Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте 31.05.2018

Сабантуй бәйрәме - татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул -хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме.
Традиция буенча, безнең мәктәптә дә бу бәйрәм үтте. Башка еллардан аермалы буларак, балалар мәктәптән ерак булмаган болынга бардылар. Милли бәйрәмдә нинди чаралар үткәрелә, программага барысы да кертелгән иде. Чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп тә йөгерделәр, башка уен һәм ярышларда да катнаштылар балалар. Ә аннары үзләре алып килгән сый-нигъмәтләр белән сыйландылар. Укуның соңгы көнендә балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Шулай ук сабантуй бәйрәменә әзерлек һәм үткәрү тәртибен үз күзләре белән күреп, аны оештырып йөрделәр. Бу инде аларның хәтерләрендә озак сакланачак.
-
Сау бул, башлангыч мәктәп! 26.05.2018

Олы Яке мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары бер баскычны узып, башлангыч мәктәп, беренче укытучы белән саубуллаштылар. Мәктәптә, зурлап, шигырь, җыр-биюләрне, күңелле мизгел-хатирәләрне үз эченә алган чыгарылыш бәйрәме узды. 4 нче сыйныфның 6 укучысы башлангыч мәктәп һәм беренче укытучы белән саубуллашты. Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, тырыш, тынгысыз җанлы, таләпчән, олы йөрәкле мөгаллимә – сыйныф житәкчеләре Рәзинә Хәмитовнага барлык әти-әниләр, укучылар чиксез рәхмәтләрен, олы хөрмәтләрен белдерде. Бу чыгарылыш кичәсе куңелле дә моңсу да истәлекле дә булып күңелләргә кереп калды.
-
Туган телдән төп дәүләт имтиханы 26.05.2018

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары туган телдән төп дәүләт имтиханы бирәләр. Мәктәбебезнең 5 чыгарылыш сыйныф укучысы әлеге фәннән белемнәрен тикшерәләр.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2018

Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-
Киләчәкнең кайнар сәламе,
Ак хыяллар сынмас канат булсын,
Бәхет язсын тормыш каләме.
Кояшлы, җылы 25 май иртәсе. Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул 9 нчы сыйныф укучыларын 9 ел буена озата килде. Беренче Белем көне дә аларның хәтерләрендә нык саклана әле. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән һәм соңгы кыңгырау авазы астында соңгы дәрескә керү көнедер.
Олы Яке мәктәбен быел ундүрт 9 нчы сыйныф укучысы тәмамлый. Олы тормышка аяк баскан бу тантанада һәркем укучыларыга матур теләкләрен җиткерде.
-
"Минем гаиләм" рәсемнәр бәйгесе нәтиҗәләре 21.05.2018

Яшел Үзән шәһәре ЗАГСының 100 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында “Минем гаиләм” темасына игълан ителгән рәсемнәр конкурсында катнашкан өчен, грамоталар белән бүләкләнде. Җитәкче Зарипова Р.Ә.
-
"Ветеранга чәчәк бәйләме" бәйгесе нәтиҗәләре 21.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Зеленый Дол” газетасы “Ветеранга чәчәк бәйләме” бәйгесе уздырган иде. Аның нәтиҗәләре билгеле булды: мәктәбебез укучылары грамоталар белән бүләкләнде. Укучыларны Яруллина А.А. әзерләде.
-
Котлыйбыз! 21.05.2018

“Зеленый Дол” газетасы редакциясе оештырган “Ветеранга чәчәк бәйләме” бәйгесендә катнашып, мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучысы 2018 нче елның икенче яртысы өчен газетага бушлай язылу белән бүләкләнде. Җитәкче Яруллина А.А.
-
"Ирекле китап" китапханә акциясе 16.05.2018

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. Шушы максаттан чыгып, мәктәптә “Ирекле китап” китапханә акциясе башланды. Фойеда китапларны һәркем ирекле рәвештә куллана алырлык итеп, киштәгә тезеп куелды. Аларны буш ваытларда, тәнәфесләрдә укытучылар да, укучылар да укый ала. Әлеге акцияне китапханәче Назырова Л.И. оештырды.
-
Халыкара гаилә көне 15.05.2018

Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара гаилә көне 1994 елдан билгеләнә.
Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилә ул - әти, әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан - буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
Барыгызны да Гаилә көне белән кайнар котлыйбыз, гаиләләрегезгә иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек телибез, балалар куанычын, игелеген күреп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!
-
Гаилә - җылылык, ышаныч учагы 15.05.2018

Халыкара гаилә көне уңаеннан бүген башлангыч сыйныф укучылары Олы Яке авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Алар гаилә темасына фильм карадылар, әңгәмә оештырдылар. Чараны Закирова Ә.Ш. әзерләде.











