Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 531 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Профилактика вовлечения несовершеннолетних в террористическую деятельность
30.12.2026
Республиканским агентством по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» организован выход репортажа (телевизионный сюжет в программе «7 дней» на телеканале «ТНВ», 11 октября 2026 г.) по теме профилактики вовлечения несовершеннолетних в террористическую деятельность, включая поджоги трансформаторов и иных объектов, совершаемые по заданию иностранных спецслужб.
Ролик доступен по ссылке: https://tnv.ru/news/the-incident/581358-anatomiya-diversiy-kak-verbovshchiki-vovlekayut-podrostkov-v-terakty-cherez-messendzhery/
-
5 «Б» сыйныфы укучылары татар тирмәсендә экскурсиядә булдылар 28.10.2026

28 октябрь көнне гимназиябезнең 5 «Б» сыйныфы укучылары татар тирмәсендә экскурсиядә булдылар. Күчмә татарларның тарихы һәм гореф‑гадәтләре белән тирәнрәк таныштылар.
Программа экскурсиядән башланды. Укучылар күчмә халыкның көнкүреше һәм тормыш тәртибе белән таныштылар. Йортны төзү, тирмә эчендәге киңлекне бүлү һәм аның даими күчеп йөрү өчен уңайлы булуы турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Тирмәдәге һәр әйбер үз мәгънәсе белән аерыла.
Аннан укучылар хуш исле үлән чәе эчтеләр, өчпочмак һәм чәк‑чәк ашадылар. Төрле милли уен кораллары белән таныштылар, кубызда уйнарга өйрәнделәр. -
Алдынгылар Советының "Хезмәт, һөнәр" юнәлеше активистлары сыйныфларны җыештырдылар 28.10.2026

26-28 октябрь көннәрендә Алдынгылар Советының "Хезмәт, һөнәр" юнәлеше активистлары каникул алдыннан сыйныфларны җыештырдылар.
Укучылар эшләрне үзара бүлештеләр һәм бергәләп парталарны юдылар, тузан сөрттеләр, сыйныф бүлмәсен тәртипләделәр.
Җыештыру вакытында укучылар сыйныфны тәртипләп кенә калмадылар, ә командада эшләргә өйрәнделәр.
Чисталыкны саклау - ул зур эш. Ул тырышлык һәм игътибар таләп итә. -
Вакытны югалту турында әкият 28.10.2026

28 октябрь көнне 2 «А», 4 «А» һәм 4 «Б» сыйныфы укучылары «Синема» кинотеатрында Евгений Шварц әкиятенә нигезләнгән «Вакытны югалту турында әкият» фильмын карадылар.
Фильм һәрбер үткән көннең әһәмиятен аңларга һәм тырышлыкны үстерергә ярдәм итә.
Сюжетның үзәгендә — балалардан вакытны урлап, үзләренә яшьлекне кайтарырга теләгән усал сихерчеләр. Баш герой мәктәп укучысы Петя Зубов - вакытны югалтуның нәтиҗәләре белән очраша һәм дуслары белән бергә сихерчеләрне җиңү ысулын таба. Әкият аңлаешлы формада вакытны кадерләүнең һәм эшләрне кичектермәүнең мөһим икәнлеген күрсәтә. -
Яраткан балачак китапларым 27.10.2026

1-4 сыйныф укучылары «Яраткан балачак китапларым» күргәзмәсе оештырдылар. Чара Халыкара китапханәләр көненә банышланды. Һәр укучы яраткан беренче китабын алып килде һәм сыйныфташларын аның белән таныштырды.
Укучылар бик кызыксынып иптәшләрен тыңладылар. Соңыннан китаплардан күргәзмә оештырдылар. -
Халыкара китапханәләр көне 27.10.2026

27 октябрь көнне гимназиябезнең Алдынгылар Советы активистлары Халыкара китапханәләр көненә багышланган Бөтендөнья «Открывая страницы» акциясендә катнаштылар.
Активистлар «Китап укучы карточкасы» проекты оештырдылар. Һәр укучы үзенә ошаган 3 китап турында язды. Соңыннан әлеге эшләрдән «Сыйныфның китап уку портреты» ясалды.
Яраткан китаплар арасында әкиятләр дә, маҗаралы әсәрләр дә, хәтта фәнни китаплар да бар иде. -
Көз сылуы Сөмбелә 2026 27.10.2026

27 октябрь көнне 5 «Б» сыйныфы укучысы Зарипова Язилә һәм аның ярдәмче төркеме Казан шәһәре Идел буе районының «69 нчы урта мәктәбе»ндә узган «Көз сылуы Сөмбелә‑2026» шәһәр конкурсының район этабында актив катнашты.
Конкурс түбәндәге тәртиптә узды:
1. Визитка — «Бөтен җирне нурга күмә кояш кебек Сөмбелә».
2. «Алтын куллар» — кул эшләре конкурсы.
3. «Без талантлар эзлибез» — иҗади номерлар.
4. Костюмнар конкурсы — «Көз сылуы Сөмбелә‑2026». -
Туган якны өйрәнү музее 27.10.2026

27 октябрь көнне мәктәп музее экскурсоводлары - 6 «А» сыйныфы укучылары (җитәкчесе — Хөснетдинова Э. Р.) - 2 «А» сыйныфына экскурсия оештырдылар һәм Яңа Татар бистәсе тарихы турында сөйләделәр. Балалар туган якның бай тарихы белән таныштылар.
Безнең «Туган як» музее, ул 1967 елның 15 октябрендә ачылган, Яңа Татар бистәсенең һәм 1 нче Татар гимназиясенең (элекке исеме — 35 нче мәктәп) тарихын чагылдыра.
Яңа Татар бистәсе белән күп кенә бөек шәхесләрнең исемнәре бәйләнгән. Алар арасында язучылар Г. Исхакый, Ф. Амирхан, шагыйрь М. Җәлил, композитор Салих Сәйдәшев бар.
Бөтен дөньяга танылган татар шагыйре Г. Тукай Яңа Татар бистәсе тарихында тирән эз калдырган. -
Тимер юл — югары куркыныч зонасы 23.10.2026

23 октябрь көнне Наркоманиягә каршы профилактика һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру айлыгы кысаларында, көзге каникуллар алдыннан 4 «А», 6 «А», 6 «Б», 6 «В», 7 «В» һәм 8 «Б» сыйныфларында Россия эчке эшләр министрлыгының юл-транспорт хәрәкәте буенча балиг булмаганнар эшләре бүлегенең Казан линиясе полиция майоры Фәсхетдинова Фәния Рафаэль кызы чыгыш ясады. Ул «Тимер юл — югары куркыныч зонасы» дигән лекция укыды. Лекция барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
реле җайланмасын (шул исәптән аларны яндыруны) һәм поездлар хәрәкәтен регуляцияләү һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен транспорт инфраструктурасы объектларында кулланыла торган сигнализация, централизация һәм блоклаштыру приборларын җимерүнең мөмкин булмавы;
«зацепинг» дип атала торган рисклы мавыгуның куркынычлыгы.
-
«Россия бөркетләре»нә багышлау 23.10.2026

23 октябрь көнне гимназиябездә көтеп алынган чара - беренче сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре»нә багышлау тантанасы үтте. Балалар өчен бу гади бәйрәм генә түгел, ә мәктәп тормышында яңа баскычка аяк басу. Бөркетләрнең үз миссиясе, үз гореф‑гадәтләре һәм бердәм фикерле дуслар командасы бар! Чарада җылы сүзләр, изге теләкләр яңгырады. Беренче сыйныф укучыларын тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Г.А. котлады. Ул тырышып укырга, бергәләп яңа, кызыклы чараларда катнашырга, көчле команда төзергә чакырды. Гимназиябезнең «Алдынгылар Советы» да котлауларга кушылды. Өлкән сыйныф укучылары сабыйларга «Бөркет» булуның нинди мәгънәгә ия икәнен аңлаттылар һәм аларга ышанычлы остазлар булырга вәгъдә бирделәр. Нәни укучыларга "Россия бөркетләре" тамгасы, таныклык, Ак барс тамгасы һәм бүләкләр тапшырылды.













