Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 01.04.2016

31 март көнне бакчабызда әти-әниләр җыелышы узды. Габбасова Ләйсән Равилевна сөйләм үстерү һәм иҗади- сәнгать үсешләрен интегральләштереп “Язгы урманга сәяхәт” темасына эшчәнлек күрсәтте. Икенче көн тәртибе буенча тәрбияче Хайриева Гөләрия Тагировна әти-әниләрне ике командага бүлеп “Бала хокуклары” темасына эшлекле уен оештырды. Әти-әниләрне хокукый документлар һәм аларның мәгънәсе белән таныштырды. Өченче көн тәртибе буенча тәрбияче Шамсутдинова Лениза Мисбаховна танып белү үсеше юнәлешендә математика эшчәнлеге күрсәтте. Эшчәнлекләр тәмамланганнан соң әти-әниләр игътибарына инглиз телендә “Шалкан” әкияте тәкъдим ителде. Әти-әниләр белән беррәттән җыелышка Гимназия һәм Сәләтле балалар мәктәбеннән вәкилләр чакырылган иде. Билалова Ләйсән Ракиповна, Фатыхова Алсу Зуфаровналар үзләренең мәктәпләре турында тулысынча мәгълүмәт бирделәр, әти-әниләргә киңәшләрен җиткерделәр, аларны бочыган сорауларга җавап бирделәр.Җыелыш күңелле мизгел – төрле конкурсларда катнашкан балаларга грамоталар тапшыру белән тәмамланды.
-
Юморина 01.04.2016

Һәр ай шикелле апрель ае да 1нче числодан башланып китә. Әмма айның башлану көненең исеме бик җитди түгел . 1 апрель«Көлке көне». Көлке көне күп илләрдә билгеләнеп үтүче рәсми булмаган халыкара бәйрәм.Бүген безнең бакчабызда да “Юморина” үтте. Кунакка Капитошка исемле клоун килде. Ул балалар белән күңелле зарядка үткәрде, аларга шаян сораулар бирде, клоуннар турында кызык мультфильм күрсәтте. Балалар белән бергә биеде, җырлады, күңел ачты.
-
Мой питомец 31.03.2016

Февраль аенда үткән “Мой питомец” VБөтенроссия рәсем конкурсында бакчабыздан 27 бала катнашкан иде. Балаларны конкурска әзерләгән һәм актив катнашкан өчен 12 педагогыбызга сертификат килде.
-
Дидактик уеннар конкурсы 31.03.2016

-
Викторина о весне 30.03.2016

Весна – это удивительное время, когда растения, животные — братья наши меньшие стряхивают с себя затяжной зимний сон. В ложбинках и овражках журчат серебряные ручейки. Весна приходит к нам с задорным солнцем и теплом.
С целью обобщения представления детей о весенних изменениях в природе, воспитатель по обучению русскому языку Мавлявиева Л.А, провела с детьми подготовительной группы викторину «Что мы знаем о весне?» Дети с удовольствием отгадывали загадки о природных явлениях, о птицах, о цветах, о животных. Делились своими знаниями в играх «Что мы знаем о весне?», «Узнай по объявлению», «Что сначала, что потом», «Путанница».
-
Чираттагы педкиңәшмә үтте 30.03.2016

Бүген бакчабызда“Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту, тормыш иминлекләрен тәэмин итү өчен шартларны камилләштерү: сәламәтләндерү- профилактик чараларны системалаштыру, физик үсеш өчен җиһазларны барлау, хәрәкәт активлыгының бердәм режимын булдыру” темасы астында чираттагы педкиңәшмә үтте.Гараева А.М, Богавеева Г.Ш., Солтанова М.Р. ларның доклад чыгышлары тыңланылды. Март аенда зурлар төркемендә үткән комплекслы тикшерүгә анализ ясалды. Апрель аена эш планы кабул ителде.
-
Неделя детской книги 29.03.2016

С целью привития интереса и любви к детской книге, чтению с 21 по 27 марта по детскому саду проводился конкурс по изготовлению "книжек-малышек" по произведениям писателей-юбиляров. В конкурсе приняли участие дети 2 младшей, средней, старшей, подготовительной групп. Победителями по детскому саду и участниками муниципального этапа стали - Ибрагимов Мурат( подг.гр.), Рамазанова Элина (2 мл.гр.), Каримова Камилла (ср.гр). Всем участникам выражаем огромную благодарность, а нашим победителям желаем успехов в муниципальном этапе.
-
"Хәрәкәттә- бәрәкәт!" 28.03.2016

Бу атнада бакчабызда "Хәрәкәттә - бәрәкәт! темасы алынды.Балаларда спортка уңай караш, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, сәламәтлек өчен файдалы һәм кызыклы эшчәнлеккә өстенлек бирү омтылышы булдыру йөзеннән барлык төркемнәрдә дә эшчәнлекләр башланып китте.
-
Кошлар - канатлы дуслар! 25.03.2016

Бүген, йомгаклау чарасы итеп, төрле материаллар кулланып ясалган кошлардан, күргәзмә оештырылды
-
яследә музыка эшчәнлеге 25.03.2016

Бүген ясле төркеме балалары музыка эшчәнлегендә урманга барып кошлар белән танышып чыпчыклар булып сикереп, тукраннар булып тукылдап, яңгырдан агачлар артына качып уеннар уйнадылар. Төрле хәрәкәтләр ясап рәхәтләнеп биеделәр.












