Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Педсовет по итогам III четверти 29.03.2018

-
Банк хезмәткәре белән финанс грамоталыгы дәресе 29.03.2018

-
Язгы каникул 24.03.2018

Каникуллар ул, әлбәттә, көтеп алынган һәм бик рәхәт чак. Укудан ял итеп, дусларың белән рәхәтләнеп уйный аласың. Шушы ял вакыты чыннан да ял булып истә калсын дисәк, юлларда йөрү кагыйдәләре турында онытмаска кирәк.
Иң мөһиме – ул игътибарлылык һәм саклык. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмас өчен юлны бары тик җәяүлеләр чыгу урыннарыннан гына чыгарга кирәк. Юлны аркылы чыкканда исә йөгермәскә, игътибарны чит сөйләшүләргә, тирә-юньдәге биналарга юнәлтмәскә кирәк.
Киемнәрдә, мәктәп сумкаларында яктылык кайтара торган элементлар булырга тиеш. Ул сезнең килүне караңгы вакытта машина йөртүчеләренә ерактан ук белгертеп торачак.
Шушы гади кагыйдәләр сезнең сәламәтлегегезне, гомерегезне саклап калырга булышыр.Каникулыгыз хәвеф-хәтәрсез һәм күңелле узсын!
-
“Үз халкын данга күмгән татарлар” III фәнни-гамәли конференция 20.03.2018

Бүген Зеленодол шәһәренең 3 нче номерлы гимназиясендә "Үз халкын данга күмгән татарлар"- III регионара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чарада безнең мәктәптән VIII сыйныф укучысы Сирачова Айгөл (җитәкчесе Гайнетдинва Д.Х.) 3 нче урын яулады һәм IX сыйныф укучысы Кәримова Гүзәлия (җитәкчесе Зарипова Р.Ә.) диплом белән бүләкләнде.
-
Г.Ибраһимов исемендәге фәнни-гамәли конференция 16.03.2018

Бүген Казан шәһәренең 17 нче татар гимназиясендә Г.Ибраһимов исемендәге IX республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Кәримова Гүзәлия әлеге укуларда катнашты. Казан (Идел буе) Федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел,әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре каршында чыгыш ясау үзе зур сынау булды. Гүзәлиягә уңышлар телибез.
-
У нас гости 15.03.2018

В рамках Марша памяти сегодня нас посетили воспитанники Раифского спецучилища. Ребята рассказали о своей поисковой деятельности в Ленинградской области, пели песни, читали стихи, представили агитку.
-
Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой! 14.03.2018

14 марта 2018 года в МБОУ «Бишнинская начальная школа-детский сад» ЗМР РТ прошел V Республиканский конкурс научно-исследовательских, проектных и творческих работ дошкольников и младших школьников «Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!». В нем участвовали ученики 6 класса нашей школы.
Гайнуллина Зарина – 1 место, Сирачова Азалия – 2 место, Галиев Ильяс – 3 место.Подготовила победителей и призеров учитель биологии Гайнутдинова Д.Х.
Поздравляем!
-
Бәйрәм белән! 08.03.2018

Кадерле хатын-кызлар — әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын
күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп- сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән! -
Халыкара хатын-кызлар көне 07.03.2018

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне.
Шушы уңайдан мәктәбебезнең ир-егет укытучылары һәм малайлар гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котладылар. Изге теләкләрен шигырь юллары һәм моңлы җыр аша җиткерделәр.
-
Дәү әни һәм онык 07.03.2018

Безне кечкенәдән карап үстергән, тәмле ашлары белән сыйлаган, йомшак теле белән иркәләгән дәү әниләребезне ничек яратмыйсың инде. Дәү әниләрен һәркем зурлый. Шагыйрьләр аларга багышлап шигырьләр язган, композиторлар җырлар чыгарган. Рәссамнәр гүзәл әбиләребезне рәсемгә төшергәннәр.
Бүген бездә зур бәйрәм. Мәктәбебезгә башлангыч сыйныф укучыларының иң кадерле, иң сөйкемле дәү әниләре кунакка килде. Оныклары аларны бәйрәм белән котлады, моңлы җырлар, матур шигырьләр сөйләде, үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырды. Дәү әниләребез рәхәтләнеп ял итеп китте.











