Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Тимурчылык эше дәвам итә 14.01.2017

Тимурчылык эше дәвам итә.Бүген 5 нче сыйныф укучылары һәйкәл-обелискны чистартып кайттылар.
-
"Ничек яшисез,кышлаучы кошлар?" 13.01.2017

7нче сыйныфта "Ничек яшисез,кышлаучы кошлар" темасына тәрбия сәгате булып узды.Тәрбия сәгате барышында укучылар табышмакларга җаваплар таптылар,рәсемнәр ясадылар,сорауларга җавап бирделәр.Тәрбия сәгате экологик,әхлак тәрбиясе бирү ягыннан отышлы булды.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 13.01.2017

Бүген 5-8 сыйныф укучылары өчен "Интернет челтәрендә куркынычсызлык"темасына чын күңелдән сөйләшү оештырылды.Интернеттан дөрес файдаланырга,куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәргә өйрәтелде.Соңыннан видеофильм карау оештырылды.
-
"Итекле "футбол 11.01.2017

Бүген физкультура фәне укытучысы Әхмәтшин И.И. 4-7 нче сыйныф егетләре белән футбол уенын спортзалда түгел,ә чын киез итекләр киертеп карда уйнатты.Егетләргә бу бик ошады.Ләкин карда уйнау авырырак икән,шыр тиргә баттылар.Саф һава-тәнгә дәва.
-
"Сәламәтлегең-синең байлыгың"акциясе 10.01.2017

Бүген мәктәбебездә "Сәламәтлегең- синең байлыгың!" акциясе кысаларында 5-8 нче сыйныф укучылары катнашында флешмоб үткәрелде.Хәрәкәттә-бәрәкәт икәнен укучылар яхшы беләләр.Сәламәт булыйк!
-
Район Чыршы бәйрәме.
07.01.2017
7 гыйнвар көнне Лесхоз бистәсе мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н.катнашында Чыршы бәйрәме үткәрелде.Мәктәбебездән 14 укучы әлеге бәйрәмдә катнашып,чын күңелдән ял итеп кайттылар.Оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Лагерь ябылу тантанасы
31.12.2016
Бүген лагерь ябылу тантанасы.Укучылар лагерьда үткәрелгән чаралардан бик канәгать калдылар.Җәйге лагерьга да йөрергә теләк белдерделәр.Тәрбиячеләргә,повар апаларына зур рәхмәтләрен белдерделәр.
-
"Кояшкай"да 6 көн
30.12.2016
"Кояшкай"да 6 көн күңелле үтте.Укучылар иртәнге аштан соң "Оста куллар","Чаңгыга әзерлек" түгәрәкләрендә шөгыльләнделәр ,10.00-12.00 сәгать аралыгында Сатыш мәдәният йортында үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә күңел ачтылар.Көндезге аштан соң "Күңелле футбол" уенында катнаштылар.
-
"Кояшкай"ның 5 көне 29.12.2016

Бүген "Кояшкай"ның 5нче көне.Укучылар иртәнге аштан соң "Оста куллар","Умартачылыкта оста куллар" түгәрәкләрендә шөгыльләнделәр.10.00.сәг.-11 00 сәг. аралыгында "Иң җитез отряд" бәйгесендә көч сынаштылар.11.00-12.00 сәг."Теремкәй" әкиятен сәхнәләштереп, укучылар "артистлар" булдылар.Көндезге аштан соң флешмоб оештырдылар һәм табышмаклар кичәсендә катнаштылар.Лагерьнең 5 нче көне дә кызыклы һәм файдалы узды.
-
"Кояшкай" да 4 көн. 28.12.2016

Лагерьда укучыларның яллары кызыклы һәм файдалы уза.Бүген укучылар "Ягез әле,кызлар!" бәйгесендә көч сынаштылар.Авыл китапханәсенә экскурсиядә булып, кызыклы китаплар тарихы белән танышылар.Көндезге аштан соң "Футбол" түгәрәгендә футбол һәм пионербол уйнап көч тупладылар.Көн файдалы узды.









