Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Күңелле стартлар 06.04.2018

Сәламәтлек ул - спорт, физкультура белән шөгыльләнү,чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, һәм, әлбәттә, барысын да җиңеп чыгу өчен белемнәр һәм дуслык.
Бүген мәктәптә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан чираттагы чара – башлангыч сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” уены булды. Укучылар эстафета уеннарында бик теләп көч сынаштылар. Уен барышында балалар арасында дуслык, бердәмлек, игътибарлылык, җитезлек сыйфатлары ныгыды. Чараны физкультура укытучысы Назыров И.С. һәм Миндубаева Р.Х. уздырды.
-
Тиздән Бөтендөнья сәламәтлек көне 05.04.2018

Һәр елның апрель башында планетабызның бар халкы Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үтә. Бу чараны оештыручылар юкка гына апрель аен сайламаганнар, 1948 елның нәкъ менә шушы аенда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзелгән. Әлеге оешмага бүгенге көндә 194 дәүләт керә. Ә саләмәтлек көнен билгеләп үтү 1950 елдан матур бер традициягә әйләнгән.
-
Сезнең сәламәтлегегез 05.04.2018

Ел саен үткән Бөтендөнья сәламәтлек көненең максаты – сәламәтлекнең бар нәрсәнең дә нигезе икәнлеген бөтен дөньяга таныту. Дөрестән дә, уңыш та, гаилә дә, хезмәт тә, дан да бары аның белән бәйле. Сәламәтлек көне уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үтә. Бүген 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Сезнең сәламәтлегегез” темасына фильм күрсәтелде. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Р.Ә.уздырды.
-
Кошлар көне - күңелле бәйрәм 04.04.2018

Кышкы салкыннардан соң туган ягыбызда яз хөкем итә. Яз – табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Укучы балалар да язны көтеп алалар.Агачларның бүрткән бөре исләре, җылы язгы күлдәвекләре, чыпчыклар һәм песнәкләрнең күңелле чыркылдавы дөньяга ямь өсти.
Олы Яке мәктәбендә кошлар бәйрәменә 4-8 нче сыйныф укучылары командалары арасында викторина булды. Алар кошлар тормышы, аларның яшәеше, ничек көн күрүләре турында сорауларга җаваплар бирделәр, кроссвордлар чиштеләр, рәсем ясадылар, кош исемнәре кергән җыр исемнәрен атадылар, кошлар турында буталчык шигырь юлларыннан шигырьләр чыгардылар.
-
Әйтерсең картиналар галереясе 03.04.2018

Балачакта без барыбыз да рәссамнар идек. Ә үсә төшкәч, бу кызыксыну югала. Рәсемгә тугры булып бары сәләтле кешеләр генә кала. Безнең мәктәптә дә бу сәнгать төренә һәвәс укучылар бар. Алар төрле бәйгеләрдә катнашып, сәләтләрен күрсәтәләр. Менә шуларның берсе – 6 нчы сыйныф укучысы Гайнуллина Зәринә. Мәктәп дивары бүген Зәринәнең картиналар галереясен үти.
-
Бөтендөнья кошларны саклау көне 02.04.2018

Рәсемнәр күргәзмәсе
-
Стартовал двухмесячник по благоустройству территорий 02.04.2018

-
Котлыйбыз! 30.03.2018

"Мин авылны сайлыйм" республикакүләм фәнни-тикшеренү һәм проект эшләре бәйгесендә укытучылар өчен дә секция эшләде. Алар монда үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мәктәбебезнең биология укытучысы Гайнетдинова Дилә Харис кызы “Әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык һәм сакчыл караш тәрбияләү” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Поздравляем! 30.03.2018

30 марта 2018 года в гимназии №90 Советского района г.Казани состоялась X Республиканская научно-методическая конференция «Взаимодействие школы и вуза в реализации приоритетных направлений развития школьного образования: опыт, проблемы, перспективы». Учитель физической культуры нашей школы Назыров Ильгиз Султанович поделился опытом в секции «Инновационные технологии в урочной и внеурочной деятельности учителей физической культуры, ОБЖ, технологии», награжден дипломом. Поздравляем!
-
Мин авылны сайлыйм 30.03.2018

Бүген Олы Карагуҗа мәктәбендә укучылар өчен фәнни-тикшеренү һәм проект эшләре буенча "Мин авылны сайлыйм" дигән республикакүләм конкурс узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары Гайнуллина Зәринә II урын, Сирачова Азалия III урын яулады. Укучыларны бәйгегә биология укытучысы Гайнетдинова Дилә Харис кызы әзерләде. Киләчәктә аларга уңышлар телибез.











