• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26
Телефон:
E-Mail: Stak.akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Такталачукская ООШ"
Руководитель: Хазиев Алмаз Саяпович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 50 учащихся
У нас учат: 11 педагогов

Новости Такталачукской ООШ

Белем бәйрәме

Опубликовано: 01.09.2018

Бүген  барлык укучыларны мәктәпкә дәшеп, 2018-2019 уку елының тәүге кыңгыравы чыңлады. Бүгенге бәйрәм чарасы мәктәпнең чәчәкләргә төрелгән ишегалдында башланып китте. Укучыларны мәктәпкә озатучылар арасында әти-әниләр дә, әби-бабайлар да, апа-сеңелләр дә, абый-энеләр дә бар иде. Гомер юлларын биредә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучылар да тантаналы чараның дәрәҗәле кунаклары буларак катнашты. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе быелгы уку елына 4 беренче сыйныф укучысын кабул итеп алды. Балалар бу мәктәпкә 3 җирлекнең 8 авылыннан килеп белем алалар.Укучы буларак мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәниләрне тәбрик итәргә районның  автотранспорт хуҗалыгы баш инженеры Әлхәт Рахматуллин, “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов,  җирлек башлыгы Рәдис Мирзануров, Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова, авыл имамы Шәфик Хәбибуллин, Такталачык дәвалану амбулаториясе мөдире, гомумгамәли табиб  Ленар Минхуҗиннар килгән иде. Алар һәммәсе дә укучыларга бүләк каплары, уку – язу әсбаплары тапшырдылар. Тәбрикләү мизгелләре укучылар тарафыннан әзерләнгән  бәйрәм программасы белән дәвам итте. Чара барышында узган уку елында төрле бәйге, ярышларда катнашкан укучыларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. Тантананың кульминацион өлешендә бүгенге көннең төп символы булган кыңгырау балаларны яңа уку елына дәшеп чыңлады. 3 ай дәвамында мөгаллимнәрен сагынган укучылар аларны чәчәк бәйләмнәренә күмде.



К списку новостей