Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 14.09.2017

13-14 сентябрь көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укытучылар коллективы Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында катнашты. 16 сентябрь көнне мәктәбебез директоры Ф.Т. Нигматзянов VIP-футбол ярышында катнашачак. Уңышлар телибез!
-
Иртәнге зарядка 13.09.2017

"Сәламәт тәндә- сәламәт акыл!"
Шушы гыйбарәне истә тотып укучыларыбыз иртәләрен зарядкадан башлыйлар.
-
Эвакуация 12.09.2017

Бүген мәктәбебездә гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерү максатыннан эвакуация үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар коллективы үзләренең белемнәрен югары дәрәҗәдә булуын күрсәттеләр.
-
Бөтенроссия аеклык көне. 11.09.2017

Бөтенроссия аеклык көне 1913 нче елның 11 сентябреннән башлап билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм безнең мәктәпне дә читләтеп үтмәде. 1-4 класслар белән рәсем бәйгесе, 5-9 класслар белән плакатлар ясау, 10-11 класслар белән анкета сорауларына җавап бирү оештырылды.
-
Укучыларның бушка туклануы 09.09.2017

2017-2018 уку елы башланып китте. Уку белән беррәттән укучыларның туклануы да оешкан төстә оештырылып җибәрелде. Күп балалы гаиләләрдән булган укучылар бушка туклану хокукына ия икәнне исегезгә төшерәбез. Моның өчен гаилә хәле турында справка (авыл советыннан бирелә), баланың туу турында таныклыгы яисә паспорт копиясе, гариза (класс җитәкчесеннән алына) белән мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Тәрбия сәгатьләре 08.09.2017

Җомга көн- тәрбия сәгатьләре көне дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тәрбия сәгатьләре булып узды. Рәсемдә өметле, яшь укытучыбыз Диана Александровна 5 сыйныфлар белән викторина уздырганны күрәсез.
-
Әти-әниләр җыелышы 07.09.2017

Бүген Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә әти-әниләр җыелышы булып үтте. Җыелышта укучыларның әти-әниләре, укытучылар коллективы, Сатыш җирле үзидарә советы рәисе Шафигуллин Ф.Ф. һәм фельдшер Зарипова И.Р. катнашты.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге дәвам итә. 06.09.2017

Түгәрәкләр эшчәнлеге уңышлы гына дәвам итә. Бүген дәресләрдән соң "Умартачылыкта оста куллар" һәм "Лыжная подготовка" түгәрәкләре эшләрен башлап җибәрде.
-
Лыжная подготовка. 05.09.2017

Мәктәбебездә яңа уку елы белән бергә түгәрәкләр эшчәнлеге дә киң җәелде. Укучылар "Лыжная подгатовка", "Мини- футбол", "Умелые ручки", "Умелые руки в пчеловодстве", "Хореография" түгәрәкләренә язылып йөри башладылар. Фотода сез түгәрәк җитәкчесе Солтанов Азат Нәкыйп улының эшчәнлекне башлап җибәргән вакытын күрә аласыз. Уңышлар сезгә!
-
Корбан ашы. 04.09.2017

Бүген мәктәбебездә Корбан гаете уңаеннан корбан ашы үткәрелде. Чарада Фидаил хәзрәт Нуриев катнашып укучыларга Корбан бәйрәменең килеп чыгышы, әһәмияте турында вәгазь сөйләде. Соңыннан укучылар һәм укытучылар корбан ашыннан авыз иттеләр.









