Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Правила поведения на осенних каникулах 31.10.2018

-
Мәктәп директорының публика отчёты 30.10.2018

Бүген Олы Яке мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналар алдында Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарипов Альберт Шамилевич һәм мәгариф идарәсе информацион-методик бүлеге методисты Җаббаров Ирек Вазыхович, Олы Яке авыл җирлеге рәисе Фәйзуллина Фирая Габделбариевна чыгыш ясады. Мәктәп директоры Гатауллина Мәдинә Исмәгыйль кызы публика отчеты белән чыгыш ясады. Ул узган уку елы нәтиҗәләре, мәктәпнең эшчәнлеге белән таныштырды. Агымдагы уку елына бурычлар куйды.
-
Көзге каникул башланды 30.10.2018

Көтеп алынган уку елының беренче чиреге тәмам. Чирек нәтиҗәләренә классларда анализ ясалды, билгеләр аңлатылды. Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен киметү, алар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан һәр сыйныфта профилактик чара үткәрелде. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде: янгын һәм электр куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту, негатив ситуацияләр вакытында, урамда, җәмәгать урыннарында үз –үзеңне тоту буенча, кич йөрүләр, кичен, караңгы төшкәч, яктылык кайтаргычлар куллану турында сөйләшүләр үтте, укучылардан кул куйдырылып, каникулга озатылды. Каникул күңелле һәм файдалы үтсен!
-
Бер күрешү - үзе бер гомер 27.10.2018

Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы....
Бүген Олы Яке мәктәбендә юбилей кичәсе гөрләде. Мәктәбебезнең ишекләре ачылуга 85 ел . Бу очрашуга бу мәктәптә хезмәт куеп киткән укытучылар, лаеклы ялда булган хезмәткәрләр, Олы Яке мәктәбендә белем алган, хәзерге вакытта төрле җирләрдә гомер итүче, төрле өлкәләрдә зур дәрәҗәләргә ирешкән чыгарылыш укучылары, кунаклар җыелган иде. Кичә кыңгырау тавышы белән башланып китте, ул һәркемнең күңелендә мәктәп елларын искә төшерде. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Килгән кунакларның һәрберсенә сүз бирелде. Бу мәктәптә төрле елларда эшләп киткән хезмәткәрләр Олы Яке мәктәбенә ничек килеп урнашу тарихларын, нинди вазыйфа башкаруларын сөйләделәр, мәктәпкә үзләре исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Аларның әйтәсе сүзләре, теләкләре күп җыелган иде. Ә чыгарылыш укучылары беренче укытучылары, класс җитәкчеләре, үзләре укыган вакытта уздырылган кызыклы чаралар, вакыйгалар турында сөйләделәр, мәктәп укучыларына киңәшләрен бирделәр. Хәзерге вакытта безнең арада булмаган, фидакар хезмәт күрсәткән укытучыларны да онытмадылар. Бу эчтәлекле матур кичә, беркемне дә битараф калдырмады.
-
Яшь рәссамнар күргәзмәсе 25.10.2018

-
Мәктәпкә бүләк 24.10.2018

Талантка чикләр юк. Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Безнең мәктәбебездә дә бар андыйлар. Мәктәбебезнең элекке директоры Рифхат Мавлитович мәктәпнең юбилеена үз куллары белән ясаган унбиш урындык бүләк итте. Урындыклар актлар залында үз урыннарын алдылар. Бүләгегез өчен зур рәхмәт, Рифхат Мавлитович.
-
Мәктәпнең юбилеена әзерләнәбез 23.10.2018

Бу көннәрдә мәктәбебез 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан әлеге тантанага әзерлек эшләре тулы көченә бара. Материаллар җыю, хәбәрләшү, очрашу, фотографияләр туплау, укып чыккан укучыларның исемлекләрен булдыру, концерт номерлары әзерләү - һ.б.чаралар үткәрелә. Бу эшне оештыруда укытучылар һәм укучылар зур тырышлык куя.
-
Мәктәпне яшелләндерү акциясенең беренче этабына йомгак ясалды 22.10.2018

Бүген иртәнге линейкада мәктәпне яшелләндерү акциясенең беренче этабына йомгак ясалды. Гөл чүлмәкләренә гөлләр утыртып алып килгән укучыларның исемнәре аталды, аларга мәктәп администрациясе тарафыннан рәхмәт сүзләре әйтелде. Акциянең икенче этабы ноябрь аенда булачак. Укучылар үзләре утырткан гөлләр турында проект эшләре яклаячак.
-
Олы Яке мәктәбенең 85 еллык юбилеена чакырабыз 22.10.2018

Мәктәп - туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. "Үз мәктәбенең тарихын белмәгән авылның киләчәге өметсез", дибез без. Олы Яке мәктәбе бу көннәрдә үзенең 85 еллык зур юбилеена әзерләнә. Мәктәп коллективы хөрмәтле ветеран укытучыларны, төрле елларда эшләп чыккан хезмәткәрләрне һәм элекке укучыларын бу зур тантанага чакыра. Бәйрәм сәгать 11 дә башлана.
-
Контроль эшләр башлана 20.10.2018

Киләсе атнадан Олы Яке төп мәктәбендә 1 нче чирекне йомгаклау контроль эшләре башлана. Булачак контроль эшләргә ныклап әзерләнергә кирәклеге әйтеп үтелде. Укучыларга уңышлар телибез.











