Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Игелеклелек юлы 07.12.2023

Инвалидлар атналыгы кысаларында оештырылган чаралар дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныфлар арасында “Игелеклелек юлы” рәсем бәйгесе үткәрелде. Укучылар бик матур һәм эчтәлекле рәсемнәр ясадылар.
-
Кеше организмы мөмкинлекләре 06.12.2023

3 нчедекабрь – Инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан гимназиябездә төрле чаралар уза.
Бүген барлык сыйныфларда “Кеше организмы мөмкинлекләре” темасына мәгълүмати тәнәфесләр узды. Үзидарәгә йөрүче укучылар иптәшләренә кешегә хас мөмкинлекләр турын сөйләделәр, уеннар оештырдылар. Бу формат барлык укучыларга да бик ошады.
-
Китаплар күргәзмәсе 05.12.2023

Бүген гимназиябездә, Билгесез солдат һәм Ватаныбыз Батырлары көне уңаеннан, китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы, батырлар, әлеге темага әсәрләр урын алган китаплар урнаштырылды.
-
Волонтёрлар көне 05.12.2023

Бүген илебездә Волонтёрлар көне билгеләп үтелә.
Әлеге бәйрәм көне җәмәгатьчелек игътибарын волонтёрлык кебек мөһим эшкә – мохтаҗларга түләүсез ярдәм итүгә җәлеп итүне максат итеп куя.
Кешеләргә риясыз ярдәм итәр өчен, зур йөрәккә, рух көченә һәм актив позициягә ия булырга кирәк.
Шул уңайдан гимназиябездә 8-9 сыйныф укучыларына “Мин – волонтёр. Бу миңа нигә кирәк?” исемле фильм күрсәтелде. Соңыннан укучылар әлеге юнәлеш, аның төрләре, игелекле эшләр турында фикер алыштылар. -
Халыкара инвалидлар көне 04.12.2023

3 нче декабрь көнне - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала.
Шул уңайдан гимназиябездә дә чаралар узды.
Башлангыч сыйныфлада Фирая Разыйховна “Кешеләргә яхшылык өләшегез” дигән темага әңгәмә үткәрде. Укучылар мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә һәм гомумән әйләнә-тирәдәгеләргә игътибрлы булу турында фикер алыштылар. -
Билгесез солдат көненә радиоэфир 04.12.2023

3 нче декабрь - Билгесез солдат көне билгеләп үтелә.
Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. 3нче декабрь көне дә очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.
Шул уңайдан гимназиябездә бик күп чаралар үтте. 4 нче декабрь көнне 9 нчы Б сыйныфы укучылары Хәкимҗанова Диана һәм Гайнуллина Гүзәлия гимназия радиосында әлеге темага чыгыш ясадылар. Укучыларны истәлекле дата белән якыннан таныштырдылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 04.12.2023

Бүген, 4 нче декабрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүгенге дәрес игелекле эшләр башкару волонтерлык эшенә багышланган иде һәм «Без бергә» дип аталды.
-
Билгесез солдатка хат 04.12.2023

4 нче декабрь көнне гимназиябез укучылары “Билгесез солдатка хат” акциясендә катнаштылар, хатлар яздылар. Алар сугышның җимергеч көч булуын аңладылар, бар дөньяда тынычлык булсын дигән теләктә калдылар.
Бөек Ватан сугышы вакытында солдатлар стандарт формадагы өчпочмаклы хатлар язганнар. Хатлар ярдәмендә, фронтта сугышкан солдатлар һәм аларның туганнары арасында элемтә булган. Өчпочмаклы хатлар солдатларның исән-сау булуын яки яу кырында ятып калуы турында хәбәр иткән.
-
Гаиләбез батыры 04.12.2023

Гимназиябез укучылары «Гаиләбез батыры” акциясендә катнаштылар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары турында кечкенә генә мәкаләләр язып, ВКонтакте социаль челтәренә урнаштырдылар.
Әлеге акциянең максаты - геройларның бөек батырлыклары турында хәтерне саклап калу, киләсе буынарга җиткерү.
-
Алдынгылар советына сайлаулар узды 02.12.2023

2 нче декабрь көнне барлык муниципаль районнарда “Алдынгылар советына” председатель сайлаулары узды. Республика күләмендә 12 кандидат катнашты.
Гимназиябез укучылары да үз тавышларын бирделәр. Беренче турның финалистлары Казан шәһәре укучылары - Нурулина Камилә һәм Гаврилов Ислам.
«Алдынгылар Советы» - укучылар үзидарәсенең яңа органы, анда активистлар мәктәп тормышын яхшырту буенча үз проектларын һәм идеяләрен тормышка ашыра ала.













