямансу да,
Сере нәрсәдә моның?
“Ромашка” бала очыра,
Истәлекле көн бүген.
-
Йомгаклау шөгыльләре.. 24.05.2018

Һәр ел саен май аенда балаларның ел буена алган белем күнекмәләрен күрсәтү, тәрбияче эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан 20-24 нче майларда бакчада коллектив күзәтүләр - йомгаклау шөгыльләре үткәрелде. Белем бирү стандарты юнәлешләре:
- Социаль – аралашу үсеше
- Танып – белү үсеше
- Сөйләм үсеше
- Эстетик – сәнгать үсеше
- Физик үсеш
буенча белемнәрен барладылар.
-
“Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт” 23.05.2018

23 май көнне, икенче кечкенәләр төркеменең ел буе эшләнгән эшкә нәтижә ясап, йомгаклау белем бирү эшчәнлеге оештырылды. Бу чарага ата-аналар чакырылган иде. Ачык ишекләр көне әти-әниләребезгә бик ошады. Киләчәктә яңа үрләр, эшләрендә зур уңышлар теләп калдылар.
-
"Ачык ишекләр көне" мәктәпкә әзерлек төркеме 15.05.2018

15 май көнне, мәктәпкә әзерлек төркеменең ел буе эшләнгән эшкә нәтижә ясап, йомгаклау белем бирү эшчәнлекләре оештырылды. Бу чарага ата-аналар, район мәктәпләреннән укытучылар, район мәгариф хезмәткәрләре чакырулы иде.Шөгыль югары категорияле тәрбияче Мингазова Г.А. тарафыннан интегральләшкән (математика, танып белү, сөйләм үсеше, грамотага өйрәтү) эшчәнлеге белән башланып китте, шөгыльнең икенче өлешен 1 категорияле рус теле тәрбияче Ибрагимова А.Р. "портфель теремок" инсценировкасы белән дәвам итте,күңелле чарабыз инглиз теле укытучысы Гөлүсә Тагировнаның инглиз телендә"Теремок" әкияте белән төгәлләнде. Педагог- психолог Ибрагимова А.Р. балаларның мәктәпкә әзерлекләрен тикшереп, әти-әниләр белән берлектә тест уздырды. Ачык ишекләр көне әти-әниләребезгә, килгән кунакларга бик ошады. Киләчәктә яңа үрләр, эшләрендә зур уңышлар теләп калдылар.
-
Логопунктка йөрүче балалар белән ата-аналарга ачык шөгыль 11.05.2018

11 нче май көнне Ромашка балалар бакчасында логопунктка йөрүче балалар белән ата-аналар өчен ачык шөгыль үтте. Шөгыль артикуляция өчен гомуми күнегү эшләү белән башланып китте. Шулай ук кинезеологик күнегүләр, фонематик ишетүгә: "Авазны тот!", "Кайсы артык", "Мине төзәт" уены уйналды. Шөгыль барышында физминутка ясадык. Йомгаклау итеп картина буенча сөйләм телләрен үстерү өстендә эшләдек. Бу шөгыльдә ел буена өйрәнелгән белемнәрне ныгыттык. Балалар бик актив булдылар. Ата-аналар бик кәнагәть калдылар.
-
Алар безнең күңелләрдә мәңге сакланыр 07.05.2018

Сугыш – нинди ачы сүз. Тыныч тормышта 73 ел яшибез, Аллага шөкер дип әйтәбез, башка беркайчан да кабатланмасын, бары тик киноларда, китапларда гына калсын ул. Әмма сугышка киткән, кире кайтмаган ир-егетләребезне, туганнарыбызны, авылдашларыбызны онытырга беребезнең дә хакы юк.
Шул уңайдан без узебезнең балаларыбызның дәү бабаларының, дәү әбиләренең фотоларын алып килдереп аларның батырлыклары турында сөйләштек.Һәрбер –бер әби -бабайның үз язмышы. Алар безнең киләчәгебез өчен көрәшкәннәр.Без аларны хөрмәт итергә һәм аларның батырлыкларын буынга буынга тапшырырга тиешбез.
Без – балалар, киләчәкне төзүчеләр.Киләчәк безнең кулда.Ә киләчәк бүгеннән башлана.Сугышлар китереп чыгармабыз, барлык бәхәсләрне тыныч юл белән чишәрбез.Дөньядагы илләр арасында дуслык урнаштырырбыз.
-
Җиңү паркына экскурсия. 04.05.2018

Җиңү паркына экскурсия.
-
Тукай- милләтебезнең йөзек кашы 26.04.2018

Әдәбиятыбыз тарихында бай мирас калдырган Г. Тукайның татар балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге дә гаҗәеп дәрәҗәдә күпкырлы, әһәмиятле. Ул- әлеге тарихта зур хезмәтләр калдырган шәхес: талантлы балалар язучысы, тәрҗемәче, мөгаллим, мәктәп дәреслек - хрестоматия авторы, фольклорчы, тәнкыйтьче, сатира һәм юмор остасы, журналист.
Габдулла Тукай - балалар әдәбиятының гаять дәрәҗәдә ярлы булуын күреп, аңа "хәл дәрәҗәсендә" ярдәм итү, баету, хезмәтләре һәм әдәби әсәрләре аша дөрес тәрбия бирү омтылышы белән әлеге өлкәгә килгән шәхес. Балалар әдәбиятында ул, әлбәттә, иң элек шагыйрь буларак кадерле. Аның балалар өчен язган шигырьләре фикергә, образларга һәм хисләргә бай, кичерешләргә тирән. Шагыйрьнең зур күпчелек иҗаты халык поэзиясе белән сугарылган.
26 апрель көнне, Тукай туган кон. Шул исәптән Актаныш районы мәдәният йортында шигырь бәйрәме уздырылды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары зур әзерлек белән шул кичәдә катнашры. Габдулла Тукай үзенең әсәрләрендә балаларны эш сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга өндәгән. Без дә татар булуыбыз белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүебез белән горурланабыз.
Һәр апрель аен - Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең - мәңгелек! Синең алдыңда баш иябез, бөек Тукай!









