Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Укучылар Пушкин картасы белән кинога бардылар 14.11.2023

"Пушкин картасы" проекты кысаларында 8а сыйныфы укучылары кинотеатрда булдылар. Тамашадан соң балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар, сюжетның нечкәлекләре турында фикер алыштылар.
-
Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган чаралар... 14.11.2023

13 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр гимназиядә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар уза. Шул уңайдан бүген юл хәрәкәте иминлеге темасына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф сәгатенең максаты - балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү. Укучылар шулай ук юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләре, юл билгеләренең әһәмияте турында искә төшерделәр.
-
Котлыйбыз! 14.11.2023

Бүген Казан шәһәре мәктәпләренең 5-6 нчы сыйныфында укучы кызлар арасында узган “Көз сылуы Сөмбелә” бәйгесенең шәһәр этабы үтте. Катнашучы кызлар 5 этапта чыгыш ясадылар. Барлык бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, 6 нчы сыйныф укучысы Садыйкова Ралинә 3 нче урынга лаек булды. Ралинәне зур җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр... 13.11.2023

Бүген гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүгенге дәрес илебезнең технологик суверенитетына багышланган иде һәм «Россия - киләчәккә караш» дип аталды.
-
"Пушкин картасы" кысаларында театрга сәяхәт... 12.11.2023

Гимназиябезнең 9б һәм 11а сыйныфы укучылары Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында “Тапшырыл..ган хатлар” спектаклен тамаша кылдылар. Театрга сәфәр “Пушкин картасы” кысаларында узды. Яшь тамашачылар спектакльне зур кызыксыну белән карады, чөнки әлеге классик әсәр һәрбер буын вәкиленә кызыклы.
-
"Укучы гаилә-укучы Ил" 11.11.2023

Гаиләләрне укуга тарту, ата-аналарның уку компетенциясен үстерү максатыннан, республикабызда "Укучы гаилә-укучы Ил" бәйгесе уздырыла. Әлеге бәйгедә ел саен гимназиябез укучылары актив катнаша. «Укучы гаилә – укучы ил” республика бәйгесенең район этабы нәтиҗәләре билгеле булды. «Әни язган иң яхшы әсәр» номинациясендә 1 б сыйныфы укучысы Шарафеева Мәликә 3 нче урынга, «Укучы әни» номинациясендә 3 а сыйныфы укучысы Мухаметшина Динә 2 нче урынга лаек булдылар. Укучы кызларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Укучылар Зур этнографик диктантта катнаштылар 11.11.2023

“Халыклар күп - ил бер!” шундый лозунг астында 2023 елның 3-8 ноябрендә VIII Халыкара мәгърифәтчелек акциясе – “Зур этнографик диктант” узды. Диктантта гимназиябез укучылары актив катнаштылар.
-
Казанда «Беренчеләр советы» рәисен сайлаулар узды 11.11.2023

Бүген Казанда «Беренчеләр советы» рәисен сайлаулар узды. Әлеге вазифага Казанның барлык мәктәпләреннән гаризалар кабул ителгән иде. Чарад ТР Рәисе ярдәмчесе, беренчеләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Т.Д. Сөләйманов, шулай ук беренчеләр хәрәкәтенең Казан бүлеге җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Д. Р. Бариев катнашты. Сайлаулардан соң рәисләр һәм ярдәмчеләрне хәрәкәткә багышлау тантанасы узды. Аларның һәрберсенә символик тамгалар һәм беләзекләр тапшырылды.
-
Сәламәтлегеңне яшьтән сакла! 10.11.2023

Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү күнекмәләрен формалаштыру айлыгы кысаларында гимназиядә “Сәламәтлегеңне сакла!” дип исемләнгән рәсем һәм стена газеталары бәйгесе үтте. Бәйгенең төп бурычлары: үсеп килүче буында наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау; шулай ук иҗади сәләтләрен үстерү һәм сынлы сәнгатькә кызыксынуны арттыру
-
“Россия бөркетләре”нә кабул иттеләр 10.11.2023

29 нчы сентябрь көнне гимназиябездә башлангыч сыйныф укучыларын Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган «Россия бөркетләре» сафларына багышлау тантанасы булып узган иде. Ә бүген исә укучыларга тантаналы рәвештә хәрәкәтнең символлары булган тамгалар һәм махсус эмблемалы капчыклар тапшырылды. Укучыларны сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Заляева Г.А. котлады. Укучылар чара барышында “Россия бөркетләре” нең девизын һәм гимнын башкардылар.













