Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Татарча диктант" - 2018 20.10.2018

27 октября по всему миру пройдет образовательная акция по проверке грамотности на татарском языке «Татарча диктант».
Акция направлена на повышение интереса к грамотному правописанию, владению татарским литературным языком, самопроверку орфографических и грамматических ошибок. Каждый желающий сможет попробовать свои силы в написании диктанта на татарском языке.
«Татарча диктант» пройдет в 20 странах и 60 регионах Российской Федерации.
Участники напишут отрывок из знаменитого произведения татарского писателя.
Организаторами всемирной акции являются Всемирный форум татарской молодежи при поддержке Института филологии и межкультурной коммуникации им. Льва Толстого и Научно-образовательного центра «Институт Каюма Насыри» Казанского федерального университета, Исполкома Всемирного конгресса татар, Министерства молодежи Республики Татарстан.
Ссылка на сайт: http://diktant.tatar
Ссылки на социальные сети: https://vk.com/tatdiktant
-
"Мулла" фильмын карау 19.10.2018

Рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, татар милли мәдәниятен ныгыту максатыннан Олы Яке мәктәбе укучылары “Мулла” фильмын карадылар. Фильм танылган драматург Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә төшерелгән. Сюжет нигезендә – бүгенге мулланың тормышы, яшь хәзрәтнең явызлык Һәм рухи ярлылыкка каршы көрәшүе.
Әлеге фильмда хәзерге татар авылының тирән проблемаларын күрделәр. Нәкъ менә уйлап эш итмәүнең бәла-казаларга китерүен ачыкладылар. Бары тик чын ышаныч һәм кеше холкының ныклыгы гына бу хәлне төзәтәчәген аңладылар.
-
Мәктәпне яшелләндерү акциясе 16.10.2018

Бу атнада мәктәпне яшелләндерү акциясе башланып китте. Моның өчен һәрбер сыйныфтан укучылар гөлләр алып килергә тиеш иде. Бу акция башлану белән, гөлләр әкрен генә җыела башлады. Яшел үсемлекләр суларга һава өчен генә түгел, ә аларга карап, сокланып, китап укып арыган күзләрне ял иттерер өчен дә кирәк бит.
-
Мәктәпнең юбилеена чакырабыз 15.10.2018

-
Юбилеегыз белән! 12.10.2018

Мәктәбебезнең чисталыгы ишек төбеннән үк күренеп тора. Ә эчендәге тәртип, пөхтәлек үзенә җәлеп итә. Тәрәзә төпләрендә нинди генә матур гөлләр юк! Бу – җыештыручы апаларның эше. Шулай чиста итеп җыештырып торучы апаларыбызның дәрескә керергә яисә чыгарга биргән кыңгырау тавышын балалар көтеп кенә тора!
Бүген мәктәбебездә инде күп еллардан бирле чисталык сагында торучы Кәримова Мәүлидә Әнвәр кызының юбилее. Аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, рәхмәтләргә, рәхәтләргә төренеп яшәргә язсын.
-
Котлыйбыз! 08.10.2018

Ел саен мәктәбебез укучылары Яшел Үзән шәһәрендә уздырылучы бөтен Рәсәй буенча үтүче "Милли кросста" катнашалар. Алар быел да сынатмады, грамоталар белән бүләкләнде. Укучыларны һәм физик тәрбия укытучысы Илгиз Солтан улын уңышлары белән котлыйбыз.
-
Көзге игелеклелек марафоны дәвам итә 06.10.2018

Көзге игелеклелек марафоны кысаларында мәктәбебез укучылары атна дәвамында төрле яшелчәләр алып килделәр һәм Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче өлкәннәргә өләшергә күчтәнәчләр әзерләделәр. Бүген бу күчтәнәчләрне Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре өлкәннәргә тараттылар. Әлеге марафонда катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Бәйрәм белән, Укытучым! 05.10.2018

Бүген – Укытучылар көне. Мәктәбебез укучылары безне, укытучыларны, иртән-иртүк сөендерделәр. Мәктәп бинасына килеп керүгә үк, чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Ә бәйрәм кичәсе дәресләрдән соң актлар залында дәвам итте. Укучылар укытучыларга багышланган берсеннән-берсе матур җырлар, шигырьләр сөйләделәр, мәктәп темасына скетчлар куйдылар. Кичәне бөтен мәктәп укучылары башкаруында “Укытучыма” дигән җыр белән тәмамладылар.
-
Мәктәбебез укытучылары Казанга сәяхәткә барды 05.10.2018

-
Укытучылар көне белән! 04.10.2018

Тиздән укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре. Һәр сыйныф яраткан укытучыларыбызга кулдан плакатлар ясый, номерлар әзерли. Бәйрәм бик күңелле булыр дип көтелә, әмма аның ни рәвешле үтәчәге зур сер булып кала.











