Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
19 нчы май - Гимназия укучыларын данлау көне.
Опубликовано: 19.05.201719 нчы май - гимназия укучыларын данлау көне. Данлау көненең нәкъ менә 19нчы майга билгеләнүе очраклы түгел, әлбәттә. Элеккеге пионер туган көненә алмашка бәйрәм булсын дип, махсус билгеләнгән ул. Укучының уку елы дәвамындагы тырышлыгы нәкъ менә бу көндә данлана. Исемлекне барлый торгач, данлауга лаеклыларның быел да аз түгел икәнлеге ачыкланды. 50дән артык мактау грамотасы әзерләнде! Иң беренче чиратта, әлбәттә, үзләренең белемнәрен фәнни яктан аклаган укучылар бүләкләнде. Төрле фәннәрдән олимпиадаларда һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңгән һәм призлы урыннарга ия укучыларыбыз байтак булып чыкты. Соңрак, иҗади бәйгеләрдә җиңүче һәм гимназиянең иҗтимагый тормышында кайнаучы актив укучылар бәяләнде. Макулатура тапшыруда алдынгылыкка чыккан сыйныфлар грамотага өстәп тапшырылган тортларга бик канәгать калдылар.
К списку новостей













