Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
"Әтәч" бездә кунакта
17.02.2016
Уртанчылар төркемендә тәрбияче Богавеева Гүзәлия Шамиловна “Муса Җәлил –бөек шагыйребез” темасына эшчәнлек күрсәтте. Тәрбияче балаларны шагыйрьнең тормышы, әсәрләре белән презентация ярдәмендә якыннан таныштырды. Әтәч турында табышмакка җавап алгач , ул арада кунакка “Әтәч” килде һәм балалар белән бармак уены үткәрде. Аерым “Әтәч” шигыренә тукталып, аның буенча әңгәмә үткәрелде .Тәрбияче бу шигырьнең көйгә салынуын әйтеп, җырны тыңлатканнан соң, балалар белән бергә дә җырлап карадылар. “Әтәч” тә үзе турында җыр ишетүенә сөенеп, рәхмәт әйтеп китте.
-
Чәчәкләр ясыйбыз 16.02.2016

Бакчабызда бөек шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан уздырылачак бәйрәм иртәсенә әзерлек эшләре бара. Рус теле тәрбиячесе Мавлявиева Ләйсән Альфакаровна педагогларга ромашка чәчәкләрен кәгазьдән ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
-
Муса Җәлилнең туган көне! 15.02.2016

Бүген, 15 февраль – татар шагыйре һәм язучысы Муса Җәлилнең туган көне. Аның тууына 110 ел. Зурлар төркемендә тәрбияче Шамсутдинова Лениза Мисбаховна “М.Җәлил –бөек шагыйребез” темасы астында эшчәнлек үткәрде. Мусаның тормыш юлы белән балалар презентация аша якыннан таныштылар. Шагыйрьнең бик күп шигырьләре безгә истәлек булып калганына инандылар. “Әтәч”, “Сәгать” җырларына кушылып җырладылар. Ә инде “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштереп күрсәтү балалар өчен бик уңышлы булды.
-
"Ел тәрбиячесе-2016" 15.02.2016

Бүген безнең балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе – 2016” конкурсының финал өлеше башланып китте. Сабаның №5 “Бәләкәч” балалар бакчасыннан Хабибрахманова Д.Ф., Абдуллина Л.Р., Шайдуллина Л.Р. һәм Мамалайның “Кояшкай” балалар бакчасыннан Низамиева А.Н. лар “Ачык эшчәнлек” дип аталган бәйгедә оештыру сәләтләрен дә, методик белемнәрен дә, педагогик осталыкларын да күрсәттеләр. Бәйгенең икенче өлеше "Педагогик дан минуты” дип аталды. Әлеге бәйге барышында һәр тәрбияче үзе һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Балалар бакчасында эшләүче актер да, музыкант та, рәссам да, психолог та, педагог та булырга тиеш. Чыгышлар барышында һәр тәрбияче нәкъ менә шушы сыйфатларга ия булуларын раслады. Барлык конкурсантларның чыгышлары жюри тарафыннан бәяләнеп барылды.
-
Лыжня России 2016 14.02.2016

Бүген Байлар Сабасында "Лыжня России - 2016" ярышлары узды. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләр бик теләп катнаштылар. Һәркемне җиңү теләге биләп алган иде. Иң җитез чаңгычыларны җанатарлар алкышлап каршы алдылар.
Катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Россия -моя страна! 12.02.2016

Бү атна темасын йомгаклап рус теле тәрбиячесе Мавлявиева Ләйсән Альфакаровна һәм музыка җитәкчесе Галимуллина Алсу Ринатовна "Моя Россия - моя страна!" исеме астында мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән рус телендә бәйрәм оештырдылар.Бәйрәмдә балалар, Россия дәүләте турында алган белемнәрен чагылдырып, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, бик теләп рус халкының "Кадриль", "Березка" биюләрен башкардылар. Бәйрәм күңелле һәм күтәренке рухта үтте.
-
Рәсәй флагы 11.02.2016

Рәсемнәр бик матур килеп чыкты!
-
Рәсәй флагы 11.02.2016

Безнең бакчабызда атна темасы һәр белем бирү эшчәнлегендә киң чагылыш таба. Бүген икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәрендә иҗади-сәнгать юнәлеше буенча рәсем һәм кисеп-ябыштыру эшчәнлекләрендә балалар Рәсәй флагын ясадылар.
-
Турнир способностей "Росток" 10.02.2016

Сегодня воспитанники нашего детского сада стали участниками 2 этапа Всероссийского турнира способностей «РостОК - UnikУм» . 16 детей из старшей и подготовительной к школе групп выполняли интересные задания. Конкурсная программа включала разнообразные задания на выявление кругозора, знаний об окружающем мире, умения устанавливать причинно- следственные связи и другие отношения между предметами и явлениями. Задания детям принес медведь Умка. Дети проявили умения мыслить, сравнивать, быть внимательными и сосредоточенными. Каким бы не был результат судейской коллегии, наш результат очевиден: это праздник "УМА", творчества с интересными заданиями, разминками, играми .
Уважаемые,родители! Выражаем вам огромную благодарность за поддержку и понимание в проведении турнира!
-
Нәниләр музыка яраталар 09.02.2016

Ясле төркеме балалары музыка астында хәрәкәтләнергә, уйнарга, җырларга бик яраталар.












