Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу көне 08.11.2023

8 ноябрь - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу көне. Бу дата Россия геройларының аерым категориясенә полиция хезмәткәрләренә багышлана. Бу көнне бөтен ил буенча хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хөрмәт күрсәтәләр, алар үз тормышлары бәрабәренә Россия гражданнарының иминлеген тәэмин иткәннәр. Шуңа бәйле рәвештә, гимназиядә "Буыннан-буынга, хәтерлибез" дигән мәгълүмат сәгате узды, аның барышында укучылар хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен искә алдылар.
-
Халыклар бердәмлеге көненә чаралар 03.11.2023

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан гимназиябез укучылары "Мәдәни үзенчәлек" онлайн-активлыгында катнашалар. Моның өчен алар үзләренең социаль челтәрләрдә туган ягыбызның милли үзенчәлеген(милли кием, милли ризык, истәлекле урыннар) чагылдырган фотолар урнаштыралар.
-
Киңәшчеләр һәм педагог-оештыручыларны “Алдынгылар хәрәкәтенә” кабул итү тантанасы узды 01.11.2023

1 нче ноябрь көнне 18 нче гимназиядә директорлар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, киңәшчеләр һәм педагог-оештыручыларны “Алдынгылар хәрәкәтенә” кабул итү тантанасы узды.
Чарада Татарстанның “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов, хәрәкәтнең Казан бүлеге җитәкчесе Динар Бариев та катнаштылар.
Мөгаллимнәр тантаналы төстә ант бирделәр һәм “Алдынгылар хәрәкәтенең” тамгасы, беләзекләргә ия булдылар. -
Баскетбол буенча иптәшләрчә матч 30.10.2023

Бүген безнең гимназия укучылары һәм 187 нче лицей укучылары арасында иптәшләрчә матч узды. Матч дәвамында безнең гимназия командасы үз көндәшләреннән өстенлек алды һәм җиңеп чыкты. Йомгаклау исәбе безнең файдага - 62:36! Баскетболчыларыбызны яңа уку елында беренче җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 30.10.2023

“Көз сылуы Сөмбелә” шәһәр бәйгесенең район этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге бәйгедә гимназиябез данын яклаган 6 нчы сыйныф укучысы Садыйкова Ралинә 1 нче урынга лаек булды. Хәзер ул шәһәр этабында Вахитов районы данын яклаячак. Ралинәне зур җиңүе белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Күңелле каникуллар... 30.10.2023

30 нчы октябрь көне 5А сыйныфы укучылары «Бертуган Васильевлар остаханәсе» иҗат үзәгендә төнге яктырткыч ясау буенча мастер-класста булып кайттылар. Һәр бала күңелле атмосферада яктырткычның агач корпусын җыеп, аңа аккумулятор һәм светодиод тасма тоташтырды һәм әзер яктырткычны үзенә ошаган төсләргә буяп, үзе белән алып китте. Дуслар белән бергә яңа һөнәргә өйрәнү һәрвакыт рәхәт.
-
Укучылар белән инструктажлар үткәрелде 27.10.2023

27 октябрьдә барлык сыйныфларда көзге каникуллар алдыннан укучылар белән инструктажлар үткәрелде. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге, Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында, комендант сәгате, янгын куркынычсызлыгы турында, тимер юл инфраструктурасында, ачык сулыклар янында саграк йөрергә кирәклеген искәртеп үттеләр.
-
Котлыйбыз! 27.10.2023

27 нче октябрь көнне Вахитов районының гомуми белем бирү учреждениеләре арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Гимназиябез укучылары ике төркемдә ярышты. Нәтиҗәдә 2008-2009 елгы укучылар район буенча өченче урынга, ә 2012-2013 елгы укучылар икенче урынга лаек булдылар. Укучы егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
"Юлларда сак булыгыз!" 26.10.2023

Бүген барлык мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында “Юл хәрәкәте иминлеге көне” билгеләп үтелә. Шул уңайдан гимназиябездә төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары әлеге темага рәсемнәр ясадылар, ә урта һәм югары сыйныфларда әлеге темага викториналар, сыйныф сәгатьләре үтте. Хөрмәтле укучылар! Юл иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтик, үз-үзебезне саклыйк!
-
“Көз сылуы Сөмбелә" 26.10.2023

Бүген Идел буе районының 73 номерлы урта белем бирү мәктәбендә “Көз сылуы Сөмбелә” шәһәр бәйгесенең район этабы узды. Әлеге бәйгедә гимназиябез данын 6 нчы сыйныф укучысы Садыйкова Ралинә яклады. Ул 4 бәйге: “Костюм көз сылуы Сөмбелә”, “Интеллектуаль бәйге”, “Бөтен җирне нурга күмә кояш кебек Сөмбелә”(визитка), “Алтын куллар” кул эшләре бәйгеләрендә чыгыш ясады. Ралинәгә иҗади уңышлар теләп калабыз.













