Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Арадаш аттестация 14.05.2018

Мәктәптә барлык классларда да һәр фәннән арадаш аттестация эшләре башланды. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Язның бер көне ел туйдыра 12.05.2018

"Язның бер көне ел туйдыра"-ди халык мәкале. Шушы мәкальгә тугры калып, мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр башланды. Җирне көзге чүп-чардан чистарту, ашлау, казу, тырмалау эшләре бара.
-
Яз - бүлмә гөлләрен күчереп утырту чоры 10.05.2018

Май ае ул яшелчә рассадаларын бакчага чыгарып утырту гына түгел, бүлмәдәге гөлләрне дә күчереп утырту вакыты. Бина эчендәге яшелләр «армиясе» дә, яз җиткәч, тизрәк «яшәү урынын» алыштырырга хыяллана. Шушы максаттан биология укытучысы Гайнетдинова Д.Х. 8 сыйныф укучылары белән, гөлләр утырту өчен, туфрак алып кайттылар.
-
Без искә алабыз, горурланабыз! 09.05.2018

-
Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг 08.05.2018

Бүген иртәдән ук көн ямьле: кояш чыкты, җил тынды. Җиңү көне дә булгач, үзеннән-үзе күңел җилкенсенә. Сугыш афәте Олы Яке төбәген дә читләтеп узмый. Бөек Ватан сугышыннан 247 авылдашыбыз кире әйләнеп кайта алмый. Алар бүгенге матур тормыш барәбәренә чит җирләрдә башларын салганнар.
Без һәр ел саен, сугыш батырларын искә алу өчен, авылыбыз уртасында урнашкан обелиск янына җыелабыз. Мәктәбебез укучылары, Россия күләмендә узучы "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, бабайларының портретларын күтәреп авыл урамы аша уздылар. Һәйкәл янында митинг уздырылды. Биредә мәктәп коллективы, авыл халкы һәм тыл батырлары катнашты. Обелискка веноклар салдылар, батырларны 1 минут тынлык белән искә алдылар. Укучылар бәйрәмдә катнашучыларга әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим иттеләр, авыл халкына үзләренең котлауларын җиткерделәр.
-
Без Җиңү көнен ясыйбыз 07.05.2018

Хәзерге буын яшьләре, балалар сугыш китергән авырлыкларны кинолардан карап кына белә, язучыларыбызның әсәрләрендә дә сугыш темасы тирәнтен яктыртылган. Утлы көннәрнең кайтавазы күңелләрдә саклансын өчен, бүген Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан мәктәп диварына “Без Җиңү көнен ясыйбыз” дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе куелды. Күргәзмәне Миндубаева Р.Х. оештырды.
-
Хәрби-патриотик җырлар фестивале 07.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылауга әзерлек уңаеннан мәктәбебездә бүген хәрби-патриотик җырлар фестивале үтте. Укучылар Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда популяр булган җырларны башкардылар. Аларның чыгышы презентацияләр белән үрелеп барды. Бәйрәм азагында "Җиңү көне!" җыры яңгырады. Чараны Назырова Э.А., Зиннатуллина И.Р. әзерләде.
-
Туган тел атналыгына йомгак ясау 07.05.2018

Мәктәбебездә 23 нче апрельдән 28 нче апрельгә кадәр бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан туган тел атналыгы булды. Атнлык зур җанлылык белəн узды. 1-9 нчы сыйныф укучылары барлык чараларда теләп катнаштылар. Атналыкның планында билгеләнгән барлык эшләр дә төгәл үтәлде. Бүген туган тел атналыгына нәтиҗә ясалды, актив катнашкан укучылар төрле номинацияләрдә грамоталар белән бүләкләнде.
-
"Үлемсез полк" акциясенә әзерлек 05.05.2018

Мәктәбебездә “Үлемсез полк” (“Бессмертный полк”) акциясенә әзерлек эшләре бара. Узган уку елында әлеге акциядә укучыларыбызның барысы да катнашты. Быел исә аларга 1 нче сыйныфка килгән 5 бала кушылачак. Сугышның эчендә кайнап, яу кырында ятып алган кайбер авылдашларыбызның гаилә архивында фотолары да юк. Бу очракта укучыларыбыз әлеге акциядә, әбиләре - тыл ветераннарының фотолары белән катнашалар.
-
Өмә 05.05.2018

Бу көннәрдә мәктәбебез тирәсе кырмыска оясын хәтерләтә: бар да хәрәкәттә, һәркем чистарту эше белән мәшгуль. Бүген дә экологик икеайлык кысаларында укучылар һәм укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре Антуан Экзюпериның «Иртән торып юын, үзеңне тәртипкә китер дә үз планетаңда тәртип урнаштыр» дигән сүзләренә нигезләнеп, өмәгә чыкты. Алар мәктәп яны участогын һәм билгеләнгән территорияне тәртипкә китерделәр. Ел саен уздырыла торган бу чара быел да оешкан төстә узды. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрү һәркем өчен дә күңелле шул.











