Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Кошларыбызга, дускайларыбызга ярдәмгә!! 05.03.2018

Лотфуллина Л.Г.: Урамда салкын кыш. Бөтен тирә-як кар белән капланган. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Бик суык көннәрдә күп кенә кошлар ачлыктан үләләр.
Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып , адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр. Кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра” – дигән әңгәмәләр үткәрәбез, һәм өйдән балалар алып клгән җимнәрне салабыз. -
Минем исемем бар!! 02.03.2018

Лотфуллина Л.Г.:Балаларның үз исемен, әти-әнисенең, иптәшләренең исемнәрен хәтердә калдырырга, эндәшкәндә ачык, аңлаешлы итеп исеме белән эндәшергә өйрәтү. Һәр кешенең үзенә генә хас исеме булуын аңлату. Бер-беренә кушамат белән эндәшү начар гадәт булуына төшендерү, бер-беренә карата ягымлылык хисләре тәрбияләү.
-
Түгәрәктәге уеннар 01.03.2018

Лотфуллина Л.Г.: Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Уеннарда музыка, җыр, такмак халиткеч роль уйный. Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәлләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләр белән бизәлә.
-
"Мин һәм кызыл китап" бәйгеседә 28.02.2018

Лотфуллина Л.Г. : Балаларда экологик белемне һәм мәгарифне популярлаштыру, ә шулай ук Татарстан Республикасының табигый мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максаты белән, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2018 елның 11 гыйнварыннан алып 28 февраленә кадәр, Республика күләмендә “ Мин һәм Кызыл китап” исемендәге балаларның иҗади кул хезмәте бәйгесен уздыра. Безнең төркем балалары да кул эшләре белән катнаштылар.
-
"Моң кайтавазы" шигырь конкурсы. 26.02.2018

Эльвира Ибрагимова ( Мутавалова ) ның якты истәлегенә багышланган " Моң кайтавазы " нәфис сүз бәйгесендә безнең балаларыбызда уңышлы чыгыш ясадылар.Аларга киләчәктәдә уңышлар телибез.
-
"Ягез әле,егетләр!" 22.02.2018

Гайнуллина Г.Р.
Балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме малайлары белән "Ягез әле, егетләр!" конкурсы булып узды. "Моряклар" һәм "Летчиклар" командалары көч сынашты. Кызларыбыз да читтә калмады, үзләренең матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
-
"Кышкы уеннар" 21.02.2018

Гайнуллина Г.Р.
Балалар кыш көне саф һавада уйнарга бик яраталар.Саф һаваның сәламәтлеккә файдасын да истә тотып без 21 нче февраль көнне уртанчылар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кышкы уеннар оештырдык. Балалар янына чыккан Кыш бабай белән Убырлы уеннарны тагын да җанландырып җибәрделәр, балаларның кәефләре тагын да күтәрелде!
-
Зурлар төркемендә яраткан әтиләребез кунакта! 20.02.2018

Гибадуллина Р.М.
20 нче февраль көнне бакчабызда "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсенә әтиләребезне чакырдык.Балаларыбыз әтиләрен котлап үзләренең концерт номерларын бүләк иттеләр.Әтиләр дә балалар алдында сынатмадылар, уеннарда теләп катнаштылар. Бәйрәмебез бик күңелле үтте!
-
"Йолдызлык-2018" 16.02.2018

Гайнуллина Г.Р.
16 нчы февраль көнне район мәдәният йортында "Йолдызлык-2018" конкурсы булып узды. "Ромашка" бакчасы балалары үзләрен сынатмадылар, беренчелекне яуладылар. Аларны котлыйбыз, тәрбиячеләренә дә иҗади уңышлар, яңа үрләр телибез.
-
юлдада акыл кирәк 15.02.2018

Мингазова Г.
Көн саен, телибезме без моны юкмы, без барыбыз да мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Юл-транспорт халәкәтләренең күбесе җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен каты бозуы белән бәйле. Авариядә гаепле булган җәяүлеләр генә түгел, юл хәрәкәтендә башка катнашучылар да азаплана.









