Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Антитеррор буенча очрашу 09.11.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек торкеме балалары Актаныш МКУ “Мәгариф идарәсе” баш белгече Амиров Камил Хәмит улы һәм район хакимият башлыгының антитеррор сораулары буенча ярдәмчесе Амиров Илгиз Галимҗан улы белән очраштылар. Очрашуда балалар белән терроризм турында әңгәмә оештырылды, практик аңлату эшләре алып барылды. Балаларның җавапларыннан, алар торле ситуацияләрдә югалып калмыйча, килеп туган проблемаларны дөрес чишә алулары күренде.
-
Район тәрбиячеләре бездә кунакта. 07.11.2017

Закирҗанова Л.Р.:
Бакчабызда район тәрбиячеләренң чираттагы утырышы булып узды. Тәрбиячеләребез тарафыннан үстерешле лего конструкторларын кулланып интегральләштерелгән шөгыльләр, мастер класс күрсәтелде, доклад укылды, буклетлар таратылды. Бик теләп тәҗрибә уртаклаштык!
-
Китапханәдә кунакта 03.11.2017

3 ноябрь көнне Актаныш район китапханәсендә яңа китапларга күргәзмә оештырылып күрсәтелде һәм һәрбер тәрбиячегә уку картасы таратылды.
-
Эх нинди көз. 02.11.2017

Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, узенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Каеннар иң беренче булып яфракларын коя башлыйлар, ә инде аннан соң калган агачлар да, киемнәрен алыштыралар.
-
Үстерешле лего куллану. 01.11.2017

Закирҗанова Л.Р.:
LEGO конструкторлар күп функцияле, төрле формаларга китерә ала торган белем бирү материалы булу сәбәпле безнең балаларның яраткан уенчыкларының берсенә әйләнде.
Безнең балалар бакчасына кайтартылган LEGO материалларын эффектно файдаланырга тырышабыз. Педагоглар һәрдаим леголар белән дидактик һәм интерактив уеннар уйлап, шөгыльләрдә актив файдаланалар.
-
Бергә бик күңелле. 27.10.2017

Көзге табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү. Балаларда чиста, пөхтә эшләү теләге тәрбияләү.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 23.10.2017

КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды оештырган “Белем җәүһәрләре” VIII Бөтендөнья итернет проектлар бәйгесендә уңышлы катнашкан өчен Ибрагимова Альбина Рәшит кызы оештыручылар тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без аны ихластан котлыйбыз, яңа үрләрә ирешуен телибез!
-
Алтын көз! 20.10.2017

Сабирова Р.Р.
Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Көз − иң матуры. Нинди генә төсләр юк табигатьтә! Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Балалар белән без дә бу матурлыкка хозурланырга участокка чыктык. Участокны җыештырдык, төрле уеннар уйнадык, яфраклар җыйдык. Саф һавада вакыт бик күңелле үтә!
-
Безнең егетләр!!! 17.10.2017

Закирҗанова Л.Р.:
Уртанчылар төркеме малайлары да, кызлардан калышмыйлар! Көзге уңышны бик теләп җыярга булыштылар! Чөгендерне чистартып, чиләкләргә тутырып тәрбияче белән берлектә ашханә хезмәткәрләренә тапшырдык! Эшләп ашагач, ашлар да тәмле була!!!
-
КӨЗНЕ ясыйбыз 10.10.2017

Лотфуллина Л.Г: Балаларны көз һәм аңа хас билгеләр турындагы белемнәрен киңәйтү. Балаларны бармак бөгеп рәсем ясарга өйрәтү. Кызыл, сары төсләрне ныгыту. Пөхтәлек һәм көзге табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү.










