Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Арадаш аттестация дәвам итә. 13.05.2017

Мәктәбебездә арадаш аттестация дәвам итә.Буген 8 сыйныф укучылары технология фәненнән проект эшләре якладылар.Шунысы куанычлы,укучылар проект эшен югары дәрәҗәдә башкардылар.Рәхмәт сезгә!
-
Конкурс "Нобелевские надежды КНИТУ-2017" 12.05.2017

Сегодня в городе Казани состоялся конкурс "Нобелевские надежды КНИТУ-2017". В нем приняли участие ученица 7 класса Гильмиева Аниса, заняла II место, руководитель Гильманова А.Н., ученик 7 класса Марданов Зульфат - занял III место, руководитель Марданов А.М. Молодцы!
-
"Тукай безнең йөрәкләрдә!" 26.04.2017

26 апрельсөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.Шушы уңайданСатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мәктәбебездә "Тукай яши безнең йөрәкләрдә!" дип исемләнгән чара үткәрелде һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
-
"Без бергә!"
24.04.2017
"Язгы шәфкатьлелек" атналыгы кысаларында "Без бергә!" девизы астында укучыларыбыз бүләкләр алып һәм концерт номерлары әзерләп "Тургай" балалар приютында булып кайттылар.Биредә тәрбияләнүчеләр без алып килгән бүләкләрне һәм концерт номерларын бик яраттылар.
-
Фотоконкурс
23.04.2017
Язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында бүген "Бөтен гаиләбез белән укыйбыз!"темасына фотоконкурс оештырылды.Китапханәдән иң күп китап алучы укучылар билгеләнде.
-
Экологик уикенд 22.04.2017

"Экологик уикенд" акциясе кысаларында бүген мәктәп күләмендә "Җир Анабызны саклыйк!" дип исемләнгән кичә булып узды.Кичә барышында укучылар" Бөтендөнья җир" көнен беренче тапкыр кайда һәм кайчан,ни өчен үткәрелүен,безнең илдә үткәрелү тарихы белән таныштылар,викторина сорауларына җаваплар бирделәр,җирнең экологик халәтен билгеләделәр.
-
Җирле үзидарә көне уңаеннан очрашу 21.04.2017

Бүген Җирле үзидарә көне уңаеннан Сатыш авылы җирле үзидарә башлыгы Шафигуллин Ф.Ф.белән очрашу оештырылды.Шафигуллин Ф.Ф.җирле үзидарә органаның эшчәнлеге,вазыйфалары,авыл үсеше турында презентация күрсәтте.Соңгы еллардагы үсешкә басым ясады.
-
"Спорт сөюче Татарстан"
21.04.2017
"Язгы шәфкатьлелек"атналыгы кысаларында бүген башлангыч сыйныф укучылары белән күңелле флешмоб,югары сыйныф егетләре арасында волейбол ярышы булып узды.
-
Бердәм экологик дәрес 20.04.2017

Укучыларга экологик тәрбия бирү максатыннан бүген мәктәбебездә 1-11 сыйныфлар катнашында бердәм экологик дәрес үткәрелде.Дәрес барышында табигатькә тискәре йогынты ясаучы факторларны билгеләделәр,кеше сәламәтлегенең экология белән бәйле булуын исбатладылар.
-
"Дәүләт хезмәте күрсәтү порталы-безнең ярдәмчебез"
19.04.2017
Информатика фәне укытучысы укучылар белән "Дәүләт хезмәте күрсәтү-безнең дустыбыз!" темасына дәрес үткәреп, өлкәннәрне түләүләрен шушы портал аша түләргә өйрәтергә чакырды.









