Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Көзге игелеклелек марафоны башланды 22.09.2018

Кемгә дә булса изгелек кыласың икән, ул изгелек булып әйләнеп кайтачак. Шушы гыйбарәне истә тотып, мәктәбебез укучылары елдагыча көзге игелеклелек марафонын башлап җибәрде. Алар Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче өлкәннәргә өләшергә күчтәнәчләр әзерлиләр.
-
Милли кросс - 2018
16.09.2018
Бүген мәктәбебез укучылары Яшел Үзән шәһәрендә уздырылган бөтен Рәсәй буенча үтүче "Милли кросста" йөгерделәр. Укучылар ел саен әлеге чарада теләп катнашалар. "Киләчәктә дә спортка шундый караш булсын,"- ди физик тәрбия укытучысы Илгиз Солтан улы.
-
"Урман атналыгы-2018" акциясе
15.09.2018
15 сентябрь көнне Олы Яке мәктәбе укчылары “Урман атналыгы -2018” дип аталган республикакүләм табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Алар мәктәп бакчасына 10 төп җиләк-җимеш агачлары утырттылар.
-
Батыр көрәшче, талантлы язучы 14.09.2018

15 сентябрь Абдулла Алишның тууына 110 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә китапханәче Назырова Л.И. "Батыр көрәшче, талантлы язучы" дип исемләнгән кичә уздырды. Башлангыч сыйныф укучыларына Абдулла Алишның үзе һәм аның әсәрләре турында сөйләнелде. "Куян кызы", “Чукмар белән тукмар", "Сертотмас үрдәк" әкиятләре укылды.
-
Абдулла Алишның тууына 110 ел 13.09.2018

А.Алишның туган көне уңаеннан китап күргәзмәсе. Оештыручы - китапхнәче Назырова Л.И.
-
Единый час, посвящённый 190 летию Льва Толстого 12.09.2018

«Толстой — это целый мир», - писал М. Горький. 9 сентября 1828 года – дата, отмеченная всеми календарями мира, день рождения великого русского писателя Льва Николаевича Толстого. Л.Н. Толстой был номинирован 16 раз на Нобелевскую премию по литературе в 1902—1906 гг. и 4 раза — на Нобелевскую премию мира в 1901, 1902 и 1909 гг. С учащимися 1-4 классов библиотекарь Закирова А. провела мероприятие, где много говорили о жизни,творчестве, педагогических трудах великого гения.
-
100-летие архивной службы России 12.09.2018

12 сентября 2018 года состоялись очередные школьные уроки для учащихся МБОУ «Большеякинская ООШ ЗМР РТ» «Традиции сохранения документального исторического наследия», проводимые в рамках празднования 100-летия государственной архивной службы России.
Ребята были ознакомлены с историей и деятельностью архивных учреждений, а так же выполнением задачи, поставленной перед архивистами по переводу в электронный вид наиболее востребованных документов.
-
Бердәм мәдәни дәрес 12.09.2018

Башлангыч сыйныфлар өчен “Бердәм мәдәни дәрес” үткәрелде. Дәрестә укучылар “Нәрсә ул мәдәният?” дигән сорауга җавап эзләделәр, халкыбызның милли гореф-гадәтләре, киемнәре, ризыклары, җырлары турында мәгълүмат алдылар. Татар халык уеннары уйнадылар. Татарстанның мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән танышу балаларда зур кызыксыну уятты.
-
Ата-аналар җыелышында 07.09.2018

7 нче сентябрь көнне мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибенең төп темасы - грипп эпидемиологиясен профилактикалау. Ата-аналарга аңлаешлы, эчтәлекле итеп балалар табибы Акмалов Ф.Ә чыгыш ясады. Башлангыч сыйныф укытучысы Зиннәтуллина И.Р. юлда йөрү куркынычсызлыгы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яруллина А.А.гигиена кагыйдәләре турында чыгыш ясады. Ата-аналар комитеты һәм аның рәисе сайланды. Җыелыштан соң ата-аналар классларда булдылар, класс җитәкчеләре белән очраштылар.
-
Мәктәптә гриппны профилактикалау буенча ата-аналар җыелышы 07.09.2018

Мәктәбебездә “ОРВИ һәм гриппны профилактикалау” темасына ата-аналар җыелышы үтте. Анда Яшел Үзән районы Олы Ключи амбулаториясе балалар табибы Акмалов Фәрит Әхмәт улы чыгыш ясады. Ата-аналар өчен файдалы мәгълүмат бирде: балалар коллективында авыртулар бетми, шуның өчен бала нык иммунитетлы булырга тиеш.
Грипп эпидемиясе вакытында төп шарт - чисталык һәм гигиена сакланырга тиеш. Йоклау бүлмәләре җилләнергә, бүлмәдәге температура 18-20 градустан менәргә тиеш түгел.Төрле һава-торышында саф һавада йөрергә кирәк. Мәктәпкә авыру бала килгән булса, аны шәфкәть туташы карарга тиеш һәм башка балалар белән аралашудан чикләргә кирәк.











