Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Инглиз телендә сөйләшәбез 09.02.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән инглиз теле эшчәнлекләрендә “Киемнәр” темасы кабатлана.Бүгенге эшчәнлектә киемнәр турында әңгәмә үткәрелгәннән соң . презентация күрсәтелде, сүзле уеннар оештырылганнан соң, балалар курчакларга кышкы киемнәр кидерделәр һәм алар белән уйнадылар.
-
Чаңгыда шуу рәхәт! 09.02.2016

Көн дә чаңгы шуабыз,
Саф һавада булабыз.
Шуңа күрә һәрвакыт,
Без сәламәт булабыз!
-
Россия -зур дәүләт, Мәскәү - башкала!" 08.02.2016

Бу атнада «Россия – зур дәүләт, Мәскәү – башкала!” темасына эшчәнлекләр башланып китте. Бу эшчәнлекләрнең максаты булып балаларның Россия, Мәскәү турында күзаллауларын киңәйтү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, дәүләтебезнең символикалары – гимн, герб, флаглар белән таныштыруны дәвам итү, илебезнең тарихына кызыксыну уяту, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү тора. Зурлар төркеме балалары бүген “Сөйләм үстерү –танып белү” эшчәнлегендә президентларыбыз һәм дәүләт символикалары белән якыннан таныштылар.
-
Күңелле сәяхәт 05.02.2016

Ял итү урыннары белән таныштыру,атна буе алган белемнәрен ныгыту максатыннан, уртанчылар төркеме балалары, тәрбияче Шакурова Рузилә Мидхатовна белән циркка сәяхәт кылдылар. Циркта хезмәт куючылар, җәнлекләр белән якыннан танышканнан соң, үзләре дә фокусниклар, жонглерлар булып уйнадылар.Балалар сәяхәттән күтәренке кәеф белән кайттылар.
-
Минем истә калган ял итү урыны 05.02.2016

Бу атна дәвамында балалар җәмәгать урыннары белән таныштылар һәм үзләренең ялга хокуклы булуларын аңладылар.Балалар театр, концерт залы, цирк һ.б. җәмәгать урыннары турында үзләренең белемнәрен киңәйттеләр. Аларда үз-үзенне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Атнаның йомгаклау чарасы итеп “Минем истә калган ял итү урыны” темасына рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Балалар конкурста актив катнашты, аларга грамоталар тапшырылачак.
-
Шаянның туган көне 04.02.2016

Бүген 2 кечкенәләр төркеме балаларына кунакка курчак Наиль килде. Ул үзенең Шаян исемле песигә кунакка җыенуын әйтте. Балалар Наилне кунакка, киемнәрен үтүкләп, киендереп, чәчләрен тарап, бүләк тоттырып, озаттылар. Балалар Шаянның туган көненә “Ак калач” уенын уйнадылар. Шаянны котларга цирктан шар тотып “Клоун” килде. Ул балалардан күп итеп шарлар ясап бирүләрен үтенде һәм балалар бик теләп эшкә керештеләр. Тәрбияче Мухаметшина Сиринә Садретдиновна ясалган шарларны Шаянга бүләк итәргә тәкъдим итте. Балалар эшчәнлек ахырында төрле төстәге шарлар белән уйнадылар.
-
Цирк! Цирк! Цирк! 04.02.2016

Ял итү урыннарына багышланган атна дәвам итә. Бүген музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. уртанчылар төркеме балаларын циркка чакырды. Балалар циркка автобуска утырып җырлый-җырлый бардылар. Циркка кергәнче җәмагать урыннарда үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Циркта балаларга аюлар, этләр, арысланнар һәтта филләр үз чыгышларын күрсәттеләр. Иң ошаганы, әлбәттә, клоуннар булды. Антракт вакытында балалар үзләренең яраткан “Барбарики” биюен башкардылар. Төркемгә балалар поездга утырып җырлый-җырлый кайттылар. Бу сәяхәтне чынга ашырырга педагогка интерактив такта куллану бик нәтиҗәле булды.
-
"Зоопарк" 04.02.2016

Сегодня дети подготовительной к школе группы с воспитателем по обучению русскому языку Мавлявиевой Лэйсан Альфакаровной продолжили знакомство с обитателями Зоопарка. Просмотрели про них презентацию,отгадывали загадки, показывали кто как передвигается, прослушали стихотворение “Где обедал воробей?”, в конце НОД дети нарисовали жителей зоопарка.
-
"Фил-жонглер" 03.02.2016

Икенче кечкенәләр төркемендә иҗади сәнгать – аппликация белем бирү эшчәнлеге “Фил- жонглер” темасына үтте. Эшчәнлекнең максаты : балаларны детальләрне төсенә һәм формасына туры китереп ябыштырырга өйрәтү,жонглер профессиясе белән таныштыру, санауда күнектерү иде. Балалар кызыксынып жонглер профессиясе белән таныштылар, әти-әниләр белән циркка баргач алган хис-кичерешләр белән уртаклаштыларо. Жонглер-филгә төсле тупларны ябыштырып биреп сөендерделәр.
-
"Циркта кунакта" 02.02.2016

Бүген 1 кечкенәләр төркеме балалары, тәрбияче апалары Солтанова Мәдинә Равилевна белән “циркта” булып кайттылар. Эшчәнлек барышында балалар янына кунакка Аю килде, ул балаларны цирк, анда эшләүчеләр һәм җәнлекләр белән таныштырды. Балалар рәсемнәргә карап, алар турында, җөмләләр төзеделәр. Җәнлекләр булып уеннар уйнадылар. Балаларга “цирк”та бик ошады.












