Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 36 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
-
Күмәк хезмәт – яхшы нәтиҗә 19.06.2024
Җәйге каникул вакыты булуга карамастан, укытучылар коллективы, хезмәткәрләр һәм укучылар мәктәп территориясендә тәртип урнаштыруны һәм саклауны дәвам итәләр. Алар әйләнә-тирәдәге үләннәрне чаптылар, юлларны себерделәр, чәчәк түтәлләрен утадылар, агачларның төпләрен йомшартып, су сиптеләр. Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрү бик күңелле. Һәркем бу эшкә үз өлешен кертте. Хәзер мәктәпнең чиста территориясе тирә-юньдәгеләрне сөендерәчәк.
-
Урра, каникул!
01.06.2024
Кадерле балалар! Алда җәйге каникул. Бу бик рәхәт вакыт, уку юк, шуңа күрә иртә уянырга, мәктәпкә барырга, дәрес әзерләргә кирәкми. Каникулда куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып, файдалы ял итеп, исән имин килегез!
-
Мәктәп Сабантуе. 31.05.2024
Балаларны яклау һәм уку елы тәмамлану уңаеннан мәктәп Сабантуе үткәрелде. Әлеге бәйрәм чын традициягә әверелде.Мәктәп директоры Мәдинә Исмәгыйлевна балаларны уку елы тәмамлану белән котлады, уку алдынгыларына сыйныф һәм мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларга мактау грамоталары тапшырды. Ел дәвамында мәктәпкә төрле эшләрдә ярдәм итеп торган гаиләләрне Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. Аннан соң балалар капчык киеп йөгерү, су ташу, җептә призны кисеп алу, чүлмәк вату кебек конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмдә катнашучылар үзләренең батырлыкларын, җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр, бүләкләр алдылар, эстафета уеннарын уйнадылар. Соңыннан көлдә пешкән бәрәңге белән сыйландылар, тәм-томнар, коймак белән чәй эчтеләр.