Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
"Яшел ут" конкурсында 28.01.2016

Бүген безнең бакчабызның тәрбиячесе Богавеева Гүзәлия Шамиловна “Яшел ут” конкурсы кысаларында “Балачак” балалар бакчасы балалары белән эшчәнлек күрсәтте. Тәрбияче ,балалар һәм ярдәм сорап килгән Карлсон “Юл йөрү кагыйдәләре иленә” поездга утырып сәяхәт кылдылар. “Юл йөрү билгеләре”, “Транспорт төрләре”, “Юлдагы кагыйдәләр”, “Уен” тукталышларында үз белемнәрен күрсәттеләр, уйнадылар. Балалар сәяхәтне бик ошаттылар, тагын барырга теләк белдерделәр. Карлсон балаларга үзенә ярдәм иткәннәре өчен бүләкләр тапшырды.Гүзәлия Шамиловнага конкурсның алдагы турларында уңышлар телибез!
-
Педкиңәшмә үтте 28.01.2016

Бүген безнең бакчабызда чираттагы педкиңәшмә үтте.Балалар белән эшләүдә ана һәм рус телләрендә УМК, ИКТ һәм башка яңа технологияләрне нәтиҗәле файдалану турында чыгышлар тыңланылды, презентацияләр каралды. Сәләтле балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре турында фикер алышынды. Уртанчылар төркемендә үткән тематик тикшерүгә анализ ясалды. Февраль аена эш планы белән таныштырылды.
-
Төзүче һөнәре 27.01.2016

Бу атнада балаларны өлкәннәр хезмәте белән таныштыру, аларның күзаллауларын киңәйтү максатында төрле юнәлешләрдә эшчәнлекләр бара. Бүген зурлар төркемендә тәрбияче Ганиева Фәния Фаттаховна балаларны төзүче һөнәре белән якыннан таныштырды, һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләде. Әңгәмәдән соң балалар презентация карадылар, проблемалы ситуацияләр чиштеләр, эшчәнлек ахырында төсле кәгазьләрдән кран, төзелүче йорт өлешләре кисеп, композиция төзеп ябыштырдылар. Балалар эшчәнлектә бик актив булдылар, төзүче һөнәренә карата үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
-
Татар халык уеннарын яратабыз 27.01.2016

“Кыңгырау” бакчасының беренче һәм икенче кечкенәләр төркеме балалары татар халык уеннарын яратып уйныйлар. Уеннар балаларда дуслык, иптәшлек,гаделлек, зирәклек, җитезлек кебек сыйфатлар тәрбияли, үз халкының гореф-гадәтләренә кызыксыну һәм мәхәббәт уята. Тәрбиячеләре Хайриева Гөләрия Таһировна җитәкчелегендә балалар “Зәлидә”, “Утыр,утыр, Мәликә”, “Түбәтәй”, “Күрсәт әле, Габдулла!” уеннарында бик теләп һәм кызыксынып катнашалар.
-
"Пешекче һөнәре 26.01.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Габбасова Ләйсән Равилевна балаларны өлкәннәр хезмәте белән таныштыруны дәвам итеп, пешекче һөнәре, пешекченең эш кораллары, вазифалары турында сөйләде.
Балаларга хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятле булуына төшендерде, һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлатты.Балалар бик теләп “Пешекчеләр” сюжетлы-рольле уенын уйнадылар.
-
Хезмәт төбе-хәзинә! 25.01.2016

Балаларның өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату,төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү,балаларда һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, бу атнада “Хезмәт төбе – хәзинә!” темасына эшчәнлекләр башланып китте.Бу эшчәнлекләр балаларның фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
-
"Синең куркынычсызлыгың синең кулларда!" 22.01.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары белән тәрбияче Богавеева Гүзәлия Шамиловна "Синең куркынычсызлыгың синең кулларда" темасына эшчәнлек күрсәтте.Тәрбияченең эшчәнлеге методик яктан дөрес итеп төзелгән, темага туры китерелеп бизәлгән иде. Сөенеч мизгеле булып урманнан килеп адашкан куян Йомшаккай булды. Балалар аңа үзләре белгән кагыйдәләрне өйрәттеләр, интерактив тактада биремнәр эшләделәр, бергәләп аз хәрәкәтле "Игътибарлы бул!", хәрәкәтле "Кем тизрәк үз кыршавын таба?" уеннарын уйнадылар. Тәрбияви һәм үстерешле "Будь заметен на дороге" исемле мультфильм карадылар. Эшчәнлек ахырында Йомшаккай балаларга медальләр тапшырды.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек! 22.01.2016

Бүген безнең балалар бакчасында "Юлларда иминлек кирәк!" темасына йомгаклау чарасы үтте. Зурлар төркеме балалары, тәрбияче Ганиева Фәния Фаттаховна җитәкчелегендә, бик матур күңел ачу әзерләгәннәр иде. Балалар атна дәвамында алган белемнәрен кабатладылар,ныгыттылар, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын бергәләшеп эзләделәр. Юлда йөргәндә кирәкле кагыйдәләрне әйбәт үзләштерүләрен расладылар.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Хәерле юл барчагызга
Киләчәк гомерләрдә!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш! 21.01.2016

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен киңәйтү, яңа терминнар өйрәтү,балаларда урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү максатыннан бүген, тәрбияче Хайриева Гөләрия Тагировна 2 кечкенәләр төркеме балалары белән эшчәнлек үткәрде. Балалар янына кунакка Куянкай килде. Бергәләшеп презентация карадылар, уеннар уйнадылар. Яңа шигырь белән таныштылар. Эшчәнлек бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. Тәрбияченең һәм Куянкайның киңәшләре балаларга юлда йөргәндә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.
-
Казан шәһәренә сәяхәт 20.01.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Шакурова Рузилә Мидхатовна белән сөйләм үстерү эшчәнлегендә Казан шәһәренә сәяхәт кылдылар.Балалар Казанга "поездга" утырып бардылар. Шәһәр юлларында йөрергә өйрәнергә үзләре белән дус песи баласы Мырауны да алдылар. Шәһәрдә транспорт төрләре белән танышуны дәвам иттеләр, белемнәрен ныгыттылар, шәһәрдә йөрү кагыйдәләрен кабатладылар.Мырау да куп кагыйдәрәрне исендә калдырды, балаларга үзенең рәхмәтен белдерде һәм аларга үзенең бүләк-уенчыкларын тапшырды. Сәяхәт балаларга бик ошады, үзебезнең бистәбезгә алар "автобуска" утырып кайттылар.












