Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
"ЕЛ ТӘРБИЯЧЕСЕ КОНКУРСЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ 25.02.2016

Бүген "Ел тәрбиячесе -2016" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең тәрбиячебез Габбасова Ләйсән Равилевна район буенча " Өметле педагог" номинациясендә җиңүче итеп игълан ителде. Ләйсән Равилевнаны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа алдагы тормышында да иҗади уңышлар телибез!
-
Әти-әниләр белән берлектә эшчәнлек 24.02.2016

Бүген 1 кечкенәләр төркеменең әти-әниләр җыелышы булды. Тәрбиячеләр Солтанова Мәдинә Равилевна һәм Хайриева Гөләрия Тагировналар "Сихерләнгән рәсем" темасына ачык эшчәнлек күрсәттеләр. Эшчәнлек барышында Маймыл килеп, балалардан ярдәм сорады, тылсымчы рәсемнәрен сихерләвен әйтте. Маймылга балалар булышырга теләк белдерделәр, тәрбиячеләр ярдәмгә әти-әниләрне дә чакырдылар.Балаларга өлкәннәр белән эшләү бик ошады. Эшчәнлек барышында бармак гимнастикасы, интерактив тактада эшләү бик нәтиҗәле булды.
-
"Әти,әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" 24.02.2016

Ачык эшчәнлек караганнан соң ,1 кечкенәләр төркеменең әти-әниләре белән "Әти, әни һәм мин -спорт сөюче гаилә!" исеме астында спорт ярышлары үткәрелде. Уеннарда Исхаковлар, Киорогло, Нургалиевлар һәм Васильевлар гайләләре көч сынаштылар. Уеннар арасында балалар бәйрәмгә өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр- җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күтәренке рухта узды һәм дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
Муса Җәлилнең шигырьләре буенча рәсем конкурсы 20.02.2016

Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең шигырьләре белән танышканнан соң, балалар үзләренең уй-кичерешләрен матур рәсемнәрендә чагылдырдылар.
-
23 февраль белән котлыйбыз! 20.02.2016

Хөрмәтле ир-егетләребез,әтиләр, абыйлар,бабайлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә озын гомер,нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, күңел тынычлыгы телибез.
Ир-ат булса ,хәвеф-хәтәр юк,
Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.
Балаларның—тынычлыгын ,әниләрнең
Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.
Үлем явын куып,туган илебездән,
Тугрылыкны раслый алган гаскәр бит сез.
Киләчәге өчен газиз ,олы йортның
Гомерегезне аямаган затлар сез.
Бәйрәм белән!!!
-
"Аҗаган" уены 20.02.2016

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту. әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан бүген бакчабызда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән “Аҗаган” хәрби-патриотик уены оештырылды. Балалар, әтиләре белән бергә схема буенча биремнәр язылган пакетны эзләп тапканнан соң, төрле ярышларда көч сынаштылар. “Ил сакчылары”, “Саперлар”, “Артиллеристлар” уеннары аеруча күңелле булды. Бүгенге чара, әти белән бала арасындагы элемтәне ныгытырга, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыруда, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә ярдәм итте. Катнашкан әтиләребезгә, балаларга һәм бәйрәмне оештыручы тәрбияче Гараева Әлфия Мубаракшовнага рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
"Минем мәхәллә мәчете" 19.02.2016

Саба районы Мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган "Минем мәхәллә мәчете" рәсем конкурсында актив катнашканы өчен зурлар төркеменнән Дәүләтшин Әмир сертификат белән бүләкләнде. Аңа киләсе конкурсларда уңышлар телибез!
-
"Саба дулкыннары бездә кунакта!" 19.02.2016

Бү атна дәвамында балаларыбызны бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты белән таныштырдык. Йомгаклау чарасы итеп зурлар төркеме балалары белән музыка җитәкчесе Алсу Ринатовна, тәрбиячеләр Фәния Фаттаховна һәм Лениза Мисбаховналар әдәби-музыкаль композиция әзерләделәр. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, көйгә салынганнарын җыр итеп җырладылар, кайберләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу кичәдә "Саба дулкыннары" теле-радио компаниясе вәкилләре дә катнашты. Бәйрәмнең күңелле мизгелләре видеога төшерелде.
-
"Карак песи" 18.02.2016

Муса Җәлил үзе туып үскән якның табигатенә гашыйк кеше буган. Табигать, кош – корт, җәнлекләргә багышлап шигырьләр иҗат иткән. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шагыйрьнең «Карак песи” шигыренә атап кисеп-ябыштыру эшчәнлеге оештырылды. Балаларның песиләре бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыктылар.
-
Ел тәрбиячесе -2016 17.02.2016

Бүген “Бәләкәч” балалар бакчасында безнең тәрбиячебез Габбасова Ләйсән Равилевна “Ел тәрбиячесе-2016” конкурсы кысаларында ачык эшчәнлек күрсәтте һәм комиссия әгъзаларын үзенең эш алымнары белән таныштырды. Балалар, тәрбияче белән, кышкы урманга сәяхәт кылдылар, анда урманның матурлыгына сокландылар, җәнлекләрнең урманда кайда яшәүләрен ачыкладылар, уеннар уйнадылар. Урман турындагы кичерешләрен гади булмаган ысуллар белән рәсемгә төшерделәр. Урманга җигүле атлар белән бару балаларга аеруча ошады.
Ләйсән Равилевнага уңышлар телибез!












