Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Полиция хезмәткәре һәм табиб һәнәр ияләре белән таныштык!! 28.11.2017

Лотфуллина Л.Г
1) балаларга табиб, полиция хезмәткәре һөнәрләре турында мәгълүмат бирү; грамматик яктан җөмләләрне аңларга һәм аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү;
2) игътибарны, хәтерне, күзәтүчәнлекне, кабул итү сәләтен үстерү;
3) һөнәрләргә карата кызыксыну тәрбияләү.
-
Бүлмәбезнең бизәкләре. 27.11.2017

Бик борынгы заманнардан бирле хәзерге вакытларга кадәр бүлмә гөлләре безнең тормышыбызда зур урын алып тора. Алар безне шатландыралар, үз-үзебезгә ышанычны арттыралар, ямьле язны, җылы, күңелле җәйне, алтын көзне хәтерләтеп үзләренең искиткеч төсләре белән иркәлиләр. Матур гөлләр белән бизәлгән бүлмәдән дә ямьлерәк нәрсә булырга мөмкин!? Тышта зәмһәрир суык, буран, тәрәзәләр төрле кар бизәкләре белән бизәлгәндә бүлмә гөлләре бигрәк тә матур була.Аларның матурлыгы безнең күңелебезгә матур музыка булып ята, яшәргә көч бирә дип ышанып әйтә алабыз.
-
“Әнием-син якты кояшым” 23.11.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм тәрбиячеләр Гөләндәм Әхмәтсафа кызы, Альбина Рәшит кызы әниләргә "Әнием- син якты кояшым" дигән исем астында бәйрәм үткәрделәр.
Максат:Балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән бакча арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
-
"Әнием-күз нурым!" 22.11.2017

Закирҗанова Л.Р.:
"Әниләр көне" якынлашу уңаеннан уртанчылар төркеме балалары әниләргә бәйрәм иртәсе тәкъдим итте. Рәхәтләнеп күңел ачып, әниләре белән бергә уйнап, ярышлар оештырып, җырлар тырлап, шигырьләр сөйләп, биеп уздырдык әлеге бәйрәмне. Әниләр балаларының уңышларына сөенеп, зур рәхмәт белдереп кичәне йомгакладылар.
-
Бала хокукларын яклау көне. 20.11.2017

Закирҗанова Л.Р.:
20 ноябрь- бала хокуларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Уртанчылар төркеме ата-аналарына тәрбияче информацион буклетлар таратты. Ата-аналар Татарстан Республикасында 18 яше тулмаган бала нинди хокукларга ия булуы турында мәгълүмат тупладылар.
-
Куяннарга кунакка 19.11.2017

Лотфуллина Л.Г
Каен, чыршы, ылыс белән таныштыру
Табигатьтә үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләре белән таныштыру (белмәгән хайваннарга якын килмәү, аларны сыйпамау, котыртмау; үсемлекләрне өзмәү һәм аларны авызга капмау
сүзлекне баету, тәрбияченең сорауларына җавап бирү, мөстәкыйльлелек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү. Балаларда яшьтәшләре даирәсендә үз-үзләрен тоту тәҗрибәсе формалаштыру, агач өлешләрен, исемнәрен дөрес атый һәм легодан агач төзергә өйрәнү буенча ачык шөгыль күрсәттек
-
Саубулыгыз, кошкайлар!" 17.11.2017
Закирҗанова Л.Р.:Кошлар табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәле, ялтыравыклы матур каурыйлы кошлар безнең иң якын дусларыбыз.Уртанчылар төркеме кошларга багышлап бәйрәм иртәсе күрсәтте. Җыр, биюләр, уеннар, табышмаклар белән үерелеп барды. Балалар кошларга исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр. -
Антитеррор буенча очрашу 09.11.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек торкеме балалары Актаныш МКУ “Мәгариф идарәсе” баш белгече Амиров Камил Хәмит улы һәм район хакимият башлыгының антитеррор сораулары буенча ярдәмчесе Амиров Илгиз Галимҗан улы белән очраштылар. Очрашуда балалар белән терроризм турында әңгәмә оештырылды, практик аңлату эшләре алып барылды. Балаларның җавапларыннан, алар торле ситуацияләрдә югалып калмыйча, килеп туган проблемаларны дөрес чишә алулары күренде.
-
Район тәрбиячеләре бездә кунакта. 07.11.2017

Закирҗанова Л.Р.:
Бакчабызда район тәрбиячеләренң чираттагы утырышы булып узды. Тәрбиячеләребез тарафыннан үстерешле лего конструкторларын кулланып интегральләштерелгән шөгыльләр, мастер класс күрсәтелде, доклад укылды, буклетлар таратылды. Бик теләп тәҗрибә уртаклаштык!
-
Китапханәдә кунакта 03.11.2017

3 ноябрь көнне Актаныш район китапханәсендә яңа китапларга күргәзмә оештырылып күрсәтелде һәм һәрбер тәрбиячегә уку картасы таратылды.









