Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Кояшкай" ял лагереның 7 көне 08.06.2017

Лагерьда көннәр күңелле үтә.Бүген укучылар иртәнге аштан соң Баллы чишмәсенә экскурсиягә бардылар,түгәрәк өстәл артында "Без булдырабыз!" темасына ярыш-бәйгедә катнаштылар,күңелле футбол уенында ярыштылар.
-
"Кояшкайда" 6 нчы көн 07.06.2017

Бүген "Кояшкай" ял лагереның 6 нчы көне.Иртәнге аштан соң балалар Сабантуй мәйданында татар халкының милли уеннарын уйнап күңел ачтылар.Көндезге аштан соң "Җырлыйм туган якта" җыр бәйгесе оештырылды, татарча мультфильмнар карадылар.Көн кызыклы һәм файдалы узды.
-
"Кояшкайда" 5 нче көн 06.06.2017

Бүген лагерьда үткәрелгән чаралар рус теле көненә багышланды. Иртәнге аштан соң Җюль Вернның "Том Сойер" әсәре буенча квест оештырылды, "Әкиятләр иленә" сәяхәт иттеләр,"Великий, могучий русский язык" темасына кичә оештырылды.
-
"Кояшкай" да 4 нче көн. 05.06.2017

Бүген "Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү,хезмәт лагереның 4 нче көне.Иртәнге аштан сон "Ватанны саклау изге эш" темасына мероприятие үткәрелде,бүгенгесе көндә Армия сафларында хезмәт итүче егетләр турында сөйләшү оештырылды,презентация каралды.Сатыш мәдәният йортында,китапханәдә,почтада,кибетләрдә экскурсиядә булдылар.Көндезге аштан соң "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнделәр,"Күңелле стартлар"уенында көч сынаштылар.Көн күңелле һәм файдалы узды.
-
"Кояшкай" да 3 нче көн. 03.06.2017

"Кояшкай" ял лагеренда көннәр күңелле уза.Бүген иртәнге аштан сон укучылар Вахитов урамында яшәүче Бөек Ватан сугышы батырлары,сугыш чоры балалары,тыл ветераннары яшәгән йортларда булдылар,алар белән очраштылар,үзләре ясаган бүләкләр тараттылар.Көндезге аштан сон "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнделәр.
-
"Кояшкай" да 2 нче көн. 02.06.2017

Бүген дә балалар бик теләп җыйналдылар.Иртәнге аштан сон "Туган якны өйрәнү" музеенда булып авылның үткәне белән таныштылар,районның үсешен,ирешелгән уңышларын сурәтләгән видеофильм карадылар."Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнделәр,авылыбыз фельдшеры белән очраштылар,"Наркотиклар- безгә юлдаш түгел" темасына плакатлар конкурсында катнаштылар.2 нче көн күңелле үтте.
-
"Кояшкай" лагере ачылды. 01.06.2017

Бүген 30 баланы берләштергән "Кояшкай" ял лагере һәм 11 баланы берләштергән хезмәт һәм ял лагере эшли башлады.Иртән Татарстан Республикасы гимны белән линейка булып узды,укучылар лагерь планы белән таныштырылды,үз-үзеңне тоту кагыйдәләре,куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырылды,лагерьне ачу тантанасы бик күңелле узды.Балалар шат күңел белән таралдылар.
-
Сабантуй-2017 31.05.2017

Бүген балалар аеруча шат-күптән көткән Сабантуй бәйрәме.Иртән һәр класстан бирнә җыйналды.Дәресләрдән сон шаулап-гөрләп Сабантуй бәйрәме үтте.Мәктәп директоры уку алдынгыларын,актив укучыларны,бер көн дә дәрес калдырмаучыларны,иң күп "5" ле билгесе алучы укучыларны тәбрикләп үтте,аларга мактау грамоталары өләште.Уку елы шулай күтәренке шартларда тәмамланды.
-
"Соңгы кыңгырау"
25.05.2017
Бүген аеруча истәлекле көн,чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланганны белдереп соңгы кыңгырау чыңлаячак.9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары үзләренең чыгышлары аша укытучыларга,поварларга,техник хезмәткәрләргә үзләренең чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.Килгән кунаклар,әти-әниләр,ветеран укытучылар,укытучылар балаларга изге теләкләрен тапшырдылар.
-
11 сыйныфта республика контроль эше.
17.05.2017
Бүген 11 нче сыйныф укучылары татар теленнән республика контроль эше(сочинение элементлары белән изложение) башкардылар.Уңышлар сезгә!









