Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Язгы урманга сәяхәт 17.03.2016

Бүген сөйләм үстерү белем бирү эшчәнлеге беренче кечкенәләр төркемендә "Язгы урман" темасына үтте.Тәрбияче Хайриева Гөләрия Тагировна "паровоз"га, балалар "вагоннар"га утырып урманга сәяхәткә бардылар. Язгы урманда,куян һәм тиенгә хас сыйфатларны кабатладылар. Кайда? Нинди? сорауларына җавап бирергә өйрәнделәр. Белем бирү эшчәнлегендә балаларның игътибарын, күзәтүчәнлекләрен үстерү, табигать объектларына сакчыл караш тәрбияләү максатлары да тормышка ашырылды. Язгы урманда агачлар булып селкенү, куяннар булып сикерү балаларның кәефләрен күтәрде, хәрәкәт активлыгын үстерде.
-
Умырзаяга кунакка! 17.03.2016

Зурлар төркеме балалары белән тәрбияче Шамсутдинова Лениза Мисбаховна танып белү үсеше буенча математикадан эшчәнлек күрсәтте. Ул балаларны "Яз" шәһәрендә яшәүче Умырзая исемле кызның туган көненә чакырды.Балалар белән бергә кунакка Белмәмеш тә барырга теләк белдерде. Шәһәргә барып җитү өчен бик күп төрле биремнәр үтәргә туры килде. Балалар үзләре белгәнне Белмәмешкә дә өйрәтә бардылар: буталган санлы такталардан күпер төзеделәр, атна көннәрен татарча да, русча да кабатладылар. Урман яныннан үткәндә куяннарга бүредән качарга ярдәм иттеләр. Логик мәсъәләләр чиштеләр. Эш дәфтәрләрендәге биремнәрне дә тиз арада үтәделәр. Интерактив такта ярәмендә балалар биремнәрне үтәп шәһәргә килеп җиткәннәрен сизмәделәр дә. Кунаклар Умырзаяның туган көненә бик теләп "Ак калач" уйнадылар
-
Язгы бүләкләр 16.03.2016

Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары Ганиева Фәния Фаттаховна белән төсле җепләр кулланып Болгария иле үрнәгендә язгы бүләкләр ясадылар. Болгариядә мондый бүләкләрне март ае хөрмәтенә "Мартенички" дип йөртәләр икән. Балалар -кояш, осьминог уенчыкларын бик теләп ясадылар һәм кемнәргә бүләк итәселәрен сөйләделәр.
-
Сказка "Репка" 15.03.2016

Воспитатель по обучению русскому языку Мавлявиева Лэйсан Альфакаровна с помощью сказок знакомит малышей с явлениями природы, окружающим миром во всем его многообразии. А умело поставленные вопросы педагога, побуждают детей думать, анализировать довольно сложные ситуации, делать выводы и обобщения. В процессе пересказывания ,обыгрывания сказки активизируется словарь ребенка, совершенствуется звуковая сторона речи, выразительность.Сказка является наиболее доступным материалом для развития речи ребенка. Сказки для детей дошкольного возраста просты, носят циклический характер-многократное повторение сюжета с небольшим изменением. Эта особенность народных сказок позволяет лучше ребенку запомнить сюжет и развить память. Именно сказки помогают пробудить интерес к слову. Сегодня дети старшей группы учились пересказывать и обыгрывать сказку "Репка" и это им очень понравилось.
-
Исәнме,кояш! 14.03.2016

Бу атнада "Без язны яратабыз, "Исәнме, кояш!" темаларына эшчәнлекләр башланып китте. Бүген зурлар төркемендә тәрбияче Ганиева Фәния Фаттаховна һәм музыка җитәкчесе Галимуллина Алсу Ринатовналар яз турында интегральләштерелгән эшчәнлек күрсәттеләр. Алар төрле уеннар аша балаларны язгы табигатьнең матурлыгы,үзгәрешләре белән таныштырдылар. П.И. Чайковскийның "Ел фасыллары" әсәреннән язгы айларга багышланганнарын тыңлап, үзләренең хис-кичерешләрен белдерделәр.Кояшны чакырып җыр җырладылар. Интерактив тактада эшләү балалар өчен бигерәк кызыклы булды, алар кояшның нурларын җөмләләр төзеп сызып ясадылар. Болыт чыгып, яңгыр ява башлагач, тамчылар тавышын, музыка кораллары ярдәмендә уйнап күрсәттеләр.Эшчәнлек ахырында балалар белән суган утырту буенча эксперимент эше үткәрелде.Балаларга эшчәнлек бик күп белемнәр бирде.
-
Туган телем 11.03.2016

Балаларда туган телебезне ярату, зурлау, аңа соклану хисләре тәрбияләү, татар халкының рухи мирасы, күңел җәүһәрләре белән таныштыру, халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләмен үстерү максатыннан, барлык төркемнәрдә, атна дәвамында "Туган телем - татар теле" темасына эшчәнлекләр үтте.Бүген, йомгаклау чарасында, уртанчылар төркеме балалары "Татар телем - минем туган телем" әдәби- музыкаль кичәсен күрсәттеләр.
-
волейбол 10.03.2016

Кичә, 9 март көнне, оешмалар арасында үтүче хатын-кызлар волейболы чемпионатының беренче уеннарында, без "Кыңгырау" командасы "Одаренка" һәм "Әллүки" командалары белән уйнадык. "Одаренка" белән 2:1, "Әллүки" белән 2:0 хисабы белән җиңү яуладык. Кызларыбызны беренче җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда уңышлар телибез!!!
-
"Ягез әле, кызлар!" 09.03.2016

4 март көнне, 8 март бәйрәме уңаеннан, коллективыбызда "Ягез әле,кызлар!" конкурсы оештырылды. "Яшьлек" һәм "Маяклар" командалары үз-ара көч сынаштылар.Һәр команда үзенә девиз, җыр, бию сайлап башкарды. Мода күрсәтү аеруча күңелле булды- киемнәр гәҗиттән, чүп пакетыннан, сок кабыннан һ.б. бик зәвыклы итеп тегелгәннәр иде. "Сыер саву", "Скетч", "Капитаннар ярышы", концерт номерлары кызыклы, истә калырлык үтте. Ахырда төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм медальләр тапшырылды.
-
Бәйрәмнәр дәвам итә 04.03.2016

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының 8 март бәйрәменә багышланган кичәләре дә бик матур үтте.
-
Котлау 04.03.2016

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелебездән язның беренче бәйрәме - 8март белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, эшегездә һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телибез!












