Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар. Бөтен җирдә хуш ис, чәчәкләр исе, бал исе. Матурлык. Бер ел фасылы белән дә тиңләштереп булмый торган матурлык. Җир – гаҗәеп матур келәм. Аның бизәкләре – чәчәкләр. Ниндиләре генә юк аларның.
Уртанчылар төркеме балалары бүгенге көндә петунья чәчәкләре белән танышуларын дәвам иттеләр. Табигатькә карата сак караш тәрбияләргә өйрәнделәр!




















