Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
"Табигатьне саклыйк!" листовкалар конкурсы
19.04.2017
Экология елы уңаеннан бүген укучылар "Табигатьне саклыйк!" дип аталган листовкалар таратып,табигатьне сакларга чакырдылар.
-
ГТО нормалары тапшырабыз.
19.04.2017
Бүген мәктәбебез укучылары чираттагы ГТО нормаларын тапшыруда актив катнаштылар.
-
"Тарихи Ватаныбызны саклыйбыз!"
18.04.2017
Бүген укучыларыбыз Бөек Ватан сугышында һаләк булган геройлар истәлегенә куелган һәйкәл-обелискны чистартып кайттылар.18 гасыр ахырында төзелгән мәдрәсәгә экскурсиягә бардылар,аның тарихы белән таныштылар.
-
"Язгы изгелек атнасы-яхшы эшләр эстафетасы"
17.04.2017
"Язгы изгелек атнасы-яхшы эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында,"Ветераннар яныбызда" баш астында 4 нче сыйныф укучылары тыл һәм хезмәт ветераннары Садыкова Т.С.,Галиева Б.Г.,Насибуллина Х.Н.янында булып,хәлләрен белеп кайттылар.
-
Эковесна-2017
15.04.2017
3 апрельдән 12 майга кадәр район күләмендә "Эковесна-2017"конкурсы игьлан ителде.Безнең мәктәп укучылары элеге конкурсны флешмоб белән ачып җибәрделәр.
-
Космонавтика көне 12.04.2017

12 апрель- Космонавтика көне.Шушы уңайдан мәктәбебездә рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды һәм видеофильм карау оештырылды.
-
Кошлар көне
01.04.2017
1 нче апрель-Бөтендөнья кошлар көне.Шушы уңайдан мәктәп күләмендә "Сайрагыз сез кошкайлар,безнең якын дускайлар!" кичәсе булып үтте.Кичә барышында кошларның тормышы,авыл хуҗалыгына китергән файдалары турында кызыклы мәгьлумат бирелде.Табышмакларга җаваплар табылды,шигырьләр тыңланды,презентация каралды.
-
"Нәрсә ул ГТО?"
31.03.2017
Бүген мәктәп күләмендә "Нәрсә ул ГТО?" темасына укучылардан сораштыру оештырылды һәм аларның фикерләрен яктырткан стенд эшләнде. Башлангыч сыйныф укучылары арасында мини -футбол уены оештырылды.5-8 нче сыйныф укучылары катнашында рәсемнәр конкурсы оештырылды.
-
Канатлы дусларыбыз
30.03.2017
Экология елы буларак,укучылар арасында кошларга,табигатькә аеруча игьтибарлы булырга чакырган эшләр башкарыла.Бүген 5 нче сыйныф укучылары катнашында "Канатлы дусларыбыз" темасына кичә оештырылды.
-
"Мин-мастер!"конкурсы
27.03.2017
27 нче март көнне "Мин- мастер!" конкурсында 5 нче сыйныф укучылары Габделхакова А. һәм Марданов З.катнашып уңышлы чыгыш ясадылар.









