Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Тирә-якны чистарту 18.04.2018

Санитар-экология икеайлыгы кысаларында мәктәп территориясендә җыештыру-чистарту эшләре киң колач ала бара. Башка елларда чистарту-төзекләндерү икеайлыгы 1 апрельдән башланса, быелгы язның "ялкаулыгы" нәтиҗәсендә ул бераз соңрак башланды. Укучылар мәктәп янында кар таратлар, боздан чистарталар.
-
Стартовали Всероссийские проверочные работы 17.04.2018

Сегодня обучающиеся 4 и 5 классов написали проверочные работы по русскому языку. Ребята совсем не волновались. Всероссийские проверочные работы не являются государственной итоговой аттестацией. Это диагностические работы для оценки индивидуальных достижений обучающихся. Результаты выполнения ВПР могут быть полезны родителям для определения образовательной траектории своих детей.
-
Табышмак әйтәм - җавабын тап! 16.04.2018

Бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында табышмаклар кичәсе үткәрелде. Кичәдә хайваннар, үсемлекләр, әйләнә-тирәбездә очрый торган башка әйберләр турында табышмаклар әйтелде. Укучылар игътибар белән тыңлап, төгәл җаваплар бирделәр. Кичә ахырында иң тапкыр укучыны ачыкладылар. Әлеге исемгә 2 нче сыйныф укучысы Зарипова Ралия лаек булды.
-
Сыерчыкларга оялар әзер
14.04.2018
Үз кулларың белән ясаган һәр нәрсә кадерле була бит ул. Шулай да укучылар күргәзмәгә ясап килгән сыерчык ояларын мәктәпкә бүләк итеп калдырдылар. Аларны укытучылар белән берлектә бакчадагы агачларга чыгарып элеп тә керделәр. Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды. Кошларга карата битараф булмаган, акциядә актив катнашкан барлык балаларга сыерчыклардан һәм үз исемебездән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
-
Без - чисталык яклы 13.04.2018

Җир кипшереп бетмәсә дә, кар эрегән урыннарда күренеп торган чүпләрне җыештырып, тырмалап куярга мөмкин инде хәзер. Кыскасы, җиңнәрне сызганып урамга чыгар вакыт җитте. Игътибар итәсездер, нәрсәләр генә юк әйләнә-тирәбездә: шешәләр, пластмасс савытлар, тәмәке каплары, төрледән-төрле пакетлар. Кышкы айларда чүп бөтенләй җыелмаган, кулыбыздагы кирәксез әйбер кая туры килсә шунда ташланып барылган кебек тоела.
-
Күргәзмәнең нәтиҗәләре 12.04.2018

Ниһаять, көтеп алынган көн җитте! Бүген сыерчык оялары күргәзмәсенә нәтиҗәләр ясалды. Укучылар мәктәп администрациясе тарафыннан төрле номинацияләрдә грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Сыерчык оялары күргәзмәсе 09.04.2018

Яз җитүгә, җылы яклардан безнең "канатлы дусларыбыз" - кошлар әйләнеп кайталар. Дусларыбыз дип атаганбыз икән, димәк аларны шатланып, якты йөз һәм бүләкләр белән каршы алырга кирәк. Ә туган ягына әйләнеп кайткан кошларга иң яхшы бүләк - үз ояң-нигезең булу. Шушы максатттан мәктәбебездә кош оялары күргәзмәсе оештырылды. Нинди генә сыерчык оялары юк анда! Ә бу ояларга бәя бирү бик авыр булачак, чөнки укучылар төрле материалдан, кызыклы итеп, бик тырышып эшләгәннәр. Алдагы көннәрдә без бу эшнең нәтиҗәсе белән танышырбыз.
-
Волейбол ярышы 07.04.2018

“Сәламәт тәндә сәламәт акыл”, ди халык. Сәламәтлек көне уңаеннан физик тәрбия фәннәре укытучысы Назыров Илгиз Солтан улы 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында волейбол ярышы үткәрде. Ярыш бик киеренке, кызу һәм кызыклы барды. Нәтиҗәләр буенча 2:1 белән 9 нчы сыйныф командасы җиңде.
-
Анкета "Сәламәт булыйк!" 07.04.2018

Бүген мәктәбебездә Сәламәтлек көне кысаларында 5-9 нчы сыйныф укучылары “Сәламәт булыйк” темасына анкета сорауларына җавап бирделәр. Укучылар сорауларга анононим рәвештә җавап яздылар. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, күбесе буш вакытларын актив ял итеп уздыралар, режим сакларга тырышалар. Укучылар кешенең сәламәтлеге күп факторларга бәйле икәнен һәм һәркем үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы булуын аңладылар. Сәламәт булыгыз, спорт белән шөгыльләнегез!
Анкета сорауларын рус теле һәм әдәбияты укытучысы Назырова Э.А. әзерләде.
-
Курение – вред, курению - нет 06.04.2018

Сегодня прошло очередное мероприятие в честь Дня здоровья «Курение – вред, курению - нет». Ребята прослушали лекцию, смотрели видеоролик и обсудили о вреде курения, в итоге они пришли к выводу, что никотин разрушает все внутренние органы, нарушает кровоснабжение мозга, что снижает уровень памяти и приводит к разрушению нервных клеток. Человек становится раздражительным, злым и плохо учится и работает. В конце классного часа все ребята пришли к выводу, что курить вредно. Мероприятие провела учитель английского языка Яруллина А.А.











