Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Рәсем бәйгесе узды 13.12.2023

13 нче декабрь көнне гимназиябездә “Коррупция” темасына рәсем һәм плакатлар бәйгесе узды. Укучылар берсенннән-берсе эчтәлекле рәсемнәр ясадылар.
Конкурсның максаты - коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, җәмгыятьне коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга җәлеп итү. -
Коррупциягә каршы көрәш 13.12.2023

Коррупциягә каршы көрәш атналыгы дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныфларда “Коррупция» темасына сыйныф сәгатьләре узды.
Бу дата 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. 2003 елның 9 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Коррупциягә каршы конвенциягә кул куйганнан бирле, бу дата уңаеннан күп илләрдә демонстрацияләр, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар үткәрелә.
-
Шигырь бәйгесе узды 12.12.2023

12 нче декабрь – Конституция көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген 5-11 сыйныф укучылары туган ил, батырлык турында матур шигырьләр сөйләп, бәйгедә чыгыш ясадылар. Тирән эчтәлекле шигырьләр, сөйләм осталыгы беркемне дә битраф калдырмады.
-
Хокук әлифбасы 12.12.2023

Бүген гимназиябездә башлангыч сыйныфларда, Конституция көненә багышланган, “Хокук әлифбасы” дип исемләнгән кинолекторий узды. Укучылар хокуклар һәм бурычлар турында мультфильмнар карадылар һәм фикер алыштылар. Кечкенә булуларына карамастан Конституцияне бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.
-
Баскетбол ярышы узды 12.12.2023

Бүген гимназиябездә баскетбол буенча спартакиада узды. Уенда 9а һәм 8б сыйныфы егетләре катнашты. Алар бу спорт төрен аеруча яраталар, тренировкаларга йөриләр. Нәтиҗәдә уен дуслык белән төгәлләнде.
Укучы егетләребезгә алга тада да уңышлар телибез! -
Дөрес туклану 12.12.2023

Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе! Бары дөрес тукланганда гына эшкә, укуга күңел үсә, баш мие яхшырак эшли, организм стрессларга бирешми.
Бу көннәрдә Сәламәт яшәү рәвеше атналыгы уза. Шул уңайдан башлангыч сыйныфларда шәфкать туташы “Дөрес туклану” исемле сыйныф сәгате уздырды. Ул укучыларга дөрес туклануның файдасы һәм файдалы ризыклар, яшелчәләр, ашказаны тракты авырулары турында сөйләде.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 11.12.2023

“Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” дәресләр циклының бүгенге чыгарылышы илебезнең төп законы – Конституция турында барды.
Сыйныф сәгатенең максатлары: 1) илнең төп законы белән танышу; 2) Конституциянең гражданнар тормышында мөһимлеге турында күзаллаулар формалаштыру; 3) гражданлык бурычы һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.
Укучылар видеороликлар карадылар. Конституция – җәмгыятебезне оештыруның принциплары, Россия Федерациясе халыкларының кыйммәтләре беркетелгән Төп закон икәнлеге турында фикер алыштылар. Анда һәркемнең хокуклары һәм бурычлары, гаделлек һәм иминлек, гаиләгә мәхәббәт һәм хезмәт кешесенә хөрмәт турында әйтелә. Конституция дәүләтнең бердәмлеге һәм бөтенлеге нигезе һәм Россиянең алга таба үсеше һәм аның гражданнарының үз-үзләрен үстерүгә нигез булып тора. Россиянең барлык гражданнарының бурычы - илебезнең Төп Законын хөрмәт итү һәм аның кагыйдәләрен үтәү.
. -
Ришвәткә каршы көрәш 11.12.2023

Коррупцияга каршы көрәш көне кысаларында гимназиядә төрле чаралар уза.
Бүген 5-11 нче сыйныфларда “Коррупцияга “юк” дип әйтик!” исемле сыйныф сәгатьләре узды.
Ришвәтчелек - кешенең акылын, намусын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозу формаларының берсе.
Бүген аңа каршы тору, профилактикалау – зур һәм мөһим проблемаларның берсе. Шуңа күрә ил һәм республика күләмендә законнар кабул ителә, кайнар элемтәләр эшли.
Киләчәгебез ышанычлы,өметле булсын өчен элеге явызлыкның тамырын уртак тырышлык белән корытырга тиешбез.
-
Батырлык дәресе 07.12.2023

9 декабрь – илебездә Ватан Батылары көне билгеләп үтелә. Бу көнне илебез иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган һәм бүгенге көндә дә батырлыклар күрсәтүче кешеләрне искә алалар, тәбриклиләр.
Шул уңайдан гимназиябездә 5-11 нче сыйныфларда Батырлык дәресләре узды. Укучылар төрле елларда батырлыклар күрсәткән ватандашларыбызны искә алдылар, аларның тарихлары турында сөйләштеләр.
Чараның максаты - батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны дәлилли белүләренә ирешү. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.
Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү аша, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.
-
Мастер-класс узды 07.12.2023

Күп еллар гимназиябездә укучылар үзидарәсе эшләп килә. “Алдынгылар хәрәкәте” барлыкка килү белән, әлеге юнәлеш тагын да активлашып, ялкынланып китте.
Укучылар үзләрен кызыксындырган 12 юнәлешне җитәклиләр, яңа чаралар уйлап табып, иптәшләрен кызыксындырып, үзләре тирәсенә туплыйлар.
7 нче декабрь көнне сәнгать юнәлеше башлангыч сыйныф укучыларына оригами ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар үз куллары белән яңа елга бик матур бүләкләр ясадылар.
Укучылар! Сезне алдагы чараларда да актив катнашырга чакырып калабыз!













